16+

Көз күчтәнәче

Сентябрьдән керәчәк үзгәрешләр

Көз күчтәнәче

Сентябрьдән керәчәк үзгәрешләр

Беркөнне коллегама таныш түгел номер шалтыратты. «Банкта кертемнәрегез бар иде, без сезгә шул акчаларыгызны арттырып алырга ярдәм итәбез», – диләр.

Сөйләшүдән баш тартса да, берничә тапкыр шалтыратып ­йөдәтеп бетерделәр аны. Ахырдан тикшереп караса, картасыннан 1800 сум акча югалган. Телефон номеры банк­тагы картага беркетелгән, мошенниклар кешене сөйләштереп, ул арада картадагы акчасын алганнар. Кызганыч, мондый очракларда банк хезмәткәрләре дә, полиция дә әллә ни эшли алмый. Күп очракта каракларның эзенә төшә алмыйлар. Клиент­ларның хокукларын яклау максатында, быелның 27 июнендә кабул ителгән 167нче Федераль закон нигезендә, 26 сентябрьдән банклар яңа кагыйдәләр нигезендә эшли башлаячак. Әгәр дә клиентларның исәп-счетларыннан шикле операцияләр үтәлгәнен күрсәләр, ике көн картадан акча алып булмаслык итеп чикләүләр кертә башлаячаклар. Акча күчерү турында мәгълүмат килүгә, банк хезмәткәрләре башта клиентка хәбәр җибәрәчәк. Клиентның чынлап та үзе акча алырга теләвен белгәч кенә операцияне дәвам итәргә рөхсәт ителәчәк.

1 сентябрьдән «мирас фондлары» барлыкка киләчәк. Кеше, үзе исән чагында, мирас фонды булдыру турында васыятьнамә яза ала. Бу документны нотариуста раслатырга кирәк булачак. Анда мирас хуҗасы үзе үлгәннән соң бу фонд белән кем идарә итәчәге, туганнарына, якыннарына акча ничек бүленәчәге турында тулы мәгълүмат калдыра. Шул рәвешле, мәрхүмнең эше дәвам итәчәк, бизнестан кергән акчаның бер өлеше аның туганнарына биреләчәк, мирасны туздырырлар дип куркасы да юк. Хәер, гади халык мирас фондлары төзеп мәшәкатьләнмәс анысы. Бу законнан файдаланучылар күпме булыр – вакыт күрсәтер.

Чит ил паспортын алу өчен документларны күп функцияле үзәкләр аша тапшырып була иде. 1 сентябрьдән 10 елга исәпләнгән биометрик паспортны күпфункцияле үзәкләр аша алырга да мөмкин. Дөрес, бу 50 меңнән артык халкы булган шәһәрләргә генә кагыла. 

Электрон ОСАГО көннән-көн по­пулярлаша бара. Тиз дә, җайлы да. Россиянең иминиятләштерүчеләр берләшмәсе мәгълүматлары буенча, ел башыннан июльгә кадәр Россиядә 10 миллионнан артык кеше электрон ОСАГО полисын рәсмиләштергән. 1 сентябрьдән бу электрон документка куела торган таләпләр катгыйлана. Шуларның берсе иминиятләштерүченең электрон имзасына кагыла. Хәзер ул бары латин хәрефләреннән һәм цифрлардан гына торырга тиеш. Икенчесе – ОСАГО полисын рәсмиләштергәннән соң ул бары тик өч көннән соң гына гамәлгә керә. Иминият компаниясе сайтында бер телефон номеры белән бары бер генә тапкыр шәхси кабинет ачарга мөмкин булачак.

Сентябрьдән студентларны кү­ңелле яңалык көтә. Аларның стипендияләре 4 процентка артачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading