16+

Котельный ябыла, ә җылылык булырмы?

Казандагы котельныйлар һәм җылылык челтәрләре мәдрәсә тәмамлаган шәкерт кебек гыйлемле булачак.

Котельный ябыла, ә җылылык булырмы?

Казандагы котельныйлар һәм җылылык челтәрләре мәдрәсә тәмамлаган шәкерт кебек гыйлемле булачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Габделхаков «Зеленая, 1» котельныена тоташкан җылылык челтәрен инновацион технологияләр белән җиһазландыра башлануын хәбәр итте.
– Проектны «Данфосс» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырабыз. Котельныйга һәм җылылык челтәренең икенче очына урнаштырылган махсус аппаратлар җылылык челтәренең халәтен диспетчер­лык пунктына хәбәр итеп торачак. Бу торбаларда тиешле басым һәм җылылык режимын сакларга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, җылылык челтәре белән идарә итү яхшыра, электр энергиясенә экономия ясала. Махсус аппаратлар җылылык челтәрендәге төгәлсезлекләрне һәм ватылуларны да күрсәтә, шунлыктан, ватылган урынга тиз арада авария бригадасы җибәрү мөмкинлеге туа. Кайда ватылды икән, дип эзлисе түгел, – диде Рөстәм Габделхаков.
«Акыллы» котельныйлар барлык­ка килә башлау– «Каз­энерго» акционерлык җәмгыяте тарафыннан предприятиенең энергиягә сакчыллык һәм эшчәнлекне камилләштерү буенча алып барган максатчан юнәлешенең дәвамы. Предприятиедәге 164 корылмадан 58 котельный һәм үзәк җылылык пункты тулысынча автоматлаштырылган. Ун ел эчендә 3 Гкал/сәгать куәтләренә кадәрге барлык кече котельныйлар да автоматлаштырып чыгылган. «Казэнерго» энергия сакчыллыгына ирешү һәм заманча технология­ләр кертү өчен биш елда ел саен 150 миллион сумга кадәр акча сарыф иткән. Ләкин әлеге максатчан чаралар ел саен 12-14 миллион сум экономия бирә.

– Котельныйлардагы пар казаннарының һәм үзәк җылылык пункт­ларындагы механизмнарның  эшләве диспетчерлык пунктында күренеп тора. Автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыру котельныйларның тотрыклы эшләвен тәэмин итә, – диде Рөстәм Габделхаков.

«Казэнерго» җәмгыяте алдына хәзер 10 Гкал/сәгать куәтләренә кадәрге котельныйларны автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыру бурычы куелган. Рөстәм Габделхаков әйткәнчә, моның өчен котельныйларны тулысынча үзгәртеп корырга кирәк. Акционерлык җәмгыяте әлеге бурычны үзләренең инвестиция программалары кысаларында, ел саен өч-дүрт котельныйны комплекслы камилләштереп ирешергә җыена.

Идел буе районындагы тугыз һәм Совет районындагы өч эре котельныйдан чыккан җылылык челтәре «боҗра» рәвешендә ялгана. Бу җылылык белән тәэмин итүнең тотрыклылыгын тәэмин итә, чөнки берәр котельный ватыла калса, җылылык «боҗра» үткәргечтән икенче чыганактан килә. Җәй айларында кайбер котельныйлар эшләүдән туктап торган вакытта, «Боҗра» рәвешендәге үткәргеч җылылык җитештерүнең үзкыйммәтен киметергә ярдәм итә. Аренда сыйфатында файдаланылган инде шактый искергән «Октябрь шәһәрчеге» котельныен, шулай ук физик яктан картайган «Космонавтлар, 21» котельныен куллану туктатыла. Аларга ялганган йортлар «Космонавтлар, 12» һәм «Г. Кутуй,39» куәтле котельныйларына, шулай ук «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте чыганакларына күчерелә.

– «Октябрь шәһәрчеге» белән «Космонавтлар,12» котельныйларыннан файдаланган казанлылар борчылмасын, алар җылылыктан мәхрүм калмый. Үткәргечләр башта яңа чыганакка ялгана, шуннан соң гына элеккеге җылылык торбалары өзелә. Йортны өзеп, җылылык торбасы суза баш­лауга юл куелмый, – дип тынычландырды Рөстәм Габделхаков.
«Казэнерго» карамагында 138 котельный һәм 26 үзәк җылылык пунк­ты исәпләнә, шушы чыганаклар шәһәрнең 25 процент халкын җылылык энергиясе белән тәэмин итә. Казандагы 3702 бина, шул исәптән күп фатирлы 1970 йорт, 327 социаль учреждение «Каз­энерго»дан файдалана. Предприятиенең җылылык челтәрендәге торбаларның гомум озынлыгы 530 километр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading