Шәһри Казан

«МИНЕ БОЛАЙ ДА ЯРАТАЛАР»

Танылган алып баручы, «Хәерле иртә!» тапшыруының «аксакалы» Илдар КЫЯМОВ белән сөйләшеп утыру үзе бер рәхәт. Җөмләсенең башы-ахыры, фикеренең төбе-мәгънәсе бар дигәндәй. Экранда нинди - тормышта да шундый кеше ул. Авызына каратып тота белә, мыек астыннан гына елмаеп торучы, әйтәсе килгәнен кыска итеп җиткезә белүче, гадилеккә мәдхия укучы кеше.

«Әниемнең тәти улы»
- Мин кечкенәдән бик тыңлаучан, тәртипле бала булганмын, - дип башлый ул сүзен. - Авылдашларым хәзер дә 65 яшендә мәрхүмә булган әниемнең мине мактап телгә алган сүзләрен искә төшерәләр: «Илдарым кызлар кебек тәртипле, бөтен эшемне эшли». Әлеге сүзләрне мин бүген әнинең хәер-фатихасы итеп кабул итәм. Төпчек бала булганга, мин әти-әнидән тыш өлкән дүрт туганның да сүзеннән чыкмадым. Мине сын ясагандагы кебек әйбәтләп бөтен яктан «шомарттылар».
- Пластилин кебек бөгү шәхес булып формалашуда аяк чалмыймы соң ул?
- Мин яши-яши, психологиядән китаплар укый-укый, аның башка ягын да күрдем үзе. Арттырып та җибәргәннәр булса кирәк, күңелне сүндереп куйган вакытлар да булгандыр дип уйлыйм. Үз бәяңнең түбәнәюенә китергән яклары бар. Баланы бит аны үсендереп, син моны булдырасың, дип мактап торырга кирәк. Шөкер, мин аның компенсациясен мәктәптә алдым. Анда миңа хөрмәт зур иде.
- Әти-әниегез инде гүр ияләре икән, алар турындагы истәлекләр нидән гыйбарәт?
- Әти дә, әни дә 1932 елгы. Әти Әгъләметдин гап-гади авыл кешесе, балта остасы иде. Алты яшьтә вакытта миннән сораганы истә: «Улым, дөньядагы иң салкын җирнең кайда икәнен беләсеңме?» «Юк», - димен. «Менә алайса гомерлеккә күңелеңә киртләп куй - Оймякон дигән җир ул». Әти бик зиһенле, күп нәрсәне үзлегеннән өйрәнгән, хөрмәткә лаек кеше иде. 70 яшь туларга өч ай кала арабыздан китеп барды. Әнием Саимә безне - биш баланы үстергәндә зур тырышлык куйды. Сыер савучы гына булса да, анда журналистлык сәләте көчле, әйтемнәр белән генә сөйләшә иде. Әнисез калгач, әтидән авыл тарихы турында сөйләтә башладым. Әле шөкер, әти исән вакытта шул мәгълүматны туплый алганмын. Хәзер алар китап булырга әзерләнә. Абыйларым да һөнәрле, кешегә бик кирәкле кешеләр, апа укытучы. Мин исә теленә шайтан төкергән кеше, әле яраталар да бугай.
- Без әнкәйнең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта дигән очраклар булмый калмагандыр?
- Ил авызына кертерлек адымнар бер туганыбыз арасында да булмады. Авылдашлар белән телефоннан сөйләшкәндә дә, бишегез дә тәртипле булдыгыз, шул тәртибегезне югалтмагыз, дигән фикерләр ишетелә. Мактанып куйдыммы?
- Алай да ир туганнар арасыннан бер Сез генә сәхнә-сәнгать юнәлешен сайлагансыз?
- Мәктәптә укыганда тышы ертык китап табып алганым истә - менә карагыз, бу мин язган китап дип, сыйныфташларны алдарга маташам үземчә. Аның ялган икәне билгеле бит инде. Әмма шушы ялганда да рациональ орлык булган. Мин, чыннан да, китап чыгаручы булып киттем. Бәлки, Ходай Тәгалә, гомумән, мине авыл тарихын язар өчен дөньяга яраткандыр? Тәрҗемә китапларым, истәлек басмаларым бар. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр, мәкаләләр яза башладым - кәсепкә әйләнде, шул рәвешле ул һөнәр сайлауга этәрде.
- Әгәр журналистикага бүгенге кебек караш буласын белгән булсагыз, әлеге һөнәрне сайлар идегезме?
- Мин бит әле университеттан соң консерватория тәмамлаган кеше, татар музыкасы сәнгате факультетын тәмамладым. Журналистикада укуыма үкенмим. Барыбер тел белән эшләргә туры килә. Шаляпин әйтә торган булган бит - бер Шаляпин сәхнәдә опера җырлый, икенче Шаляпин залда күзәтеп тора. Шуның кебек бер Кыямов сәхнәдә сөйләсә, икенче Кыямов цензор булып янда басып тора. Җөмлә төзеклеге, кирәкле сүз табу өчен журналистикада укыган елларыма рәхмәтле. Китапларга алыну да шул өлкәне якыннан белү белән бәйле. Россия тарихы буенча хикәяләр китабы - китапларымның беренчесе. Тәрҗемәчелектә үзеңне сынап карау шулай ук миңа ошады. Ә китап чыгуны бала туу һәм диплом алу белән генә чагыштырып була. Аннан соң «Татарстан һәм татар халкы тарихы», үзебезнең район - Чирмешән районы тарихын тәрҗемә иттем. Рифкать Гомәровка багышланган «Моңлы саз, моңлы гомер» дигән китап чыкты. Тәрҗемәчелек эшендә акча эшләү максаты да бар, әмма каләм иҗаты белән зур акча эшләп булмый.
- Мине Сезнең ни өчен җырчы була алмый калуыгыз да кызыксындыра...
- Зөһрә Сәхабиева классында белем алдым, музыка дөньясы белән якыннан таныш. Анда бик теләп, яратып укысам да, җырчы булырга заманы туры килмәде. Базар икътисады җырны әллә нишләтте. Җырчылар һәм җырлаучылар барлыкка килде. Мин андыйларны гаепләмим. Кулыннан килә икән, тормыш көтәр өчен, кеше төрле ысулны да куллана ала. Мин исә телевидение алып баручысы булып калдым. Хәзер инде андый җырчы буларак танылу хаҗәте дә юк - мине болай да беләләр. Алтышар сәгать буе банкетларда концерт куям. Шул миңа бик җитә. Бөтен тавышы булган кешегә дә телевизорга чыгып, киерелеп җырламаса да була бит инде.
- Ә телевидениегә исә Сез башка төрле мәктәп узып килгәнсез һәм тиз арада тамашачы мәхәббәтен дә яуларга өлгердегез.
- Укуны тәмамлаганчы, «Казан» милли мәдәният үзәгенә эшкә чакырдылар. 1997 елда эшкә урнаштым, анда сигез ел эшләдем. 2003 елда телевидениегә Миләүшә эшкә чакырды. Без аның белән икебез дә тормышта нинди - экранда шундый. Мин әлеге сыйфатка Миләүшәдән өйрәндем. Әгәр тамашачы безне ярата, хөрмәт итә икән - әнә шул халыкчанлык һәм уйнамаганыбыз өчен инде ул. Кеше фальшны сөйми.

«Миңа сорау бирегез!»
- Мин Сезнең иртәнге эфирыгызда бер «казус»ны күреп, хәтергә теркәп куйганмын. Сөйләдегез-сөйләдегез дә, шып туктап, Миләүшә апага борылып әйтеп куйдыгыз: «Минеке бетте!»

- Туры эфирда кызык хәлләр һәрвакыт булып кына тора. Хәзер без сезгә сюжетны чыгарып күрсәтәбез дип сөйләгән вакытлар да була. Тапшыру соңыннан, Илдар тәки чыгарып күрсәтте бит, дип шалтыраттылар. Эшли башлаган беренче елларда министрлык белән берлектә билетлар уйната идек. Анда яшь кенә бала лототронны әйләндереп җибәрә дә бер шарны тартып чыгарырга тиеш. Очрашуга министр килгән иде, ә лототронның «авызы» ябылып бетмәгән булган. Бала әйләндереп җибәрүгә, бөтен шар идәнгә чәчелмәсенме! Шуннан министр, хәлдән чыгарга теләп: «Миңа сорау бирегез», - ди икән. Туры эфирны караган кешеләр соңыннан көлеп сөйләде, мин: «Анәңне», - дигәнмен, Миләүшә, кабыргага төртеп: «Шарлар коелды, нишлибез?» - ди икән. Шуннан ничек кирәк алай хәлне көйләп җибәрдек инде - без сөйләшеп утырган кыяфәт чыгарабыз, студиядә кем бар - бөтенесе дә мүкәләп аяк астында шар җыя.
- Андый тәҗрибә вакыт белән генә киләдер?
- Вакытны тоемлый белү сыйфаты булырга тиеш - җаның белән сизә алу, минуты-секунды белән реакцияң булырга тиеш. Көтелмәгән хәлләрдән чыгу өчен тел байлыгың булырга тиеш. Наилә апа Ибраһимова берчак әйткән иде: «Син экспромтка оста, көтелмәгән хәлләрдән иллешәр ел Камал театрында эшләгән артистлардан да остарак чыга аласың». Шул уңай юнәлешкә үзеңне көйли белергә өйрәнәбез инде.
- Ә кемнән күчкән Сезгә юмор хисе?
- Әтидән дә, әнидән дә. Безнең мишәр халкы телчәнрәк, яннан суктырып сөйләү, киная көчле анда. Бер генә мисал - безнең авылда төзүчелек эше модада булды. Хөсәенов Хәниф дигән абзый бригада белән күрше авылларда шабашкада ишек куеп йөри икән. Шулай бер кешегә эшләгәндә, дефект җибәргәннәр болар - ишек туры килми икән. Тизрәк таю ягын карарга кирәк бит инде. Ә хуҗа карап-тикшереп тора боларны. Шунда Хәниф абый әйтә икән: «Егетләр, хәзер ишекне сызабыз - сез теге яктан сызыгыз, мин бу яктан сызам».
- Сезнең үзегезнең дә иртәнге эфирда очсызлы җырчыларга Шекспир шигырьләре белән «сызуларыгыз» да шактый оста килеп чыга...
- Тәнкыйтьне йә болай, йә тегеләй әйтергә кирәк бит инде. Аны җырлаучы аңламый да кала. Юмор белән яшәргә тырышу бик кирәк. Елап җибәрмәс өчен көләм дигән бит әле берәү. Мин хәзер һәр көнем бәхетле, «һәр мизгелем шатлык» дип яшим. Намазга басканчы, минем дә, иртән авыр уйларга бирешеп, уф, бүген шунда барасым, шуны эшлисем бар әле, дип уянган чакларым булды. Хәзер мин андый уйларны якын да җибәрмим. Аннан миңа Д.Карнегиның «Как перестать бояться и начать жить» дигән китабы күп нәрсә бирде. «Лимоннан лимонад ясагыз», - ди автор. Китапта аның сере дә аңлатыла. Бер сәүдәгәр атлар үрчетергә ранчо сатып ала. Ә ул еланнар оясы булып чыга. Сәүдәгәр исә бу еланнар оясына эләгүеннән фаҗига ясамый - елан итеннән консервлар эшләп сата башлый. Аннан еланнар беткәч, атлар үрчетә башлый. Тормышта да шул бит инде - һәр нәрсәдән уңай якны эзләп табарга кирәк.

Үбешү, кочышу гына түгел
- Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...

- Мөршидә белән «Мәгърифәт» газетасында таныштык. Мин өченче курста анда эшли идем инде, ул практика үтәргә килде. Кызлар арасында ыспай гәүдәле, чәшке якалы пәлтәсе өстенә таралып төшкән бөдрә чәчләренә күз беректе бит әй. Ә ул Мөршидә икән! Өч ел аралашып йөрдек тә, мин укып бетергәннән соң өйләнештек. Мөршидә дә укый, мин дә, Иделебез туды. Мөршидәнең әнисе Нурдидә ханымга зур рәхмәт - олы улыбызны ул үстереште. Укуларны тәмамлагач, 10 ел да 10 көн аерма белән икенче улыбыз Ихтыяр туды. Аңарчы тулай торакта яши идек, Ихтыярны бер бүлмәле фатирыбызга алып чыктык. Хәзер дүрт бүлмәледә яшибез, Аллага шөкер!
- Сез хатын-кызны санлап, кадерләп яшисездер кебек.
- Мөршидә алай ук дип уйлап бетерми, ахрысы.. (Рәхәтләнеп көлешәбез.) Гаиләдә пар канат, икең бергә булганда җиңел. Сиңа кыен чакта ул килсә, аның күңеле сүрелгәндә, баш бәласе түгел дип, син тынычландырсаң, тормыш җиңеләеп китә. Гаилә үбешү-кочышулардан гына тормый - әйткәләшкән чаклар да була. Әмма Әлфия Авзалова әйтмешли, соңгы сүзне әйтми калдырырга кирәк.
- Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?
- Бәхет - үзгәләрне изге итеп күр диюдәдер. Кешене үзгәртергә тырышмыйсың икән, эштә дә, өйдә дә җиңел була. Хатын аеручылар, җиңел тормыш эзләүчеләр бар. Бер аерылган ир әйткән иде - беренче хатын - Ходайдан, икенчесе бетерәм дип, өченчесе үтерәм дип килә икән. Шуңа элек-электән татарда гаиләне гомерлеккә дип кору каралган. Нәкъ менә бүген, менә хәзер бәхетле икәнеңне тоярга өйрәнү мәслихәт.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: