16+

Котырып та күрсәтте

Узган ял көннәрендә кар ишеп яуды, буран котырды. Күз ачып йомган арада диярлек кар көртләре барлыкка килде, шуның нәтиҗәсендә юлларда үтеп булмаслык озын бөкеләр хасил булды. 10 гыйнвар көнне Татарстанның гидрометеорология идарәсе алдагы ике көндә көчле җил, буран буласын хәбәр итте һәм машина йөртүчеләргә бу көннәрне юлга чыгудан тыелып торырга...

Котырып та күрсәтте

Узган ял көннәрендә кар ишеп яуды, буран котырды. Күз ачып йомган арада диярлек кар көртләре барлыкка килде, шуның нәтиҗәсендә юлларда үтеп булмаслык озын бөкеләр хасил булды. 10 гыйнвар көнне Татарстанның гидрометеорология идарәсе алдагы ике көндә көчле җил, буран буласын хәбәр итте һәм машина йөртүчеләргә бу көннәрне юлга чыгудан тыелып торырга...

11 гыйнвар көнне кичке сәгать сигездән башлап Татарстан территориясендә «Буран» планы кертелде. Әлеге карар чираттан тыш җыелган Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, янгын куркынычын кисәтү буенча комиссия утырышында кабул ителде. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге трассалардагы ситуацияне контрольдә тоту максатында оператив штаб булдырылды. Бүген иртәнге сәгать алтыдан кичке сигезгә кадәр шәһәргә авыр йөк машиналарын кертү чикләнде. ЮХИДИ, юлларны кардан чистартырга комачауламасын өчен, автомобиль хуҗаларына машиналарын юл читләрендә калдырмаска куша.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итүенчә, ял көннәрендә трассаларда 498 кар чистарту техникасы, 11 грейдер һәм 80 трактор эшләгән.

Баулы районындагы М-5 трассасында кар күп яву нәтиҗәсендә автомобильләр бөкесе хасил булды. Көндез шәһәрара маршрут автобуслары йөрүеннән туктамады, ләкин пассажирларның тормышын куркыныч астына салмас өчен кичке рейсларны юлга чыгармадылар.

Ә М-7 трассасында да хәлләр аннан да куркынычрак булган. Машина белән йөрү, аеруча, Питрәч районы Шәле авылы янында кыенлашкан. Чаллы трассасын вакытлыча ябып та тордылар. Анда ун автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, ике кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Башка юлларда да аварияләр теркәлгән. Әйтик, Фейсбук челтәрендә «Ульяннан Казанга 6 сәгать кайттык. Апас янында тугыз машина бәрелешкән» дип язганнар иде.

Социаль челтәрләрдә кулланулчылар әледән-әле зур юллардан фотолар, видеолар элеп, халыкны юлга чыкмаска өндәделәр, хәлләрнең бик хәтәр булуы турында кисәттеләр.

Бер укучыбыз Башкортстаннан Казанга тәүлек буе килгән. Яңа Чишмә районына керә торган Ленино авылы янында тар күпердә өч сәгатьлек «бөке" хасил булган, шул сәбәпле алар юлда кунарга мәҗбүр булган.

Һава шарлары көйсезләнеп тору сәбәпле, 11 е көнне «Казан» Халыкара аэропортында авиарейслар туктатылып торды. Аэропортның генераль директоры Алексей Старостин әйтүенчә, 11 гыйнварда планлаштырылган 63 рейсның 23 е тоткарланган. Аэропортта утырып торырга мәҗбүр булган пассажирларга кайнар ризык таратылган. «Зенит» клубы волейболчылары утырган самолет Казан аэропортына төшә алмый, шуңа күрә ул Бөгелмәнең запас аэродромына төшәргә мәҗбүр була.

Буран аркасында 11 е көнне балыкчылар кайтыр юлны югалткан. Алда нәрсә булганын күреп булмаслык дәрәҗәдәге буран балыкчыларны «112» телефонына шалтыратырга мәҗбүр иткән. Әлеге телефонга барлыгы өч хәбәр алынган, барлыгы 38 балыкчы коткарылган.

Бәйрәм һәм ял көннәрендә Казан шәһәрендә юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту буенча тәүлек дәвамында эш алып барылды. Кышка кергәннән бирле шәһәрдән 244 мең тонна кар чыгарылган, Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм узган ял көннәрендә исә - 100 мең тонна якын. Гыйнвар башыннан бирле башкалада 31 мм кар яуган, ул айлык норманың 94 процентын тәшкил итә.

Бүген, дүшәмбе көнне дә кар туктамый яву сәбәпле, юлларда йөрү бик читенләште. Иртәнге якта эшкә баручылар сәгатьләр буе «бөке»ләрдә утырды. Хезмәттәшебез Чулпан Гайнуллина Константиновка бистәсеннән Чистай урамындагы редакциягә сәгать ярым килде, ә бу гадәти көн өчен ярты сәгатьлек юл. Иртәнге унынчы яртыга ЮХИДИга инде башкала урамнарынннан юл-транспорт һаләкәте турында 45 хәбәр килеп ирешкән.

Соңгы ике тәүлектә шәһәр юлларыннан 12 мең тонна кар чыгарылган, урамнарны кардан арчу өчен 443 эшче һәм 626 махсус техника җәлеп ителгән, юлларга бозлавыкка каршы 1 мең 609 тонна ком катнаш тоз һәм реагент сибелгән.

Алдагы көннәрдә Татарстанда шулай ук кар, җил-буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 8-13 метр тизлектә исәчәк, вакыты белән 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы -1 -6 градустан да төшмәячәк.

Фото: prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading