Шәһри Казан

Машина йөртүчеләр өчен 5 ЯҢАЛЫК

Быелның тугыз аенда респуб­ликада 3220 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда барлыгы 238 кеше һәлак булган, 4047 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2018 елның шул ук айлары белән чагыштырганда, быел һәлак булучылар 38гә азрак. Шулай ук юл һәлакәтләре саны да 81гә кимегән.

Татарстанда Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә искәртүенчә, куелган максатлар буенча 2024 елда республика юлларында килеп чыккан һәлакәтләр аркасында үлүчеләр саны 122дән дә артмаска тиеш. Ә 2030 елга һәлак булучылар санын тулысынча бетерү планлаштырыла. Быелның ярты елында 139 кеше һәлак булуын исәпкә алганда, бу бик зур бурыч, билгеле.

Камералар

Хәзерге вакытта республика юлларында 1102 камера урнаштырылган. Билгеле булганча, кагыйдә бозуларны автомат рәвештә терки торган фото һәм видео камералар урнаштыру буенча Татарстан Россиядә беренчеләр рәтендә булды. 2008 елда 66 камерадан башланган эш иде ул. Хәзер исә аларның саны меңнән артты һәм шуларның 892се – стационар, 177се – күчмә һәм 33е мобиль комплекслы.
«Тоталь контроль» камераларына килгәндә, республика бу юнәлештә дә нигез салучы булып тора. Быел гына да федераль юлларда 100 камера урнаштырылган һәм алар 900 чакрымлык 299 зонаны контрольдә тота.
Быел Татарстан юлларында тоталь контроль чаралары артачак. Шул рәвешле, 6 декабрьгә кадәр Казан – Шәмәрдән, Чистай – Түбән Кама, Казан – Малмыж, Шәле – Саескан Тавы, Түбән Кама – Зәй – Әлмәт юллары контрольгә алыначак.

Яшең тулганмы?

Автомобиль йөртүчеләргә кагыла торган тагын бер яңалык машина теркәү белән бәйле. Хәзер транспорт чарасын 16 яше тулганнар исеменә генә теркәү рөхсәт ителә. Чөнки нәкъ шул яшьтән административ җавап­лылык каралган. Элек исә кайбер машина йөртүчеләр, җаваплылыктан качу өчен, машиналарын кечкенә балаларына теркәү очраклары булган.
Татарстанда теләсә нинди очракта да кагыйдә бозучы җаваплылыкка тартылган, чөнки баланың опекуны бар бит. Әмма Россиянең кайбер төбәкләрендә бу система эшләмәгән. Хәзер исә бар да, канун нигезендә, җаваплылыкка тартылачак.

Реклама

Кайда теркәргә?

Шулай ук теркәлү номерын регион кодына бәйләү дә кабат кайтарыла. Мисалга, сез Казанда теркәлгән, әмма Мәскәүгә киттегез дә, анда теркәлү узып, Мәскәү номеры алдыгыз, ди. Ул чагында код, мантыйк буенча, Мәскәүнеке, ягъни «197» булачак. 2020 елдан исә мондый тәртип­ләр бетереләчәк һәм автомобиль хуҗасы кайда яшәсә, номерны да шуннан гына алачак.

Номерны – оешмадан

Киләсе елдан кертеләчәк тагын бер яңалык бар. Ул да машина номерларына бәйле. 1 гыйнвардан автомобильләргә номерларны махсус оешмаларның бирү хокукы барлык­ка киләчәк. Хәзер кайбер автосалоннарда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре утыра һәм машиналарны теркәү белән шөгыльләнә. Яңа елдан соң, машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшергәч, номерларны махсус оешмалардан алырга мөмкин булачак. Бу – яңа машиналар һәм эре дилерларга кагыла торган яңалык.

Үзгәртергә рөхсәт

Киләсе елдан идентификация ясап булмаган очракта, өстәмә маркировка кую мөмкинлеге булачак. Транспорт чарасының идентификация (VIN) номеры нинди дә булса сәбәпләр аркасында кырылган машинагыз бар икән, моңа кадәр аңа яңа номер яздырып булмый иде. Андый транспортны теркәү дә рөхсәт ителмәде. Хәзер исә, яңа канун нигезендә, номерны  яңадан яздыру каралган.
Моңа кадәр дәүләт номерын ЮХИДИ бүлегендә генә алып булса, хәзер автомобиль хуҗасы аны үзе теләгән урында ясатып алу мөмкинлегенә ия була. Ягъни машинаны теркәгәннән соң, сезгә теркәлү узу хакында таныклык бирелә, һәм шул таныклык белән номер ясаучы оешмага барып, аны ясатып булачак.

Анна Арахамия фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: