Шәһри Казан

Мөселман кинофестиваленең иманын ныгытырга вакыт

Мәдәни Казан бу көннәрдә янә ел буе көтеп алган вакыйгаларның берсе - Казан халыкара мөселман кинофестивале белән яши. Инде җиденче ел узган кинофорумны чәршәмбе кичендә купшы ачылыш тантанасы башлап җибәрде. Шулай да ел саен кайнар бәхәсләр объекты булып килгән бер тема - фестивальнең чыннан да «мөселман» булуы-булмавы янә калкып чыкты....

Реклама


«Дин түгел, мәдәният»
Фестивальнең ачылышына кадәр ТР Мәдәният министрлыгында матбугат очрашуы узды һәм анда катнашкан жюри рәисе Владимир Хотиненко һәм фильмнарны сайлап алу җитәкчесе Сергей Кудрявцев нәкъ менә фестивальнең мөселман үзенчәлеге турында сөйләштеләр дә. Владимир Хотиненко чыгышыннан аңлашылганча, фестивальнең милли яки дини ягы түгел, ә мәдәни ягы әһәмиятле. «Мөселманлык аерым мәдәният һәм әхлак законнары булып тора», - ди Хотиненко.
Сергей Кудрявцев исә әлеге кинофорумның мөселман фестивале булуы андагы фильмнарны төшерүчеләр, анда уйнаучылар мөселман булырга тиеш дигән сүз түгел әле дип саный.
Журналистлар Казан фестиваленең дәрәҗәсе турында кызыксынды һәм башка фестивальләр белән чагыштырды. Ике спикер да фестивальнең дәрәҗәсен түбән яки югары дип әйтмәде. Кудрявцев фикеренчә, ул исемнәр белән түгел, ә үзенең картиналары белән әһәмиятле. Хотиненко исә фестивальнең билгесез фильмнарны күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек булуын әйтеп узды.
Фестиваль барышында җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләрнең берсе - чарада Татарстан фильмнарының аз катнашуы. Мисал өчен, быел фестивальдә бары бер фильм карала. Анысы да рус телендә. Кудрявцев моны Татарстанда картиналарны аз төшерүдән күрә.
Фестивальнең ачылыш тантасында игътибар үзәгендә - гадәттәгечә, кызыл келәм һәм аның буенча узучы кунаклар. Бу юлы анда Армен Джигарханян, Оскар Кучера, Кирилл Сафонов, Лидия Федосеева-Шукшина, Дмитрий Дюжев, Орнелла Мутины күрергә була иде.
Татарстан вәкилләреннән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, мөфти Равил Гайнетдин, режиссерлар Мансур Гыйләҗев, Марат Ганиев, Сергей Киатров күренде.
Ә фестивальгә «мөселманлык» төсмерен биреп торган бердәнбер кунаклар - Мисыр, Сүрия, Иран һәм Үзбәкстан кинематографчылары бөтенләй игътибарсыз калды…

Кунак булсаң, тыйнак бул
Ачылыш тантанасын Рузил Гатин һәм актриса Ольга Кабо алып барды. Әлбәттә, Кабо - танылган йолдыз һәм искиткеч чибәр. Ләкин әллә аңа оештыручылар мөселман кинофестиваленә киләчәген хәбәр итмәгәннәр, әллә ул аңа игътибар итмәгән: йолдыз сәхнәдә үзен тиешенчә тыйнак тотмады, тамашачылар янына чыккан Армен Джигарханянны үбүләргә «күмәргә» тотынды. Җитмәсә, куллары, җилкәләре ачык күлмәк киеп килгән. Сүз уңаеннан, әлеге телейолдыз үз карьерасын секс-символ буларак башлаган, шуңа күрә аның әлеге Казан фестиваленә килешү-килешмәве шикле иде. Италия кунагы, танылган актриса Орнелла Мути да үзе уйнаган һәрбер кинофильмда эротик сәхнәдә катнашмыйча калмаган. Ә кинода ул аз уйнамаган - «Италиянең иң сексуаль әбисе» Мути башкарган рольләр саны буенча Гиннессның рекордлар китабына да кергән. Шулай да әлеге йолдыз ябык, тыйнак күлмәк киеп, Казан тамашачысына ихтирам күрсәтте, кыска гына сүз әйтеп, рәхмәтләр белдереп, сәхнәдән төшеп китте.
Россия телевидениесе һәм киносы йолдызлары Оскар Кучера, Кирилл Сафонов, Кристина Асмус һәм Ивар Калнынышның чыгышлары да шул ук Россия каналлары тапшыруларындагы чыгышлардан бик аерылмый һәм мөселман кинофестивале кунакларына туры килми иде.
Шулай да фестивальнең оештыручыларын да аңларга була: бүгенге тамашачының игътибары нәкъ менә шундый йолдызларга төбәлгән бит, аларсыз фестивальне танытуы авыр. Ләкин Казан халыкара мөселман кинофестиваленең үзенчәлеге дә шул булырга - ул нәкъ менә мөселман әхлагын пропагандаларга, кешеләрнең игътибарын ислам дөньясы белән таныштыруга юнәлергә тиеш. Һәм моның киноларда гына түгел, тантана сәхнәләрендә, оештыру мизгелләрендә дә чагылуы зарури. Ләкин, күрәбез ки, фестивальнең исеме һаман да җисеменә туры килми, аңа «иманын ныгытыр чак җиткән».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: