16+

Күрше хакы – Тәңре хакы. Литва – Россия мөнәсәбәтләре

Күреп-ишетеп торабыз, күп кенә элеккеге союздаш республикалар, үткәндәге үпкәләрне искә төшереп, СССРның дәвамчысы булган Россияне һәрьяклап чеметкәләп тора. Балтыйк буе республикалары совет «оккупациясе» чоры өчен компенсацияләр дә таләп итә. Кайберәүләр тарихи фактларны бозып күрсәтү, аны үзенә яраклаштырып язу белән генә чикләнмичә, хәтта коммунизм белән фашизмны бер үк яссылыкка куя. Литва...

Күрше хакы – Тәңре хакы. Литва – Россия мөнәсәбәтләре

Күреп-ишетеп торабыз, күп кенә элеккеге союздаш республикалар, үткәндәге үпкәләрне искә төшереп, СССРның дәвамчысы булган Россияне һәрьяклап чеметкәләп тора. Балтыйк буе республикалары совет «оккупациясе» чоры өчен компенсацияләр дә таләп итә. Кайберәүләр тарихи фактларны бозып күрсәтү, аны үзенә яраклаштырып язу белән генә чикләнмичә, хәтта коммунизм белән фашизмны бер үк яссылыкка куя. Литва...

Күреп-ишетеп торабыз, күп кенә элеккеге союздаш республикалар, үткәндәге үпкәләрне искә төшереп, СССРның дәвамчысы булган Россияне һәрьяклап чеметкәләп тора. Балтыйк буе республикалары совет «оккупациясе» чоры өчен компенсацияләр дә таләп итә. Кайберәүләр тарихи фактларны бозып күрсәтү, аны үзенә яраклаштырып язу белән генә чикләнмичә, хәтта коммунизм белән фашизмны бер үк яссылыкка куя.
Литва Президенты исәпләвенчә, ике ил арасында үзара ихтирам булдыру өчен дистә еллар вакыт кирәк. Күптән түгел «Deutsche Welle»га биргән әңгәмәсендә Даля Грибаускас: «Безнең уртак тарихтан бик күп авырткан нокталар калды, аларны төзәтер өчен, кырык еллап вакыт кирәк. Моның өчен тугыз ел гына бик аз (Литва 2004 елдан НАТО һәм Европа союзы әгъзасы. - Ф.М.). Россия ягыннан икътисади басым, көчәйтелгән хәрби чик булуы - моның ачык мисалы», - дип белдерде.
СССРның Литваны «оккупацияләвенә» карата литвалылар үзләре үк төрле фикердә. Кайбер милләтчеләр «оккупация» төшенчәсен аңлап бетермиләр булса кирәк. Социаль фәннәр докторы Р.Симонян белдергәнчә, Гааганың дүртенче конвенциясендә анык язылган, оккупация ул - дәүләтләр арасында булган сугыш яки хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсе. Билгеле булганча, Балтыйк буе республикалары белән СССР беркайчан сугышмаган, димәк, бу очракта оккупация төшенчәсен куллану урынсыз. «Юридик нормаларның булмавы яки аларны бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып яңабаштан карау мифлар гына китереп чыгара, аларны без төрле илләрнең тарихи вакыйгаларны төрлечә үзгәртүеннән дә күпләп күзәтә алабыз», - ди доктор.
Газ Америкадан килмәячәк
Көнбатыш һәм АКШ ике күрше арасында пыскып яткан учакка май сибүен дәвам итә. Американың дәүләт секретаре Х.Клинтон: «АКШ Россиянең икътисади басым астында яңа СССР төзүенә каршы булачак», - дип белдергән иде. Моңа каршы, Литва сеймы рәисе Видас Гядвилас: «Безгә Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга һәм халык мәнфәгатен кайгыртырга кирәк. Ике ил арасындагы хезмәттәшлек безгә күп нәрсә бирә. Россия белән ике яклы мөнәсәбәтләр турында без генә сөйләмибез, Финляндия, Польша, Германия да бик күп килешүләр төзи. Литва Россиядән күпләп газ, нефть һәм электр энергиясен сатып ала. Америка ерак һәм безгә аннан газ килмәячәк. Икътисади хәл тотрыклы булганда, литвалыларга күпкә яхшырак булачак», - дип җавап бирде.
Россияне кем оккупацияләгән?
Литва парламенты депутаты Ю.Вясялка фикеренчә, Литва белән Россия бүген бер-беренә ышанмаган рәсми-салкын мөнәсәбәттә. «Әлбәттә, безнең уртак үткәнебез моңа төп сәбәпче булып тора. Тарихи фактны үзгәртергә ярамый, үткәннәр бүгенгене һәм киләчәкне төзергә комачауларга тиеш түгел. Тарихны объектив бәяләргә кирәк, моны сәясәтчеләр түгел, бары тик тарихчы галимнәр генә булдыра ала. Алар арасында төп аерма - галим, объектив фактларга нигезләнеп, дөреслекне табарга тырыша, сәясәтче, төрле юллар белән, үзенә тавыш җыя», - ди ул. Вясялканың әйтүенчә, андый сәясәтчеләр үткәнне бүгенге күзлектән карап бәялиләр. Мондый алымның кимчелеге - ул карарлар шул чордагы шартларда кабул ителгән. Болай без беркайчан да чын дөреслекне таба алмыйбыз, чөнки бүгенге күзлектән чыгып фикер йөртәбез.
«СССР башкаларны оккупацияләгән дип гаепләргә яратабыз, ә Россиянең үзен кем оккупацияләгән булган? Литвада ул чорда хезмәт җитештерүчәнлеге һәм тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе югарырак иде. Торак буенча беренче өчлектә Балтыйк буе республикалары торса, РСФСР бары тик сигезенче, җиңел машиналар саны буенча Литва - беренче, РСФСР тугызынчы урынны биләде. Әле сезнең, шуңа өстәп, безгә тагын «оккупация» өчен дә җавап бирәсегез бар», - дип шаярта сейм депутаты. «Ул чорда аена 200 сумнан артык хезмәт хакы алучылар иң күбе Балтыйк буе республикаларында, РСФСР исә дүртенче урында булды. Акыл белән эш иткән очракта, без дәүләтчелекне мондый җимереклеккә барып җитмичә торгыза ала идек», - ди ул.
«Күрше хакы - Тәңре хакы» дигән борынгылар. Күршең белән үзара ярдәмләшеп, тату яшәү мәслихәт тә бит, әмма кайберәүләр, башкалар коткысына бирелеп, ике арадагы упкынны киңәйтә генә баралар. Тора-бара ул тагын да киңәеп китеп, аралар бөтенләй үк өзелмәсен инде. Вясялка да бит әнә акыл белән эш итәргә чакыра...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading