16+

Кошлар кайта, ә егетләр китә...

Табигатькә яз килү белән, бертөркем егетләр өчен бик тә җаваплы вакыт килеп җитә. Тиздән Татарстанның 4 меңнән артык егете яңа режим, яңа кагыйдәләр буенча яши башлаячак - Россиядә 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш кампаниясе башлана. Әзерлек эшләре инде бүген үк бара.

Казанда РФ субъектлары чакырылыш комиссияләре рәисләре җыелышында Үзәк хәрби округ штабының оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе генерал-майор Александр Линьков әйтүенчә, бу юлы да Татарстан өчен чакырылыш бурычлары үзгәрмәде. Язгы чакырылышта армиягә баручы егетләрнең саны узган елдагы кебек калган, әмма әлеге өлкәдә яңалыклар да бар. Аерым алганда, Ватан алдында бурычларын үтәргә баручы егетләрне шәхси электрон карталар, төгәлрәге, электрон паспортлар белән тәэмин итәчәкләр. Анда хәрби хезмәткә җибәрелүче егетләр турындагы барлык демографик һәм медицина мәгълүматлары урын алачак.
Әлегә военкоматлар буш булса да, инде киләсе атнадан ук анда кызу эш башлануы көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading