16+

Лондонда: «Кая барасың?» – дип тоткарлаучы юк

Казаннан бер төркем делегация Лондондагы Олимпия уеннарын ачу тантанасын карап кайтты.

Лондонда: «Кая барасың?» – дип тоткарлаучы юк

Казаннан бер төркем делегация Лондондагы Олимпия уеннарын ачу тантанасын карап кайтты.

- Универсиаданы үзебездә дә үткәрергә җыенганлыктан, инде берничә ел дәвамында башка шәһәрләрдәге халыкара спорт чараларын күзәтәбез, тәҗрибәләрен өйрәнәбез, - дип, Англиягә сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетындагы киңәшмәдә.
- Олимпия уеннары баруы турында Лондон урамнарында бернинди реклама-игълан юк, - дип сөйләде Илсур Рәис улы. - Әйтерсең Олимпиада - үзенчә, ә лондонлылар икенче бер мохиттә яши. Кытайдагы Олимпия уеннары Пекин һәм, гомумән, илкүләм бәйрәм рухын алган иде. Лондонда уеннарны ачу тантанасы алай искитмәле булмады. Ләкин телевидениеләре аерым күренешләрне матурлап күрсәтүдә үз осталыкларын дәлилләде. Сингапурдагы Универсиаданы искә төшереп чагыштырам. Татарстан районнарындагы Сабан туйлары да Сингапур Универсиадасын ачу тантанасыннан күпкә матуррак оештырыла безнең. Лондонда халык игътибарлы, елмаеп җавап кайтаралар. Олимпиада волонтерларының күбесе 35-50 яшьлекләр. Егетләр һәм кызлар 10 процентны гына тәшкил итә икән.
Лондонда иминлекне тәэмин итүдә ниндидер кырыс таләпләр куелмаган. Анда барма, монда торма, дип әйтүче юк. Пекиндагы Олимпиадада тәртипне дистәләрчә мең хокук сакчылары саклаган иде. Спорт биналарына якын йортлардан халыкны да башка җирләргә күчереп торганнар.
«Казанда 2013 елда узачак Универсиада программасын әзерләү бара. Лондон Олимпиадасын оештыру нечкәлекләрен дә җентекләп өйрәнәчәкбез һәм Универсиада үткәрүдә файдаланачакбыз», - дип йомгаклады сүзен башкала мэры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading