16+

Күпбалалы гаиләләргә биреләсе җирдән ике мәртәбә баш тартырга рөхсәт ителә

Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә. Мондый хокукка уллыкка яки кызлыкка бала алып тәрбияләүчеләр дә ия.

Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә. Мондый хокукка уллыкка яки кызлыкка бала алып тәрбияләүчеләр дә ия.

– Казанда алты ел эчендә 4798 гаилә үз кишәрлеген алды, бу – 302,38 гектар җир дигән сүз. Тагын 6330 гаилә чиратта тора, алар өчен 1013 гектар зарур, – дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ренат Галәветдинов.

Казанда яшәүче күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре Биектау районындагы Каймар һәм Лаеш районындагы Сокуры авыллары янәшәсеннән бүленә. Өчтән күбрәк балалыларга җирләр Олы Дәрвишләр бистәсе яныннан да бирелә, анда 270 гаилә үз өлешен алган. Константиновка авылы яныннан кишәрлекләр бүлү планлаштырыла. Колсәет авылы яныннан 393 кишәрлек, документлаштырылып, кадастр исәбенә куелган. Сокуры авылы янында тагын 17 гектар, ә Каймары авылы янында 2,7 гектар муниципаль карамакка күчерелгән.

Өч баласы булган гаиләгә 6 сутый, ягъни 600 квадрат метр җир бүлеп бирәлә. Өч баладан күбрәк булса, 6 сутыйга, һәр бала саен 1 сутый җир (100 квадрат метр) өстәп бирелә.
Башкалада 230 гаилә үзләренә тәкъдим ителгән территорияләрдән җир кишәрлеге алудан баш тарткан.

– Кайбер гаиләләргә җире ошамый. Биреләсе җирдән ике мәртәбә баш тартырга рөхсәт ителә, ә өченчесендә инде үзеңә уңайлы кишәрлекне сайлап алырга кирәк булачак. Күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен бүленгән җирләрдә инфраструктура мәсьәләсе әлегә четерекле булып кала бирә. Бу мәсьәләне хәл итү буенча планнар эшләнә, – диде Ренат Галәветдинов.
Казанда ел ахырына кадәр күп балалы тагын 2420 гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирү ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading