16+

Мисырга төбәк аэропортыннан очкан 1312 татарстанлының кайтасы калды

Туристлык буенча Татарстан дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Россиядән Мисырга очышлар тыелганнан бирле Татарстанга әлеге ил курортларыннан 2465 кеше, шул исәптән 572 бала белән 11 рейс кайткан.

Ун рейс "Казан" халыкара аэропортына, берсе "Бигеш" аэропортына төшкән.

Бүген 3:05тә Хургададан Казанга "Red Wings" авиакомпаниясенең "RWZ-9926" рейсы кайтты. Анда 209 кеше, шул исәптән 51е балалар. 5:20 дә шул ук борт "RWZ-9925" рейсы белән пассажирларсыз Казаннан Хургадага очты. 4:42дә Шарм-әл-Шәйхтан Казанга «Северный ветер» авиакомпаниясенең "NWS-1948" рейсы әйләнеп кайтты. Анда 222 пассажир, шул исәптән 64 бала. Әлеге борт "NWS-5807" рейсы белән Антальяга китәргә тиеш. Пассажирлар саны аныклана.

4:51дә Казанга Хургададан «КатэкАвиа» компаниясенең "KTK-9626" рейсы төшеп утырды. Бортында 244 пасажир, аларның 73е балалар.

Тагын өч рейс Татарстанга 13 ноябрьдә әйләнеп кайтыр дип планлаштырыла. Әйтик, ул көнне 3:05тә Хургададан «КатэкАвиа» авиакомпаниясенең "КТК-9626" рейсы, ә 5:00дә шул ук шәһәрдән «Северный ветер» авиакомпаниясенең "NWS-1950" рейсы кайтырга тиеш. 23:05тә «Северный ветер» авиакомпаниясенең "NWS-5996" рейсы Шарм-әл-Шәйхтан пассажирларны "Бигеш" аэропортына кайтарырга тиеш.

Фото: wordyou.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading