Шәһри Казан

Космонавт булырга хыялланган нефтехимик

Китап киштәләре яныннан үткән саен, үзеңнең бик аз белгәнлегеңне янәдән бер кат таныган кебек буласың. Күп белгән, акыллы кешеләр белән аралашканда да башта әңгәмәдәшеңә карап сокланасың, аннары нигә мин дә бу турыда моңарчы укымадым соң, дип, уңайсызлык та кичерәсең. Шулай да белемле, тәҗрибәле кеше белән аралашуы рәхәт. Күп нәрсәгә карашың...

Реклама

Азат абыйның беренче татар космонавты булырга теләп гариза язуы, Һади Такташ эзләре буйлап берничә тапкыр Сыркыдыга сәяхәт кылуы, Бакый Урманче белән күп еллар тыгыз элемтәдә яшәве, Түбән Камада Татар иҗтимагый үзәген оештырып йөрүләре - боларның һәркайсы кызыклы бер хикәят, үзенә бер тарих. Азат абыйның тагын бер үзенчәлеге - ул бик күп шигырьләрне яттан белә.
- Фән кешесе гел фән турында гына сөйләшергә тиеш дигәнне мин бөтенләй хупламыйм. Моның өчен фәнни конференцияләр, үзенең тиешле аудиториясе бар. Кеше бөтен нәрсә белән дә кызыксынырга, һәр яктан да үсештә булырга тиеш. Шуңа күрә, минем шигъриятне яратуым бер дә гаҗәп тоелырга тиеш түгел, - ди бу уңайдан Азат Зыятдинов. - Миңа калса, шигърият - иң җитди иҗат. Бер сүзе туры килмәсә яисә бер иҗек артык булса, ул инде шигъри куәтен югалта. Ә югары иҗат дәрәҗәсенә күтәрелеп җиткән шигырьнең көч-куәте искитмәле. Муса Җәлилгә һәйкәл куйдыруны оештырып йөргән чор. Сынчы Рәис Сөләйманов белән эшне башкарып чыгарга килештек. Егет, татар булса да, телне дә, Муса Җәлилне дә белми. Китаплар, фотоальбомнар табып бирдем. Ләкин һаман эш башланып китми, иң аянычлысы - аның күзләрендә дә очкын күренми. Сынчы янына остаханәгә килдем һәм Муса Җәлилнең 3 шигырен яттан сөйләдем. Күрәм, егет җанланып китте, күзләрендә нур кабынды, эш тә кузгалды. Һәм менә, ниһаять, 1976 елда Муса Җәлилнең 70 еллыгы уңаеннан һәйкәл куярга дигән карар 36 елдан соң гамәлгә ашты. Быелның август аенда Түбән Кама шәһәрендә Муса Җәлилнең 4 метрлы һәйкәле урнаштырылды.
- Гафу итегез, Азат абый, Сезгә Муса Җәлил, аның иҗаты бик якын. Ә аның батырлыгын шик астына куя торган сүзләргә каршы ни әйтерсез?
- Сугышның ни икәнен аңлаган, һич югы бик аз вакыт кына булса да армиядә хезмәт итеп, солдат боткасы ашаган кеше аның батырлыгына тел-теш тидерә алмас. Муса Җәлилнең хәтта үлеме дә дәрәҗәле. Тоткыннарга түгел, ә Германия дәүләтенә каршы барган үз гражданнарына гына кулланыла торган җәза бирелә Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә. Ничек инде ул Рейхның иң куркыныч дошманы Совет иленең дә дошманы булсын. Ул - илен дә, телен дә сатмаган герой-шагыйрь.
- Тугрылык дигәннән, бүген без үзебез дә телгә тугрылык белән бик мактана алмыйбыздыр инде.
- Татар районнарының берсендә мәктәпләр белән танышып йөрибез. «Кабинет татарского языка» дип язып куйганнар. Бер сүз әйтми генә узып китәм, танышуны дәвам итәбез. Чират музыка мәктәбенә җитә. Скрипка классы, баян, фортепьяно, уен кораллары оркестры... Һәркайсына кергән саен, берәр татарча көй уйнап күрсәтүләрен сорыйм. Җавап бер: «Белмибез. Безнең программада татарча көйләр юк». Заманча яхшы мәктәп ачтык, дип куанабыз. Бу мәктәптән татар милләтенә, татар халкына ни файда соң?! Балачактан милли моң, аның шигърияте күңелгә салынмаган, әдәбиятын укып үсмәгән икән, бу кешедә милли җан, милли хис юк дигән сүз. Ул беркайчан да аны өйрәнмәячәк тә, белмәячәк тә. Мәктәп директорына да, район җитәкчесенә дә үземнең фикеремне, ризасызлыгымны язмача тапшырып киттем. Бер ел үтте, яңадан шул мәктәптә булдым: шөкер, уңай якка үзгәрешләр күп. Балалар белән сөйләшерлек сүзләр дә бар, күзләрдән дә нур бөркелеп тора.
- Азат абый, балалар белән еш очрашасыз, ахры?
- Балаларны бик яратам. Аеруча авыл балалары белән аралашу ошый. Алар белән очрашудан үземә ниндидер җан рәхәте алам. Темаларга да чик куймыйм: фән турында да, мәхәббәт хакында да сөйләшәбез. Сүз шигърият белән үрелеп бара.
- Сез дә менә, авыл балалары башка, дисез. Авыл рухи байлыгыбыз сагында тора, дигән сүзне дә еш ишетәбез. Бу мәсьәләдә Сезнең караш ничек?
- Крестьянның, җире белән бергә, рухын да тартып алдылар. Җирсез крестьян була алмый. Мәҗбүриләп кешене игенче итәргә дә мөмкин түгел, бүгенге көндә оештырыла торган гаилә фермалары, яңа фермерларны күздә тотып әйтүем. Авылларны саклап калуны чын-чынлап кайгыртырга кирәк бүген безгә. Кайвакытта күзгә ярылып яткан мәсьәләләрне дә күрмәмешкә салышабыз. Авыл мәктәпләрен ябуны гына алыйк. Ничек кенә атамыйк, нинди генә сылтаулар табып читкә тайпылырга тырышмыйк, соңгы нәтиҗә бер - авыл мәктәпсез кала.
- Авыл һәм шәһәр мәктәпләре. Бүгенге көндә укыту бер дәрәҗәдәме?
- Иң мөһиме - нәтиҗә. Бүгенге көнгә чаклы авыл мәктәбендә укыган балаларның уңышлары начар дип әйтергә нигез юк. Фән өлкәсеме ул, әллә сәнгатьме - авыл балалары берни белән дә калышмый. Кеше, нинди өлкәдә эшләсә дә, үз эшенең остасы булырга тиеш. Үзенең һөнәре белән тормышын алып барырлык, гаиләсен туендырырлык акча таба алган кешене үз эшенең остасы дип атарга була. Мөһим түгел: токарьмы ул, ташчы, галим, яисә артистмы - син башкарган эшкә ихтыяҗ булсын. Зарланып йөргән кешеләрне яратмыйм. Ходайдан сора, үзең тырышып эшлә - шул вакытта нәрсәгә булса да ирешерсең.
- Хезмәт юлын гади эштән башлап, зур уңышларга ирешеп югары күтәрелгән бик күп кешеләрне атарга була. Бүгенге заман яшьләре дә шул ук баскычтан үтеп югарыга менә аламы?
- Заманны сылтау итәргә кирәкми. Тырыш-булдыклы кеше беркайда да, беркайчан да югалмый. Яшьләрнең үҗәтләнеп эшкә, фәнгә бирелгәннәрен хөрмәт итәм.
- Азат абый, авыл дигәндә, нинди хатирәләр яңара?
- Без - «бакча басып», кишер ашап, тальян моңын тыңлап үскән авыл егетләре. Яшьлек дустым Илдар һәм Фәргать белән безнең колхоз бакчасыннан туплаган ризык запасы беркайчан да бетми иде. Без Фәргать дустым белән әле дә күрешеп-аралашып торабыз. Күпләрне бу гаҗәпләндерә дә әле. Имеш, мин - фән эшлеклесе, ә ул - гомер буе авылда яшәгән, холкының кызулыгы, сугыш чукмары булуы аркасында берничә тапкыр утырып та чыккан кеше, арада нинди дуслык булырга мөмкин. Балачак, яшьлек хатирәләребез уртак безнең аның белән, шуңа кадерле ул миңа. Сугыш арты еллары. Әти, тальянын алып, капка төбенә чыгып утыра. Без - балалар - аның тирәсенә яшел чирәмгә сузылып ятабыз. Хатын-кызлар икенче читкәрәк җыйналган. Әти сузып-сузып тальянда уйный. Шулвакыт хатыннарның берсе сулкылдап елап җибәрә. Икенчеләре аны юатырга тырыша. Ләкин кая инде ул яшьли тол калган хатыннарны юатырдай сүз табып булсын... Әтинең шахтада эшләгән вакытта ук алган тальян гармуны, урау юллар үтеп, миңа кайтты. Инде менә, соң булса да, гармунда уйнарга өйрәнеп киләм.
* * *
Киләсе җәйдә Азат абыйның тальян гармун уйнап авыл урамын әйләнәсенә шик юк. Аның гыйлеме генә түгел, ташып торган энергиясе дә яшьләр көнләшерлек. Ул әле дә булса иртәнге зарядкасын калдырмый, кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөри, театрда да еш күрергә була аны, төрле җирләргә сәяхәт итәргә дә ярата... Кайдан шундый теләк, ничек өлгерә диген?! «Мин үземчә яшим, үз фикеремне ныклы итеп әйтергә дә курыкмыйм. Гомер юлым, ирешкән уңышларым моңа тулы хокук бирә дип уйлыйм», - диде Азат Зыятдинов әңгәмәнең ахырында, уйларымны укыгандай.
Азат ЗЫЯТДИНОВ Балтач районының Таузар авылында туган. Түбән Кама «Нефтехим»нең фәнни үзәк директоры булып эшләгән чорда аны дөньяда көндәшлеккә сәләтле предприятие итеп таныту өчен зур тырышлык куйган белгеч. Ул - 100дән артык патентлар һәм 150дән артык фәнни мәкаләләр авторы, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, «Тармак фәннәре һәм компьютер технологияләре предприятиесенең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә «2004 ел җитәкчесе» конкурсында җиңүче. 1990-1995 елларда Татарстан Югары Советы халык депутаты, 2009-2014 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты. «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: