16+

Минтимер Шәймиев хатын-кызларга: "Сез булмасагыз, тормыш юк, булмаячак та"

Казанда “Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңү яулаган гүзәл затларны тәбрикләделәр. Котлау сүзләрен Татарстанның Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев тантаналы рәвештә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында яңгыратты.

Минтимер Шәймиев хатын-кызларга: "Сез булмасагыз, тормыш юк, булмаячак та"

Казанда “Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңү яулаган гүзәл затларны тәбрикләделәр. Котлау сүзләрен Татарстанның Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев тантаналы рәвештә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында яңгыратты.

“Хатын-кыз — ана” номинациясендә Наталья Ерофеева, “Хатын-кыз — культура һәм рухият” номинациясендә Ләйсән Усманова, “Хатын-кыз — галим” номинациясендә Энҗе Китаева, “Минем язмышым — минем һөнәрем” номинациясендә Әлфия Байкина, “Хатын-кыз — бизнес-леди” номинациясендә Ольга Айдуганова, “Пенсиягә яңа гына чыгучылар (героиня третьего возраста)” номинациясендә Унеслу Сатыбаева, “Хатын-кыз — ел үрнәге” номинациясендә Ольга Ланцова җиңүче дип табылды.

“Җәмгыятьнең иң зур байлыгы — хатын-кызларда. Халык саны кими башласа, без турыдан-туры Сезне кайгырта, кадерегезне белә башлыйбыз. Сез булмасагыз, тормыш юк, булмаячак та. Җыелышып, күзгә-күз карашып, хәлебезне сизеп, тоеп фикер алырга мөмкинлек тудырган өчен хатын-кызларга зур рәхмәт. Вакыт-вакыт демографик күрсәткечләре кимүе — илнең язмышы. Ирләрнең дә кадерен белеп, матур яшәргә язсын. Бу — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Барыгызга да исәнлек-саулык телисем килә”, — диде котлавында Татарстан Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе 1996 елдан бирле уздырыла. Конкурсны гамәлгә куючы — Региональ “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы. Конкурс өч этапта үтә: муниципаль, зональ һәм республикакүләм. Узган ел конкурста 45 муниципаль район катнашкан, барлыгы 480нән артык гариза кабул ителгән.

2020 елның 7-20 февралендә конкурсның икенче этабы булган. Зона турында 199 кеше катнашкан.

Шулай ук бүген Татарстан Президенты “Ана даны” медаленә ия булган хатын-кызларны тантаналы рәвештә бүләкләде.

“Ана даны — Материнская слава” медаленә: Двинянинова Светлана Сергеевна (Әлмәт районы;) Зарипова Миләүшә Рәхимҗан кызы (Биектау районы); Гайфуллина Гөлнар Фәрсат кызы (Сарман районы) лаек булды.

“Кадерле хатын-кызларыбыз! Булганыгыз өчен рәхмәт. Һәрвакытта чибәр, матур булыгыз. Хатын-кыз, беренче чиратта, әни кеше. Әниләребез — тормышта иң яраткан кешебез. Оныкларыгыз, балаларыгыз, туганнарыгыз өчен сөенеп яшәвегезне телим, алар да Сезне сөендереп торсын, аларның бәрәкәтен, шатлыгын күрергә насыйп булсын. Без Сезнең алда баш иябез. Дөньялар гади генә түгел, тынычлык булуын телим», — диде котлавында Рөстәм Миңнеханов.

“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены: Җаббарова Роза Шәрифулла кызына (Казан шәһәре), “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале Закирова Рузия Идиятулла кызына (Казан шәһәре), “Фидакарь хезмәт өчен” медале: Шиһабетдинова Татьяна Николаевнага (Казан шәһәре) тапшырылды.

 

Чыганак: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading