16+

Кулланучылар кәрзине җәелеп китәргә тора

Халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү, икътисадны алга җибәрү өчен тырышып хезмәт куярга тиешлеләр моның өчен ничек тукланырга, азык-төлеккә күпме акча сарыф итәргә икәнен исәпләү һәм кулланучылар кәрзиненең составын билгеләү белән мәшгуль.

Халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү, икътисадны алга җибәрү өчен тырышып хезмәт куярга тиешлеләр моның өчен ничек тукланырга, азык-төлеккә күпме акча сарыф итәргә икәнен исәпләү һәм кулланучылар кәрзиненең составын билгеләү белән мәшгуль.

Дөрес һәм чамасын белеп сыйфатлы ризыклар гына кулланганга, ахры, шуларны исәпләп утыручылар һәм яңа законнар кабул итүчеләр су сөлеге төсле зифа буй-сынлы, икенче ияк гомердә дә күренмәячәк, машина руленә ышкылып туннарының тишеләсе юк, артык авырлыктан аяк киеменең табаны кырнаймый.

Хезмәт министрлыгы башлыгы кулланучылар кәрзинен тулыландыру һәм яшәү минимумын яхшырту буенча тәкъдимнәр кабул итүнең планын раслаган. Бу бик мөһим һәм беренчел мәсьәлә булганга, бөтен эшне ташлап, кичекмәстән шуңа алынганнардыр дисәк, юк икән әле, аңа иркенләп һәм җентекләп әзерләнәчәкләр – 2021 елга хәтле. «Ил – үсештә, куллану да артырга тиеш», – дигән министрлык башлыгы. Февраль башында ук оешкан эшче төркемнең беренче утырышы ноябрь ахырында булган, икенче тапкыр алар киләсе елның беренче кварталында җыелачак. Моңарчы Росстат кулланылган азык-төлек һәм чыгымнар турында мәгълүмат туплаячак, Сәламәтлек саклау министрлыгы исә азык-төлекнең минималь җыелмасын тәкъдим итәчәк. Март аенда бу уңайдан Дәүләт Думасында киңәшәчәкләр. Апрельдә кулланучылар кәрзинендәге азык-төлек бәясенең башка төр товарларга булган чагыштырмасын караячак (хәзер бу 50х50 чагыштырмасында исәпләнә). Майда әлеге кәрзинне яхшырту тәкъдимнәренең «финанс-икътисади яктан бәясе» каралачак. Июньдә хокук нормалары актының проекты эшләнәчәк. Декабрьгә хәтле әлеге проектлар каралачак, тикшереләчәк, фикер алышулар булачак. 2020 елның мартына яшәү минимумы буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк – алар 2021 ел бюджетына материаллар әзерләү кысаларында эшләнәчәк. Шуннан соң безнең кәрзинебез тулачак, ә бүген әле 2018 елның декабре генә һәм кайбер чиновниклар бер көн тукланыр өчен 127 сум җитә дип исәпли.

Граммлап бүлеп санап

Яшәү минимумы – кешенең яшәү өчен кирәк булган минималь керем күләме. Законда әйтелгәнчә, ул кулланучылар кәрзине белән түләүләр суммасы. Кулланучылар кәрзине – кеше сәламәтлеген саклау һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итәргә тиешле булган азык-төлек җыелмасы һәм көндәлек товарлар белән хезмәтләр. Федераль закон буенча 2012 елда кабул ителгән кәрзин составында, мәсәлән, эшкә яраклы кеше елына 58,6 килограмм ит (бөтен төрләрен дә кертеп) ашарга тиеш дип исәпләнелгән. Бер елга бүлеп карасак, тәүлегенә 160 грамм килеп чыга, ә норма буенча – 170 грамм. Кулланучылар кәрзине буенча ел әйләнәсенә кеше 3,5 килограмм чамасы итне азрак куллана. Моны исәпләүче минем элеккеге түрә сыманрак уйлаган, ахры: «Бер атна тещада кунак булабыз, анысы исәпләнми». Бер атна буена теща да шулхәтле ашата алмый инде, тещадан уңмаганнарга нишләргәдер. Итсез-майсыз гына тукланучылар да бар-барын, алар өчен дөньяда ике рәхәт булса – берсе шулдыр, бәлки. Помидорлары итләчрәк, чикләвекләре майлырак булсын, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын дип телик тә кәрзиндәге азык-төлек күләмен өйрәнүне дәвам итик. Шикәрнең күләме – 23,8, ә норма буенча (сәламәт кеше өчен) ул 16 килограмм чамасы гына (хатын-кызларга 1,5 тапкыр азрак һәм монда барлык кондитер ризыклары да исәпкә алына). Ә чәй нибары 500 грамм, ягъни биш кап ел буена җитәргә тиеш (сүз кечкенә янчык эчендәге чәй тузаны турында бармый). Аның каравы, тәмләткечләр күләме – 700 грамм. Яшелчә – 115 килограмм, әмма аның өчтән бер өлешен диярлек тозлаган кәбестә алып тора. Бәрәңге – елына 100 килограмм. бу, уртача алганда, 10 чиләк. Дүрт кешелек гаилә өчен 40 чиләк, шуңа тагын бераз киләсе елга утыртырга дигәнен өстисең дә, 25 сутыеңның шактые печән өчен бушап та кала. Бу хакта кулланучылар кәрзиненең күләмен билгеләүчеләр дә белә хәтта, вәт баш!
Менә шул кәрзиндәге тәкъдим ителгән азык-төлекнең уртача бәяләрен астан-өстән генә санасаң да, бер көнгә җитәргә тиешле 127 сумга берничек тә сыешып булмый. Шуңа күрә дә аны тулыландыру, күләмен арттыру турында тәкъдимнәр җыю өстендә эш башланган да инде. Күргәнебезчә, ашыгып эшләнелми, граммлап утыралар бит, хәзерге көненә 16 грамм ак он киләчәктә күпме булыр?

Кайчан, кайда күпме ашалган?

Азык-төлеккә кереп кителгәч, башка елларга да күз салыйк, әйтик, сугыш чорына. Хәрби частьлардагы сугышчылар өчен тәүлеклек норма (граммнарда): ит – 175, ипи – 400+600 (ак һәм арыш), бәрәңге – 400, үсемлек мае – 30, ярмалар – 150, шикәр – 35, чәй (бер айга) – 50 (чәйне хәтта сугыш вакытында да күбрәк эчкәннәр икән). Ә Вермахт солдатлары ничек тукланган? Ипи – 750, ярмалар – 8, ит – 118, шикәр – 21,4, бәрәңге – 1500. Туйганчы ашарлык ярмасы да булмаган, ә дуңгыз казылыгын кимереп, сугыш башлаган бу тилесе. Безнекеләрдән аермалы буларак, рационнарын кофе, сыр, атнасына бер тозлы кыяр, бер алма баеткан – ул төрлерәк, әмма күләме азрак. Өстәвенә, алар кайнар ашны тәүлегенә бер тапкыр гына ашаса, совет сугышчыларына кайнар аш иртән таң атканчы һәм кояш баегач бирелгән. Тегеләр күбрәк кофе эчкән, безнекеләр чәйне хуп күргән.

Бүген дә кулланучылар кәрзине – һәркемнең үзенчә. АКШта бирегә тәмәке белән алкоголь, элемтә һәм интернет чыгымнары кушыла. Бөекбританиянекендә электрон китапны күрергә мөмкин. Украинада хатын-кызлар күлмәкне – 5, ир-атлар куртканы 4 елга бер сатып алырга тиеш дип уйлыйлар. Суыткыч – 15, телевизор 10 елга исәпләнгән. Молдованың яшәү минимумы буенча, халык бары тик троллейбуста гына йөри ала, башка төр транспортлар кыйммәткә төшә. Молдованнар – керемнәренең яртысын, россиялеләр 30 процентын ашауга тота. Грузиянең кулланучылар кәрзиненә 288 төрле азык-төлек һәм хезмәтләр кергән (көненә 20 грамм шәрабны да санап). Французларда бу исемлек – 507, немецларда 475 пункттан тора. Грузиннарның кәрзине буенча, көненә 5 грамм варенье яки 50 грамм шикәр ашап була. Белоруссия кәрзинендә зонтик та бар, әмма аны 15 елга бер тапкыр гына сатып алырга мөмкин. Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстанның кәрзиннәре әллә ни мактанырлык түгел, бу икътисади күрсәткечләрнең түбән, эшсезлек һәм инфляциянең югары булуы белән бәйле.
Элек бөтен Җир шарында коммунизм уты балкуын, безнең кебек үк «мул һәм бай» тормышта яшәүләрен теләгән кебек, бүген дә бөтенесенә киң табыннар, мул ризыклар, кулланучылар кәрзиненең тозлы кәбестә ашаган хатынның арт шәрифе кебек калынаюын телик тә, үзебезнеке дә шулай киңәер дип өметләник. Бераз гына көтәсе була инде, безнеке дә җәелергә тора бит.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading