16+

Мәктәпләр яңа уку елына әзер булачак

Төзүчеләрнең эшләре кызган чак. Мәктәп, балалар бакчаларын яңа уку елына өлгертәсе бар, сырхауханәләр, спорт мәйданчыклары, клубларда планлаштырылган төзелеш эшләрен төгәлләргә дә санаулы вакыт калып бара.

Мәктәпләр яңа уку елына әзер булачак

Төзүчеләрнең эшләре кызган чак. Мәктәп, балалар бакчаларын яңа уку елына өлгертәсе бар, сырхауханәләр, спорт мәйданчыклары, клубларда планлаштырылган төзелеш эшләрен төгәлләргә дә санаулы вакыт калып бара.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә социаль мәгънәгә ия объектлар төзелеше, капиталь ремонт барышы турында сөйләштеләр.

Татарстанда социаль-мәдәни мәгънәгә ия объектлар төзелеше буенча җиде дәүләт программасы эшли. Алар кысаларында объектларда төзелеш эшләре, капиталь төзекләндерү бара. Социаль ипотека программасын җитәкчеләр безнең республикага гына хас дип атады. «2005 елдан алып бу программа кысаларында 350 меңнән артык кеше фатирлы булды. Мондый программа башка бер төбәктә дә юк», – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Клублар
Зәй районының Сәвәләй авылы клубын да нәкъ менә дәүләт программасы кысаларында төзекләндергәннәр. «Күптән көтелгән яңа мәдәният йортын күргәч, сөенечтән еладык хәтта», – ди Сәвәләй мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Бутяева. Хәзер клубның ишеге бикләнгәне юк. Бергәләп төрле бәйрәмнәр уздыралар, гореф-гадәтләрне, йолаларны барлыйлар.

– Авыл халкы өчен уңайлы шартлар тудыру, мәдәни, иҗади яктан сала кешесенең мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү максатында, 2012 елдан бирле күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзү программасы эшли. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, 257 авыл клубы сафка басты. Былтыр 31 мәдәният объекты салынды. Быел исә 281,89 миллион сумлык 28 объектны куллануга тапшырырга җыенабыз, – ди Илшат Гыймаев.

Бүген исә Зәй, Мамадыш, Кайбыч, Чүпрәле районнарында күпфункцияле үзәк төзелешләре төгәлләнеп килә.

Сырхауханәләр, ФАПлар
Тынычлык бистәсе халкы, зур түземсезлек белән, 11нче балалар шәһәр сырхауханәсе филиалының капиталь ремонттан соң ачылганын көтә. Бинада төзелеш эшләре инде төгәлләнгән. Сырхауханәне җиһазландырасы, эчке эшләрне тәмамлыйсы гына калган. Яңа бинадан бигрәк, халык: «Сырхауханә филиалында прививка ясату мөмкинлеге дә булдырылачак», – дип сөенә. Моңа кадәр әти-әниләргә балаларын шактый ерактагы Авангард урамындагы сырхауханәгә йөртергә туры килгән. Капиталь ремонт нәтиҗәсендә пациентлар өчен әнә шундый яңа мөмкинлекләр ачылачак.

Медицина объектларын төзекләндерү программасы 2012 елдан бирле эшли. Былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сырхауханәләрне төзекләндерүгә игътибар бирергә кушты. Беренчел звенога караган биналарны ремонтлау өчен ике ел вакыт билгеләнде. Быел исә сәламәтлек саклау өлкәсендәге 55 объект салырга һәм 7 медицина учреждениесен капиталь төзекләндерергә, өстәмә җиһазландырырга уйлыйлар. Моның өчен дәүләт бюджетыннан 330 миллион сум акча каралган.

Ветеринария объектлары
Илшат Гыймаев әйтүенчә, 2013 елдан авыл җирендә мал-туарларга уңайлы шартлар тудыру, аларны дәвалау, төрле авыруларны кисәтү максатында, ветеринария объектларын төзекләндерү буенча махсус программа эшли башлаган. «2017 елда барлыгы 41 бина төзекләндерелде. Быел исә 50 миллион сумлык 46 объектны яңарту күздә тотыла», – ди Илшат Гыймаев.

Спорт биналары
Министр урынбасары сүзләренчә, спорт мәйданчыклары, чаңгыда шуу базаларына ихтыяҗ зур. Алар кешегә спортка якынрак булырга ярдәм итә. 2013 елдан бирле республикада халыкка файдалы ял итү, сәламәт яшәү, спорт белән шөгыльләнү, күңел ачу өчен универсаль спорт мәйданчыклары төзелә башлады. Программа кысаларында барлыгы 791 спорт мәйданчыгы, 11 модульле чаңгы базасы төзелгән. Быелга исә 97 яңа спорт мәйданчыгы ачылыр дип көтелә. Шулай ук бар уңайлыклары тудырылган, җиһазландырылган 16 чаңгы шуу урыны да барлыкка киләчәк.

Авыл җире өчен заманча бассейннар әле кайчан гына могҗиза булып санала иде. Бүген исә күп районнарда авыл халкы рәхәтләнеп суда йөзә, бассейнда су спорты белән шөгыльләнә ала. Әле күптән түгел генә Президент Рөстәм Миңнеханов республика районнарында җиде бассейн ачты. Тиздән Алексеевскидагы универсаль спорт залын да төзекләндереп бетерәчәкләр.

Мәктәпләр, балалар бакчалары
«Бәләкәч», «Юл картасы», «Торак», «Авыл территорияләрен үстерү»... Әлеге программалар кысаларында барлыгы 30 705 урынга исәпләнгән 203 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелгән. Балалар бакчасына чират шулай да бар әле. Быел ачылачак 8 объект тагын 1125 балага бакчага бару мөмкинлеге бирәчәк. Югары Ослан районының Түбән Моркваш авылында балалар бакчасы инде әзер. Төзелеш эшләре тагын биш районда, Арча һәм Казанда дәвам итә. 2018-2019 елга 8257 укучыга исәпләнелгән 12 мәктәп ачылыр дип көтелә. «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен дә күңелле яңалык – быел 1 сентябрьгә анда меңнән артык бала сыйдырышлы яңа мәктәп ачылачак. Моннан тыш, быел барлыгы 28 мәгариф учреждениесе яңартылачак. 94 балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Бу максатларда барлыгы 2 476 миллион сум акча каралган. «Быел төзекләндерелеп бетәргә тиешле мәктәпләр яңа уку елына өлгертеләчәк», – дип вәгъдә итте Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалыгы программаларын эксплуатацияләү һәм гамәлгә ашыру буенча идарә җитәкчесе Айрат Галләмов.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading