16+

Кояшта ничек пешмәскә?

Кояшта озак тору тән пешүгә генә түгел, кызу сугуга, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәюгә, тәндә төрле таплар барлыкка килүгә, иң куркынычы – меланома, тире рагы килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

Кояшта ничек пешмәскә?

Кояшта озак тору тән пешүгә генә түгел, кызу сугуга, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәюгә, тәндә төрле таплар барлыкка килүгә, иң куркынычы – меланома, тире рагы килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

Республика клиник хастаханәсенең пешүләрне дәвалау бүлегенә баргач, Сочида ял итеп кайткан бер кыз белән таныштык. Кояшта пешкән, кайбер урыннарында тән тиресе куба башлаган. Юньләп ашый да, эчә дә алмый. Диңгез буенда онытылып йоклап киткән дә 1нче дәрәҗә пешү алган.

Җәй көне күпләр саф һавада, кояш астында еш була, комлыкта кызына, бакчада чүп утый. Пешүләрне дәвалау бүлеге җитәкчесе табиб Радик Новиков та: «Җәйгә чыккач, бик күпләр, кояшта пешеп, хастаханәгә мөрәҗәгать итә», – ди.

– Кояшта йөргәндә кеше, башына кигәч, кызынганын сизми дә. Әйтик, балыкчылар еш кына, шорты гына киеп яр буенда утырганда, аяклары пешкәнен тоймый. Кояш нурларының үзлеге су тәэсирендә тагын да көчәя. Күпләр артык кызынганын тәне авырта башлагач кына белә, – ди табиб.

Кояш нурларындагы Д витамины кеше организмы өчен файдалы, тик эссе көннәрнең зыяны да юк түгел. Кояшта озак тору тән пешүгә генә түгел, кызу сугуга, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәюгә, тәндә төрле таплар барлыкка килүгә, иң куркынычы – меланома, тире рагы килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

Күпләр кояштан саклый торган кремнар куллана. Табиб, кардиолог, терапевтларның Евразия ассоциациясе әгъзасы Альбина Шаһидуллина әйтүенчә, кояштан саклый торган кремнарны SPF күрсәткеченә карап алу зур ялгышлык. Гадәттә, кеше иң югары 40, 50 SPF кремнарны сайлый. Әмма ул крем тәнне кояш нурларыннан ни дәрәҗәдә саклаганны аңлатмый. Бары кремның тәэсир итү вакытын гына билгели. Шуңа да ультрафиолет нурлардан тулысынча саклаган кремнар сайларга тырышыгыз. Кояшта А (UVA) һәм В (UVB) спектрлы нурлар бар. Беренчесе кешене пешерсә, икенчесе җыерчык, тәндә төрле таплар, пигментация китереп чыгара.
Крем сайлаганда, бөҗәкләрдән саклый торган матдә кушылганын алмагыз. Бу кремның сыйфатын, кояштан саклау көчен киметә.

Тагын бер ялгыш хата – кремны кеше урамга чыккач кына сөртә. Иң дөресе – аны кояшка чыкканчы ярты сәгать алдан куллану. Крем сеңеп бетсен өчен 30 минут тирәсе вакыт кирәк.
Кояшта кара күзлекләрдән башка да булмый. Аларны дөрес сайлау мөһим. Күзлекне махсус кибеттән генә пыяла яки пластиктан эшләнгәнен алырга тырышыгыз. Кояш нурлары ярамаган төр авырулар бар. Әгәр дә күз авырулары, онкология чирләре кичергәнсез икән, эссе көннәрдә урамга чыгу-чыкмау турында табибыгыз белән киңәшләшегез.
Даруларны кулланган вакытта, әйтик, балага узудан саклый торган препаратлар, кайбер төр антибиотиклар эчүче кешенең кояшка сизгерлеге арта.

– Иң төп кагыйдә: кояшта сәгать 8дән 11гә кадәр генә булырга кирәк. Аннары инде 16.00дән соң гына кызынырга рөхсәт ителә. Эссе көндә башлыксыз йөрергә һич тә ярамый, – ди Альбина Шаһидуллина.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X