Шәһри Казан

Күршегездә «үлем» сатмыйлармы?

«Күрше малае янына әллә кемнәр ияләште соңгы вакытта. Бер көтү булып, сәбәпсезгә шырык-шырык көлеп, подъездда сөйләшеп торалар. Артларыннан әллә нинди бер төче ис кала. Тәмәке дә тартмыйлар үзләре, ә менә сасы искә чыдарлык түгел». - Ике хатынның үзара шулай сөйләшеп баруларын ишеткәч, ирексездән, күрше малаегыз наркотиклар куллана башлаганга охшый, дип...

Реклама

Татарстанда кичә «Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!» дип аталган Бөтенроссия акциясе башланып китте. Ике этапта - язын һәм көзен уза торган акция быел 7 нче тапкырын үткәрелә. Республикада наркотикларга сорау һәм тәкъдимне киметүгә юнәлдерелгән эшчәнлектә, билгеле булганча, хокук саклау органнары, министрлыклар, ведомстволар һәм гади гражданнарның уртак эшчәнлеге таләп ителә. Наркотикларны пропагандалау, аларның легаль әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары белән очрашучылар, наркоҗинаятьләр кылыну очракларын, алар белән сату итүчеләрне белүчеләр бу хакта наркокүзәтчелек органнарына хәбәр итәргә тиешләр. Тәүлек әйләнәсе эшли торган (843) 273-43-45 «ышаныч телефоны» тулы анонимлыкны гарантияли.
Шулай ук шикләрегезне http://ufskn.tatarstan.ru интернет кабул итү бүлмәсенә дә юллый аласыз. Шалтыратуларның һәрберсе буенча тиз арада тикшерү үткәреләчәк, мәгълүмат раслана калганда, җинаятьчеләрне җәзага тарту буенча тиешле чаралар күреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: