16+

Маймыл күзлек тапкан...

Инде унсигез ел буе ВТО (Бөтендөнья сәүдә оешмасы) бусагасы төбендә ятим бала сыман таптанып торучы Россиягә дә, ниһаять, әлеге «оҗмах» ишеге ачылды кебек. Һәрхәлдә, ВТО әгъзаларының барысы да аны үз араларына кабул итәргә ризалык бирде. Һәм менә 16 декабрьдән Россия үзенең күптәнге бу хыялын тормышка ашырырга хокуклы. Җәен Дәүләт Думасы...

Маймыл күзлек тапкан...

Инде унсигез ел буе ВТО (Бөтендөнья сәүдә оешмасы) бусагасы төбендә ятим бала сыман таптанып торучы Россиягә дә, ниһаять, әлеге «оҗмах» ишеге ачылды кебек. Һәрхәлдә, ВТО әгъзаларының барысы да аны үз араларына кабул итәргә ризалык бирде. Һәм менә 16 декабрьдән Россия үзенең күптәнге бу хыялын тормышка ашырырга хокуклы. Җәен Дәүләт Думасы...

Бар бит әле шундый бер мәзәк, ире кайта да хатынына: «Сөеклем, мин партиягә кердем, моңа ничек карыйсың?» - ди. Ә хатыны: «Әй, синең гел шул булыр инде, нинди дә булса пычракка батмый кайтканың юк!» - дип белдерә. Россиянең ВТОга кабул ителүен дә күпләр нәкъ әлеге мәзәктәгечә бәяли. Кемдер аны, «керде», ди, ә кемдер, «батты», дип исбатлый.
Чынлыкта безгә ВТО кирәкме, юкмы - бу хакта бәхәс инде күптәннән бара. Берәүләр, безне аңа Россия икътисадын тәмам аяктан егу өчен махсус тартып кертәләр, дип лаф ора. Ә икенчеләр исә, киресенчә, ВТО безгә дөнья базарына чыгу өчен киң мөмкинлекләр бирә дип ышандырырга тырыша. Монда кем дөрес, кем хаталана - бүген инде бу турыда сүз куертудан, минемчә, мәгънә юк. Чөнки мәсьәлә хәл ителгән һәм без, теләсәк-теләмәсәк тә, ВТОда. Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, хәзер иң мөһиме - ВТО шартларында яшәргә өйрәнү. Ә бу җиңел эш түгел. Мәсәлән, кытайлар ВТОга кергәнче 15 ел алдан ук инде аңа әзерләнә башлыйлар: ВТО шартларына яраклаштырып, үз законнарына үзгәрешләр кертәләр. ВТО кагыйдәләре буенча экспертлар, халыкара дәрәҗәдә эшли белгән 6 мең юрист әзерләп чыгаралар. Ә без исә, ярдан суга сикергәч кенә чишенә башлаган кеше кебек, бу юлы да әле өйрәнергә генә җыенабыз. Мәсәлән, Казанда күптән түгел республика министрлык һәм ведомстволары, предприятие җитәкчеләре өчен махсус семинар үткәрелде. Анда Югары икътисад мәктәбе профессоры Алексей Портанский ВТО тарихы һәм аның дөнья икътисадында уйнаган роле турында сөйләде. Ул шулай ук аңа керү аркасында Россия икътисадында барлыкка киләчәк кайбер үзгәрешләргә дә тукталды. Сер түгел, күпләр ВТОга керү иң беренче чиратта безнең авыл хуҗалыгының тез астына сугачак дигән уйда. Портанский фикеренчә, монда күпмедер дәрәҗәдә дөреслек тә, хаталану да бар. Мәсәлән, күпчелек экспертлар, Россиянең авыл хуҗалыгындагы авыр хәл ул, иң беренче чиратта, аның эчке проблемалары белән бәйле, дип саный. (Әйтик, бездә шәхси милеккә ышанычлы гарантияләр юк, җир мөнәсәбәтләре көйләнмәгән, авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәнәгать товарлары арасында гадәттән тыш тигезсезлек һәм башкалар.) Ә менә, мәсәлән, «Татплодоовощпром» концерны җитәкчесе Раил Зыятдиновның моңа үз карашы. «Бүген безгә көндәш буларак ВТО түгел, марилар куркыныч, - ди ул, ярымҗитди, ярымшаярту белән. - Мәсәлән, быел кәбестә уңды, ә без аны хәтта өч сумнан да сата алмыйбыз. Чөнки хәзер күрше-тирә төбәкләр дә аны күпләп үстерергә өйрәнде. Ә бит бу төр яшелчәне элек алар бездән сатып ала иде. Чынлыкта бөртеклеләр һәм ачык грунтта үстерелгән яшелчә буенча безгә ВТОдан куркасы юк. Ә менә ябык грунт һәм итчелек өлкәсендә, аеруча дуңгыз итен җитештерүдә без бүтән илләрдән шактый калышабыз һәм бу уйландыра.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, ВТО кысаларында авыл хуҗалыгы буенча аерым килешүләр каралган. Мәсәлән, әгәр импорт бәяләре үзебезнекеннән артык арзан була икән, бу очракта, әлеге килешү нигезендә, аларга өстәмә пошлина кертергә рөхсәт бирелә. Шулай ук авыл хуҗалыгына хөкүмәт тарафыннан дәүләт ярдәме күрсәтү дә тыелмый. Иң мөһиме: безнең товар җитештерүчеләргә үзләренең артык продукцияләрен читкә чыгарып сату өчен мөмкинлекләр ачыла. Элек бу юл безгә ябык иде.
Әлбәттә, күпләрне иң куркыткан нәрсә - ВТО безгә эшсезлек алып килә дигән фикер. Янәсе, уртак базар ачылу белән, арзанлы чит ил товарлары безнекеләрне кысрыклап чыгарачак. Һәм бу, үз чиратында, илдә эшсезләр армиясенең кискен артуына китерәчәк. Дөрестән дә, экспертлар фикеренчә, баштарак күп кенә тармакларда товар җитештерү һәм халыкны эш белән тәэмин итүдә кыенлыклар туарга мөмкин. Мәсәлән, азык-төлек җитештерүдә һәр товарга импорт күләме 1 процентка гына арткан очракта да Россиядә ул 0,16 процентка аска тәгәри.
Сүз дә юк, Россиянең ВТО кагыйдәләре буенча яши башлавы нәтиҗәсендә күсәкнең иң авыр башы, аграр тармактан бигрәк, илнең сәнәгать тармагына төшәчәк. Аеруча җиңел һәм авыр сәнәгать, автомобиль төзелешендә хәл мөшкел. Мәсәлән, «АвтоВАЗ» гомумән яшәүдән туктарга мөмкин. Чөнки ул арзанлы чит ил автомобильләренә каршы тора алмаячак. Ә менә безнең «КамАЗ»га артык борчылмаса да була, чөнки дөньяда ул үз классында иң арзан машиналардан санала һәм ВТОга кергәннән соң аңа сорау, киресенчә, артырга гына мөмкин.
Дөрес, Россиянең ВТОга керү буенча Женевада төп сөйләшүләр алып баручысы Максим Медведев, ВТОның тискәре җиле нибары 22 төбәккә генә кагыла, дип тынычландыра анысы. Ләкин бу нинди төбәкләр бит?! Моны күз алдына китерү өчен, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен, Петербург, безнең Татарстан, гигант Красноярск крае, Себернең нефть-газлы төбәкләре, Ерак Көнчыгыш өлеше, Самара, Волгоград өлкәләре һәм Пермь крае кебек сәнәгать үзәкләрен атап үтү дә җитә.
Әлбәттә, ВТОга керү Россия өчен нинди генә «оҗмах» рәхәтлекләре вәгъдә итмәсен, Алексей Портанский фикеренчә, илдәге коррупция аркасында, аларның барысы да бик тиз юкка чыгачак. Сәнәгать-финанс лоббилары уртак базарда көндәшләре белән ярышта җиңелүдән куркалар. Шуңа да Россиядә бер генә министр да ВТО яклы түгел. Әле шушы көннәрдә генә Россия Премьер-министры Владимир Путинның Хакасиядә энергетиклар белән үткәргән киңәшмәсендә дә бу ачык күренде. Путин илнең энергетика тармагы тулысынча коррупциягә чумганлыгын ассызыклады. (Ә бит мондый хәл барлык өлкәләрдә диярлек күзәтелә.)
Кадрлар мәсьәләсендә дә проблемалар бар. Мәсәлән, Россия биләмәсендә ВТО таләпләре үтәлешен кем күзәтеп торырга тиеш? Безнең җитештерүчеләрнең мәнфәгате кысылган очракта, аларны кем яклаячак?
Кыскасы, без тагын теге бөек классиканың мәгълүм мәсәлендәге герой кебек, күзлекне таптык һәм хәзер инде, аптырап, аны кая һәм ничек тагарга, дип баш ватабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading