Шәһри Казан

Мәктәпләрдә кәгазь эше кайчан кимер?

Бүген укытучылар хисап эш­ләренә күмелеп утыра. Алар салым инспекциясеннән башлап Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кадәр булган төрле ведомстволарның мөрәҗәгать-сорауларга җавап әзерләп утыра.

Ә чынлыкта мөгаллимнәр бары тик дүрт төрдәге документ: көндәлекләр һәм сыйныф журналлары, эш программасы һәм тематик планнар тутырырга тиеш. Һәм моны Хезмәт кодексында аерым билгеләп тә куярга кирәк. Россия мәгариф министры Ольга Васильева Дәүләт Думасында Парламент тыңлауларында шул турыда әйткән.

Реклама

Министр әйтүенчә, укытучылар хәтта «боз сөңгеләре фотоларын җибәрергә», «мәктәп ишегалдында күпме агач утыртылганын хәбәр итәргә», «катнашучыларның санын – малайларны аерым һәм кызларны аерым күрсәтеп язарга» ише мәгънәсез сорауларга да җавап язып утыра. Укытучыларны мондый таләпләрдән арлау өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы методик тәкъдимнәр эшләп, шуларны Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр итеп кертергә өметләнә.
Ольга Васильева укытучыларның саны җитмәү проблемасына да тукталган. Педагогик югары уку йортларын тәмамлаучыларның яртысы гына мәктәптә эшли икән. Авыл җирендә исә мөгаллимнәрнең 21 проценты предметларны үз профиле буенча укытмый. 300дән артык физик культура укытучысы информатика да укыта икән. Бу да балаларга сыйфатлы белем бирергә комачаулый.

Министр яшь белгечләрнең мәктәпкә эшкә бармавын артык хисап­лардан һәм хезмәт хакы буенча билгесезлектән курку белән дә аңлата. Тагын бер сәбәбе – практика җитмәү. Белем бирү стандарты уку курсының 50 сәгате генә практика булырлык итеп төзелгән. Әлбәттә, моңа юл куяр­га ярамый һәм моның белән нәрсәдер эшләргә кирәк, дигән министр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: