16+

Көтүе булганда, авыллар яши

Тузан туздырып, иң алдан сарыклар, бәрәннәр чаба. Чыбыркы шартлый. Көнбагышын чиртә-чиртә авыл хәлләрен сөйләшеп утырган көтү каршыларга килүчеләр, тизрәк сикереп торып, мал-туарын күзли башлый.

Көтүе булганда, авыллар яши

Тузан туздырып, иң алдан сарыклар, бәрәннәр чаба. Чыбыркы шартлый. Көнбагышын чиртә-чиртә авыл хәлләрен сөйләшеп утырган көтү каршыларга килүчеләр, тизрәк сикереп торып, мал-туарын күзли башлый.

Берникадәр вакыттан җиленнәреннән сөт ташыган сыерлар иренеп кенә авылга таба атлый. Авыл җанлана. Сыер мөгрәгән, сарык бәэлдәгән тавышлар. «Кәч-кәч, мә, Маня, мә, әйдә-әйдә, Карач...»

Көтү каршылаганда сыерга дип алып килгән ипидән дә тәмлерәге юктыр, мөгаен. Көтү кайтып беткәч тә тынычланмый әле авыл. Кемдер югалган сарыгын, сыерын эзли. Капкага килеп җиткәч тә керә алмый аптыраган сыртына кызыл бау үрелгән сарыкны күрше-күләннең бергә куып кертүе – үзе бер рәхәт.
Яратам шул көтү чыккан чакларны. Көтүләр гөрли икән, димәк, авыл яши, халык мал-туар асрый, өмет бар.

Бер сыерга – бер көн чират

Кызганыч, хәзер күп авылларда көтүләр, электәге кебек, урамнарны тутырып кайтмый. Сыеры юк чөнки. Күпләр сыер асрауны файдасыз дип саный. Печәне кыйммәт, сөтне арзан бәядән җыялар, җитмәсә лейкоз дигәне болай да аз мал-туарны кыра.
Яшел Үзән районының Акъегет авылында көтү 1 май көнне үк чык­кан. Авыл көтүен ике көтүче көтә, ул-бу була калса, тагын бер алмаш та бар. Бер сыер өчен аена 700 сум түлиләр. Дүрт сарык бер сыер булып исәпләнә.

Әтнә районы Ары авылында да былтыр көтүче яллаган булганнар. Анда бәяләр кыйммәтрәк – бер сыер башына аена 750 сум түлиләр. Исемлек буенча авылда 75-80ләп сыер исәпләнә. Әмма бар кеше дә сыерын көтүгә кумый. Нәтиҗәдә, мал саны аз, көтүченең хезмәт хакы да кими. Шуңа да быел авыл халкы аптырашта, үзләренә чиратлап көтәргә туры килмәгәе. Хәер, күп районнарда юк ул көтүче. Чарасызлыктан халык үзе көтү көтә. Гадәттә, бер сыер­га – бер көн чират. Бу чиратны, гадәттә, авыл җирле үзидарәсеннән махсус кешеләр теркәп бара. Әгәр чираты җитеп берәү көтүгә чыга алмый икән, кеше ялларга туры килә. Бер көнлек ялланган көтүчеләрнең кайберләре бер шешә аракыга риза булсалар, икенчеләре бер сыер өчен мең сумга кадәр сорый.
Ничек кенә булмасын, көтүче эше җиңел түгел. Зур җаваплылык сорый. Һәр сыерны авырып китмәсен, артыгын ашап күбенмәсен дип күзәтергә кирәк, кырда сыер бозаулаган очрак­лар да бар, кыскасы, ветеринар, зоотехник та буласың.

Электр чыбыгы көтү көтә

Моннан берничә еллар элек Югары Осланның Шеланга авылында яшәүче фермер Мурат Сираҗинның кәҗәләрен эт көткәнен күреп шаккатып кайткан идем. Пастух кушаматлы бордер-колли токымлы эт Чиләбедән кайтартылган. Бу төр этләр XVI гасырда ук Европада көтүче хезмәтен үтәгәннәр икән.

«Пастухтан да яхшырак көтүче юк, акча сорамый, ашарына өч тәлинкә аш җитә, ялны белми, көтүче яллау бик кыйммәт, ышанычлы да түгел. Эт – иң яхшысы», – дигән иде Мурат абый. Эт бер хәер, авылларда «электр-пастухлар» популярлаша бара. Монысы тагын да гаҗәп нәрсә. Көтүлек җиренә, ара калдырып, баганалар утыртып чыгалар. Алар аша тимерчыбык сузалар. Аңа махсус җайланма тоташтырыла. Чыбык аша җиңелчә ток уза. Сыерлар читкә китә башласа, шул чыбыкка эләгә дә, куркып, көтүлектән башка читкә тайпылмый. Бер көтү җирендә ашарга беткәч, электр-көтүчене икенче җиргә күчерәләр. Аккумулятор ярдәмендә чыбыкларга ток җыелып тора. Дөрес, көне буена көтүне чыбыкка гына ышанып тапшырмыйлар. Ара-тирә барып карап торалар. Мондый «электр көтү» җайланмалары уртача 20 мең сум тирәсе тора. Мәшәкате булса да, көтүче яллауга караганда арзанракка төшә, ди халык.
Аны фермерлар гына түгел, хуҗалыклар да куллана башлаган. Кама Тамагы районының Чаллы авылында биш гаилә, берләшеп, электр-көтүче алып куйганнар. Моннан тыш авылда көтү дә чыга.

Заманча технологияләр үзенекен итә, күрәсең. Татарстанда кайбер көтүлекләрдә GPS системасы кулланыла икән дип тә укыдым. Сыерның муенына махсус җайланма асып, мал-туарның кайда йөргәнлеген компьютер аша гына күзәтеп утыралар, имеш.
Шул ук вакытта көтү бөтенләй чыкмый торган яклар да бар. Сыерлар аз булганнан гына да түгел, көтү дигәннәре гадәткә кермәгән. сыерын кеше су буйларында, кырларда арканлый.
Ничек кенә булмасын, көтүләр кирәк авылларга. Көтүләре булса, бил тиңентен үләне дә котырып үсми, җиргә дә черемә керә, көтүләр табигать өчен файдалы, бу күренеш җанга да рәхәтлек бирә. Көтүләр булганда, авыллар яши.


Сездә көтү чыктымы әле?

Лилия Шәрипова, Саба райо­ны:

– Шөкер, безнең якларда сыер саны кимемәде. Шекше, Алан Елга – ике авылның көтүе бергә чыга. Бездә чират белән көтү көтәләр. Баштарак көтү чыккан гына көннәрдә өч сыерга бергә чыгалар. Аннары бер сыерга бер хуҗалык чыга башлый. Әгәр үзең чыга алмасаң, кеше ялларга туры килә. Бер кеше яллау – 1 мең сум.

Әкълимә Габдрахманова, Арча районы Байкал авылы:

– Быел көтү 19 майда чыгар дип сөйләштек. Бездә көтүче юк. Чираттан көтәбез көтүне. мөмкинлеге булмаганнар, еш кына, кеме бар – шуны яллый. Кеше ялласак, бер кешегә 500 сум түлибез. Гадәттә, ике кеше көтә, көненә ике көтүчегә 1 мең сум түләргә туры килә. Иртән ашарга биреп чыгарабыз, кичкә көтүчеләр өйгә кайтып ашыйлар. Ике урам көтүе бергә көтелә, барлыгы 40-45ләп сыер исәпләнә.

Нурия Яруллина, Яшел Үзән, Олы Яке авылы:
 
– Бу атнада көтү чыгар дип уйлыйбыз. Чиратлап көтәбез.Чират бик тиз – ике атна вакыт аралыгы белән әйләнеп килеп тә җитә. Үзең чыга алмыйча кеше ялласаң, бер сыер башына 1 мең сум түләргә туры килә. Башкача да булмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading