16+

Үләт базлары бетәчәк: үлгән мал-туарны кайда куярга?

Якындагы ике-өч елда респуб­лика районнарында үләт базлары калмаячак. Терлек калдык­ларын махсус машина белән җыеп алып, аларны Алабугадагы «Сария» заводына эшкәртергә җибәрәчәкләр.

Якындагы ике-өч елда респуб­лика районнарында үләт базлары калмаячак. Терлек калдык­ларын махсус машина белән җыеп алып, аларны Алабугадагы «Сария» заводына эшкәртергә җибәрәчәкләр.

Авыллар өчен үләт базлары четерекле бер проблема булып тора иде. Алар тулу яки санитар таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле ябылалар, яңаларын төзүгә һәм карап торуга да шактый акча таләп ителә.

Кайбер җирлекләрдә үләт базларының коймалары начар хәлдә, капкалары да ябылмый дигән сүзләр ишетелгәләде. Терлек үләксәләрен тиешле чокыр­га салмыйча, аның янына ташлап китү очраклары булды. Шул рәвеш­ле биокалдыкларны утильләштерү һәм юкка чыгару буенча санитария кагыйдәләре үтәлми иде.

Мамадыш районына булган сәфәрдә журналистларны биологик калдыкларны утильләштерү машинасы белән таныштыр­дылар. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, үләт базыннан санитар саклану зонасы бер чакрым араны тәшкил итә. Әлеге зоналар төзелешләр һәм башка эшләрне алып барырга да комачаулый. Сугым цехлары, тавык фабрикалары, ит эшкәртә торган комбинатлардан да тәүлегенә әллә никадәр терлек калдыгы чыгарыла. Үләт базларыннан китеп, бу мәсьәләне цивилизацияле юл белән хәл итү бурычы көн кадагында тора бүген.

– Президент программасы нигезендә, биологик калдыкларны җыю өчен махсус транспорт ясаттык. Беренче вариантына күпмедер үзгәрешләр дә кертергә туры килде. Чыгымы азрак булсын дип, дизель ягулыгы яга торган иттек. Арбасы тулысынча ябулы, дезинфекция ясарга җайлы итеп эшләнгән. Шул рәвешле һәрь­яктан уңайлы итеп эшләттек һәм быел респуб­ликаның 19 районына шушы автотранспортны сатып алдык. Каты көнкүреш калдыклары полигонына урнаштырылган автошассиларга суыту җиһазлары белән икешәр контейнер куела. Бу машинаны сынау рәвешендә Саба районында эшләтеп тә карадык, ул уңышлы эшләп китте. Безнең бурыч – алдагы өч елда бөтен районнарны да шушы автотранспорт белән тәэмин итеп, үләт базларыннан китү, – дип сөйләде Алмаз Хисаметдинов.

Журналистларда 19 районның ничек сайлап алынганы да кызыксындыру тудырды. Программа буенча 99 млн сумга якын акча бирелгән. Шул акчага 19 машина алынган. Аларны исә иң беренче чиратта терлек иң күп булган районнарга тапшырырга булганнар. Киләсе елга тагын 19-20 районга алачаклар. 2020-2021 елга бөтен районнар да тәэмин ителеп бетәр дип көтелә.

Машина шәхси хуҗалыкларга да, фермаларга да, сугым цехлары һәм ит комбинатларына да хезмәт күрсәтәчәк.
Терлеге, шулай ук эт яки мәчесе үлгән кеше, диспетчерга шалтыратып, машинаны китертә ала. Бу хезмәт түләүсез. Ә телефон номеры авыл советларына, хуҗалыкларга алдан хәбәр ителеп куя. Машина аны алып китеп, контейнерга бушата һәм атнага бер тапкыр Алабугадагы биологик калдыкларны эшкәртә торган «Сария» заводына озатачаклар. Заводта аны эшкәртеп, өстәмә терлек азыгы һәм биоягулык ясыйлар. Завод көненә 600 тонна биологик калдык эшкәртә ала. Татарстан гына аның көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмый. Шуңа да завод бөтен Идел буе округындагы биологик калдыкларны кабул итә.

Контейнерларны кайбер районнар каты көнкүреш калдыкларын җыя торган полигоннарга урнаштырган. Аның өчен бетонланган, койма белән әйләндереп алынган махсус мәйданчык булдырылган.
– Әлеге проект ил буенча Татарстанда – беренче. Якындагы елларда авыллар үләт базларыннан котылачак, – ди Алмаз Хисаметдинов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading