16+

Машиналарны паркингларда калдыру отышлырак булачак

2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында Казанда 64 урам юлы төзекләндерелә.

Машиналарны паркингларда калдыру отышлырак булачак

2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында Казанда 64 урам юлы төзекләндерелә.

Башкалада хәзер 300 мең берәмлектән артык транспорт чарасы исәпләнә, моның өстенә тагын көн саен 35-45 мең машина килеп китә. Нәтиҗәдә, иртәсен һәм кичен генә түгел, көндезге якта да транспорт бөкеләре хасил була. Шәһәр хакимияте, юл-транспорт чишелешләре төзелеше һәм ишегалларын төзекләндергәндә ел саен барлыкка китерелүче 5-6 мең өстәмә автомобиль урыннары бөкеләр мәсьәләсеннән коткармаячак, дип шикләнә. Чөнки Казанда узган елны гына да 23 мең 989 автомобиль сатып алынган.
Башкаланың үзәк өлешен транспорт чараларыннан бушатуда автопаркингларга өмет баглана. Бүген «Казан» тимер юл вокзалы каршында, Островский урамында, Чехов базары янәшәсендә, Н.Ершов урамында паркинглар төзелеше бара. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрнең берсендә: «Европа илләрендә шәһәр үзәгенә барганда автомобильне паркингларда калдырып, юлны җәмәгать транспортында дәвам итү гадәте күңелләренә сеңгән. Офиска 10-20 минут җәяү атлау алар өчен табигый хәл санала. Безгә дә паркингларга ияләшергә туры киләчәк», - дигән иде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Мәсгуть Мифтахов: «Европа илләрендә шәһәр читләрендә «тотып калучы» автопаркинглар эшли. Күп кенә шәһәрләрдә үзәккә керү түләүле. Казанда япь-яшь кеше, автомобилендә берүзе генә булган килеш, шәһәр үзәгенә керә, ә андыйлар бик күп. Нәтиҗәсе - бөке», - диде.
Чистай белән Бондаренко урамнары киселешендә «Перспектива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан төзелүче сәүдә-офис һәм паркинг комплексы нәкъ менә «тотып калучы» автопаркинг булыр дип уйланыла. Биредән «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә 8-10 минутлык ара. Корылма 2013 елның маенда файдалануга тапшырылачак.
Чистай белән Гаврилов урамнары киселешендә, ягъни яңа футбол стадионы янәшәсендә 1205 урынга исәпләнгән тагын бер паркинг сафка басачак. Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ бүлегенең пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, сентябрь аенда гына да үзәк урамнарда рөхсәтсез урыннарда калдырылган 417 автомобиль штраф мәйданчыгына алып кителгән, өстәвенә, штраф та салынган. Димәк, бөкеләрдән һәм штрафлардан котылу өчен, паркингларга юнәлү хәерлерәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading