Шәһри Казан

Машинамны кая куйыйм?

2011 елда Казанда 307 мең машина исәптә торган. Бу елның алты аенда гына да аларның саны 24 меңгә арткан! Ә бүгенге көндә башкалада 155 мең тирәсе машинага гына урын бар.

2012 ел азагына кадәр Казан шәһәрендә тугыз күпкатлы машина кую урынын куллануга тапшырырга җыеналар. Аларга барлыгы 4 меңләп машина куярга мөмкин булачак. Бүгенге көндә башкалабызда күпкатлы паркинглар һәм юл кырыйларында, ишегалларында 13 мең тирәсе махсус урын булдыру буенча эш бара. Күпкатлы махсус стоянкаларда - 4 меңгә якын, метро станцияләре тирәсендә - 234, юл кырыйларында - 2 мең, торак йортлар һәм башка объектлар тирәсендә 7 меңгә якын машина кую урыны барлыкка киләчәк.
Кичә журналистларга башкалада төзелеп килүче һәм инде кулланылуга тапшыру алдында торган берничә күпкатлы машина кую урынын күрсәттеләр. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәкъдиме буенча, Универсиадага кадәр беренче чиратта унике машина кую урыны кулланылуга тапшырылырга тиеш.
Хәзерге вакытта машина кую урыннарының күбесе инде төзелеп килә; ачылганнары да, төзелеш бөтенләй башланмаганнары, вакытлыча туктатылганнары да бар. Барысының да үз сәбәбе, кайдадыр кәгазь эше җиренә җиткерелмәгән, проекты юк яки үзгәртелгән, кайсысында акча җитми, инвесторлар юк...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: