Шәһри Казан

Медальләрнең чын бәясен спортчы үзе генә белә

Һәр Олимпиаданың медальләре узганнарыннан яңалыгы белән аерылып тора. Сочиныкы уникальлеге белән барысын да уздырды бугай. Моңа кадәр Олимпиадалар өчен медальләр дәүләт карамагындагы Монетный дворларда җитештерелсә, бу юлы, тарихта беренче тапкыр, Россия гаять тә четерекле һәм катлаулы эшне шәхси ювелир компаниясенә ышанып тапшырган иде. Медаль дизайнының үзенчәлеге күбрәк кул көчен куллануны...

Сочи медальләренең һәрберсе, әзер булганчы, 25 этапны узган. Һәр медальне әзерләүгә 20 сәгатьләп вакыт сарыф ителгән. Ювелир компаниясе вәкилләренә, заказны вакытында өлгертү өчен, өчәр сменада эшләргә туры килгән. Медальләр Халыкара Олимпия комитетының таләбен күздә тотып җитештерелгән.
Сочидагы медальләрнең авырлыгы нинди урын өчен бирелүенә карап аерыла. Олимпия чемпионының алтын медале көмеш призерныкына караганда авыррак. Бронза медаль, билгеле инде, көмешкә караганда җиңелрәк. Алтын медальнең авыррак булуы аның составында алтын күп дигәнне аңлатмый әле, аның өслеге генә алтын белән каплана. Медальнең 525 граммын югары пробадагы көмеш һәм нибары 6 граммын гына алтын тәшкил итә. Ә көмеш һәм бронза медальләр тулысынча үз эретмәләреннән эшләнә. Спортчыга чемпион исемен китерүче алтын медальнең Олимпиадалар тарихында бер генә тапкыр тулысынча алтыннан коеп эшләнүе мәгълүм. Анысы да ерак 1908 елда. Ул вакытта аның зурлыгы да чамалы гына булган шул - 25 грамм авырлыктагы медальнең диаметры нибары 3,3 см тәшкил иткән.
Составындагы кыйммәтле металлның күпме булуыннан чыгып караганда, Олимпия медальләренең бәясе зур түгел. Әмма аларның һәрберсенең бәяләп бетергесез кыйммәткә ия булуын спортчы үзе генә белә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: