16+

Мөмкинлекләрнең чиге юк: 1 декабрьдән инвалидлар декадасы башлана

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.

Мөмкинлекләрнең чиге юк: 1 декабрьдән инвалидлар декадасы башлана

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.

Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыга алмаучылар янына социаль хезмәткәрләр барып, аларның өйләрен җыештыра. Кичә Казан Ратушасында II «Игелекле Казан» Бөтенроссия форумы да старт алды.

Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Андыйлар турында без әледән-әле үзебез дә газета битләрендә язып торабыз. Шундый геройларыбызның берсе – коляскада хәрәкәт итүче көчле һәм олы йөрәкле ханым Миләүшә Зарипова әнә үзе дә, дусты белән бергәләп, «Киртәләрсез» дип аталган иҗтимагый оешма ачкан. Һәм 2 декабрьдә ул инвалидлар өчен зур хәйрия чарасы уздырмакчы була. 

– Биш-алты сәгатькә планлаштырылган чарага өйләреннән чыга алмаган, чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булган 30лап кешене чакырырга тырыштык. Монда инвалид арбасында хәрәкәт итүчеләр дә, церебраль паралич диагнозы куелган кешеләр дә, төрле хәлләрдә аякларын югалтучылар да бар. Чынлыкта безгә мөрәҗәгать итүчеләр бик күп иде, ләкин банкет залына барысын да сыйдырып бетереп булмас шул. Мул табын артында аларга концерт программасы, төрле мастер-класслар оештырылачак. Теләге булганнарга үзләренә дә җырлау, фотозонада фотога төшү мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, Казаннан һәм районнардан килүчеләргә бүләкләр дә әзерләдек. Тамада чакырдык, тере музыка да булачак, – диде Миләүшә Зарипова. 

Армиядә казарма җимерелеп, аяксыз калган, әмма үзен югалтмаган, тормышта һәм спортта зур уңышларга ирешкән Рөстәм Нәбиев тә күпләр өчен үрнәк булып тора. Бүген ул блогер буларак та мәгълүм. 

– Блогларым аша минем хәлдәге кешеләргә дә тормышның ничек рәхәт һәм мавыктыргыч була алганын аңлатасым килә. Бәлки сәламәт кешеләргә дә файдам тияр. Ике аягы, ике кулы булганнар да, төшенкелеккә бирелеп, тормыш ямен таба алмый. Андыйларны аңламыйм. Яшәве бит шундый рәхәт! – дигән иде ул журналистыбызга. 

Шулай ук күптән түгел без юл һәлакәтенә юлыгып инвалид калган, ләкин югалып калмаган көчле рухлы Раил Галиәкбәров турында да язган идек. Ул да киртәләрнең башта гына булуын әйткән иде.

– Кеше сау-сәламәт булып та югалып калырга мөмкин. Минем исә дусларым бөтен җир шары буенча таралган, дисәң дә була. Әти-әнием, гаиләм бар. Кунакларга, бассейннарга йөрибез. Киртәләр башта гына ул. Шуны алып атарга һәм барысы да яхшы булачагына ышанырга кирәк, – дигән фикердә тора Раил.

фото - Раил Галиәкбәров шәхси архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading