16+

Көзге боз – көзге түгел: карама да, кермә дә

Татарстанда төрле зурлыктагы 4 мең елга-инеш һәм 8 мең табигый яки ясалма күл бар. Карелия – күлләр җире, дип сөйләгән булалар. Без икән ул – күл иле. Ялгыш кырыйга атласаң, суга егылып төшүең ихтимал. Җәй суга мәтәлсәң, бер хәл – чыктың, кипшендең.

Көзге боз – көзге түгел: карама да, кермә дә

Татарстанда төрле зурлыктагы 4 мең елга-инеш һәм 8 мең табигый яки ясалма күл бар. Карелия – күлләр җире, дип сөйләгән булалар. Без икән ул – күл иле. Ялгыш кырыйга атласаң, суга егылып төшүең ихтимал. Җәй суга мәтәлсәң, бер хәл – чыктың, кипшендең.

– Хәзер инде сулыклардагы су температурасы 3-4 градуска гына калды, мондый температурада боз ката башлый. Салкын суга керү – гомер өчен куркыныч, – дип кисәтте кече күләмле көймәләр буенча Татарстанның баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Татарстанда 15 ноябрьдән сулыкларда кече күләмле көймәләрдә йөзү сезоны ябыла. Бу таләп калайдан яки пластик чималдан ясалган көймәләргә генә түгел, һава өрдереп кабартыла торган көймәләргә дә кагыла. Юрий Венедиктов искәрткәнчә, 15 ноябрьдән соң кече күләмле көймәләрдә сулыкларга кергән кешегә 300-500 сум штраф салына. Бәлки кайберәүләргә 500 сум 5 тәңкә генә кебектер. Шунысын онытмагыз, көймәне идарә итүченең таныклыгы алына.

– Сулыкларны патруль катерлар 3 ноябрьдән үк күзәтә башлады инде. Татарстан Президенты ярдәмендә МЧСның катерлар паркы яңартылды, шунлыктан, кагыйдә бозучыларны куып тотуда проблема юк, – диде республиканың кече күләмле көймәләре башлыгы.

Сулыкларда боз калынлыгы 7 сантиметрга җиткәч, җәяүлеләргә боз өстенә керергә ярый. Ләкин боз калынлыгы 10 сантиметрга җиткәнен көтсәң, ышанычлырак. Боз калынлыгы хәтта 15-20 сантиметрга җиткәндә дә, күзне тондырып, теләсә кайдан барып керергә ярамый. Чишмә чыккан, су бөтерелгән урыннарда яки су агымында боз юка була. Кар каплаган гына да булырга мөмкин. Кышкы киемнәрең белән төшеп киткәнеңне сизми дә калырсың.

– Һәвәскәр балыкчыларның бәлагә тарулары 2011 елда бик күп булган иде, – дип хәтергә төшерде Юрий Венедиктов. – Сулыклардан 300 кешене коткардык. Таныш булмаган урында бозга кереп баттылар йә боз аерылып, дистәләгән һәвәскәр «йөзеп» китте. Бер кешене эзләү-коткару эшләренә кимендә 20 хезмәткәр җәлеп ителә. Вертолет та файдаланылса, шактый кыйммәткә төшә. Коткарылган өчен түләү алынмый, ләкин салкын суга яки юка боз өстенә кергәнче уйларга кирәк бераз.

Идел, Чулман, Нократ һәм Агыйделдә тәҗрибәле балыкчылар тупланып балык тота торган билгеле бер урыннар бар. Өйрәнчекләргә нәкъ шулар тирәсенә сыенырга киңәш ителә.

Боз өслегенә машинада да керә әле кайберәүләр. Андыйларга «акылга утырту» өчен 3-4,5 мең сум штраф кәгазе тоттырыла.

Көзге, кышкы һәм язгы чорда авыллардагы плотиналар белән буалар да хәвефле. Аларда да ныгымаган бозга керү тыела. Күзәтчелек – җирле үзидарәләр җаваплылыгында.

Юрий Венедиктов ата-аналарны үз балаларының боз өслегендә уйнауларына юл куймаска чакырды. Республикада 2017-2018 елда 92 кеше суга батып үлгән, алар арасында балалар да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading