Медицина картасын югалту очрагы белән һәр кешенең очрашканы бардыр. Киләчәктә исә безне мондый проблема борчымаячак, дип ышандыралар, чөнки ул электрон вариантта булдырыла.
Билгеле булганча, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ике ел элек мәгълүматлаштыру программасын гамәлгә ашыра башлады. Ә күптән түгел генә ул электрон медицина картасының нинди бүлекләрдән торачагын тәгаенләде һәм аны, өйрәнер өчен, Россия төбәкләренә җибәрде.
Авыруларның бердәм электрон медицина картасында 15ләп бүлек бар, аларның һәркайсында тагын аерым пунктлар билгеләнгән. Мәсәлән, «Авырулар һәм өзлегүләр» бүлегендә табиб түбәндәге графаларны тутырырга тиеш була:
- диагнозның төре,
- дәвалану статусы,
- авыруның төре,
- авыруның характеры.
Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, картадагы авыру турында мәгълүматны чит кешеләр күрә алмаячак. Пациентның үзенә исә медицина картасы никадәр дәрәҗәдә ачык булачагы әлегә билгеле түгел. Медицина карталары электронлашкач, хастаханәләр алар белән алмаша да алачак, дип планлаштырыла. Әлеге яңа сервис, мөгаен, инде киләсе елның февраль аеннан эшли дә башлар.
РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың әйтүе буенча, сырхауханәләрдә эшләүче табиб-терапевтлар, педиатрлар авыруларны кабул иткәндә вакытларының 65-70 процентын кәгазь эшенә тоталар. Әлеге вазгыятьне үзгәртү өчен, сәламәтлек саклау системасын электронлаштыру өстендә эш алып барыла да инде.
Исегезгә төшерәбез: сәламәтлек саклау өлкәсен мәгълүматлаштыру программасы кысаларында, киләсе елдан «Пациентның шәхси кабинеты» дип аталган яңа электрон сервис эшли башлаячак. Пациент үзенең «шәхси кабинет»ында табибка тагын да тизрәк языла алыр дип көтелә, шулай ук ул медицина картасындагы мәгълүматларны да әлеге «кабинет» аша күрә алачак, биргән анализларның нәтиҗәләре ничек, табиблар нинди график буенча эшли - болар барысы да әлеге «кабинет»та урын аласы. Монда шулай ук төрле юлламалар, хезмәткә яраксызлык кәгазьләре дә сакланачак. Билгеле булганча, ТР электрон хезмәткә яраксызлык кәгазенә күчү пилот проектында да катнаша.
Узган өч ел эчендә сәламәтлек саклау системасын мәгълүматлаштыруга федераль бюджеттан 26 млрд сум акча бирелгән. Һәр табибны интернет һәм компьютер белән тәэмин итүгә исә 65 мең сум бүленгән. Электрон медицина карталарына күчүне тәмамлау өчен, тагын 1,5 млрд сум акча тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар