16+

Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл: «Христиан соборына нигез салу тантанасында мөселман руханиларының да катнашуы кайда булган хәл?»

Бүген Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу вакыйгасы булды.

Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл: «Христиан соборына нигез салу тантанасында мөселман руханиларының да катнашуы кайда булган хәл?»

Бүген Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу вакыйгасы булды.

Аңа кадәр "Благовещение" соборында Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл җитәкчелегендә бәйрәм литургиясе үтте, соңыннан "Богородица" монастырена кадәр хач йөреше уздырылды. Чарада ун меңнән артык кеше катнашты.

Казан Изге Ана иконасы соборы элеккеге урынында - "Богородица" монастыре комплексы территориясендә торгызыла. Күпмилләтле һәм күпконфессияле Татарстан өчен православие соборын торгызу мөһим вакыйга. Аның Болгар ислам академиясен төзү белән бергә алып барылуы символик мәгънәгә ия. Хәтерләсәгез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның 4 ноябре - Халык бердәмлеге көнендә «Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу турында»гы указга кул куйды. Әлеге указ республикада мөселманнар һәм православие вәкилләренә хөрмәтнең бертигез күрсәтелүенә ачык мисал. Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләре үзара дус-тату яши. Алар арасындагы бердәмлек республика үсешенең нигезе булып тора.

Собор нигезенә истәлек ташы салу вакыйгасында катнашкан Россия Президентының Идел федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич сүзләренчә, төрле милләт кешеләре яшәгән Татарстан Республикасы бөтен дөньяга толерантлык үрнәге булып тора.

- Христианнар өчен мөһим булган, тарихи әһәмияткә ия соборны торгызу ул дәүләтнең нигезен, православиене, патриотизмны ныгыту, - дип белдерде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Казан Изге Ана иконасын илебездә генә түгел, бөтен дөньяда хөрмәтләүләрен ассызыклап үтте.

- Даны еракларга таралган соборны торгызу ул тарихи гаделлекне кайтару. Без ата-бабаларыбыздан килгән мирасны сакларга, аны кадерләргә, киләсе буыннарга калдырырга тиешбез. Собор төзелешенә ярдәм иткән бөтен кешегә дә рәхмәтемне җиткерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл да республикада төрле милләтләрнең үзара дус яшәвен билгеләп үтте.



- Христиан соборына нигез салу тантанасында мөселман руханиларының да катнашуы кайда булган хәл? Мин бик күп илләрдә булдым, беркайда да мондый картинаны күрмәдем. Бу фәкать безнең Россиядә генә. Без шуның белән дә көчле. Без - төрле конфессия кешеләре - үзара дус яшәргә өйрәндек. Православие һәм мөселман гыйбадәтханәләрен бер үк вакытта төзү Татарстанда бер традициягә әверелде. Республика җитәкчелеге традицион конфессияләрнең бөтен башлангычына теләктәшлек күрсәтә, - дип, ул җитәкчелеккә рәхмәтен белдерде.



Сүз уңаеннан: Республика халкы Болгар ислам академисе белән Казан Изге Ана иконасы соборы төзелешенә 125 миллион сум акча күчергән. Хәйрия акчасын Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша да күчеррегә була. Әлеге хезмәт 20 июньдә эшли башлады. Шул көннән 18 июльгә кадәр 413 мең сум акча портал аша килеп ирешкән. Объектлар төзелешенә акчаны махсус ачылган счетларга да күчерә аласыз.

«Болгарская исламская академия»
ИНН/КПП 1655069125/165501001
ПАО "АК БАРС" Банк
Р/Сч 40603810900029000245
к/сч 30101810000000000805
БИК 049205805

«Собор Казанской иконы Божией Матери»
ИНН/КПП 1655069125/165501001
ПАО «АК БАРС» Банк
Р/Сч 40603810600028000245
к/сч 30101810000000000805
БИК 049205805


Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading