16+

«Мондый музей Россиядә дә юктыр»

Кайбыч районының Олы Подберезье авылында икмәк игү тарихына һәм көндәлек авыл тормышына багышланган яңа музей комплексы ачылды. Аның ачылыш тантанасын махсус Авыл көненә туры китергәннәр иде.

«Мондый музей Россиядә дә юктыр»

Кайбыч районының Олы Подберезье авылында икмәк игү тарихына һәм көндәлек авыл тормышына багышланган яңа музей комплексы ачылды. Аның ачылыш тантанасын махсус Авыл көненә туры китергәннәр иде.

 

Музейны булдыру инициативасы белән шушы авылда туып-үскән, агроном, авыл җитәкчесе, колхоз рәисе булып эшләгән, Тәтеш районын җитәкләгән, хәзерге вакытта Чувашиянең Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле Петр Чекмарев чыккан. Идея авторы гына булып калмыйча, аны төзеп куюда зур тырышлык куйган кеше ул. Музейны ТАССРның 100 еллыгына багышлап ачтык, диде Петр Чекмарев.

Кайбычта 2019 ел – Музейлар елы дип игълан ителгән. Апрель аенда Олы Кайбычта Туган якны өйрәнү музее ачылган. ТАССРның беренче халык артисты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Галия Кайбицкаяның бай мираслы музее эшләп килә. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтүенчә, Кайбыч тагын бер музейга баеды.

– Республикада ике-өч җил тегермәне бар, Олы Подберезье авылының берүзендә исә ике шундый тегермән. Алар икесе дә эшләп торачак. Рус авылы булгач, музейда рус халкы тормышы чагыла. Музей комплексы бай коллекциягә ия, мондагы экспонатлар Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бармы икән дим. Төзелеп килә торган җил тегермәне әле эшләнеп бетмәгән. Әмма проекты буенча ул Россиядә иң биек җил тегермәне булачак. Биеклеге 24 метр булыр дип көтелә, прототибы Самара өлкәсендәге тегермәннән алынган. Икенче җил тегермәне XVIII гасырдан калган, аны Чувашиядән табып алып кайтканнар. Бу тегермән сипләтелгән, ишекләре, араталыклары яңартылган, – дип сөйләде ул.Музей комплексында өченче электр тегермәне дә бар, ул өч катлы итеп эшләнгән, аның эчендә дә шактый экспонатларны күрергә була, шунда ук ресторан урнашачак. Биредә 100дән артык самавыр, 200ләп ат кыңгыравы бар. Алар барысы да Петр Чекмаревның шәхси коллекциясеннән. Дөрестерме-юкмыдыр, бер кыңгырау хәтта язучы Лев Толстой йөргән атка тагылган булган.

Музейда борынгы туку станогы, күмер үтүкләре, кер бәләге, керосин лампалары, патефоннар һәм башка бик күп әйберләр урын алган.

Икмәк музее аерым игътибарга лаек, андагы экспонатлар арасында борынгы замандагы иген игү коралларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр кулланылган техника урын алган. Икенче бер корылмада зур итеп мич чыгарып куйганнар. Анда борынгы рецептлар буенча икмәк, коймак та пешереп ашарга була.

– Экспонатлар бөтен Россия буенча җыелды. Музей алга таба да баетылачак, яңа коллекцияләр белән тулыланачак, – ди музей булдыру идеясе авторы.
Комплексның ишегалды хәйран зур. Анда ел саен, сәхнә куеп, Авыл көнен бәйрәм итәргә җыеналар. Олы Подберезьеда ел да Троица бәйрәме алдыннан авылдашлар җыелып бәйрәм итү традициясе яши икән.

Музейны ачу тантанасында илнең берничә төбәгеннән: Ульяновскидан, Чувашия, Псков, Тула, Рязань, Костромадан кунаклар бар иде. Музейга, ачылышы белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, алар биредә урын алачак. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та килде. Ул билгеләп үткәнчә, музей ачылышы авыл тарихына зур вакыйга буларак кереп калачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading