16+

Халык синоптигы: «Кыш 20 мартка кадәр сузылачак»

Башкортстанда беренче кар яварга да өлгерде. Ә Мәскәүдә җәй җитте, анда һава температурасы 20 градуска кадәр күтәрелде.

Халык синоптигы: «Кыш 20 мартка кадәр сузылачак»

Башкортстанда беренче кар яварга да өлгерде. Ә Мәскәүдә җәй җитте, анда һава температурасы 20 градуска кадәр күтәрелде.

Табигать тә акылдан язып ала, күрәсең. Бездә дә көннәр, шөкер, матур тора. Халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев әйтүенчә, җәй соңга калып килгәнгә, кыш та соңга кала. Беренче кар әлегә күренмәде, сынамышлар буенча, беренче кар төшеп алты атна үткәч чын кыш җитә. Ул вакытка чияләр дә яфракларын коеп бетерергә тиеш.

– Элекке елларда беренче кырау август ахырында төшә иде, быел ул да 10 сентябрьгә калды. Кырау бик көчле иде, бу кышның суык буласына бер ишарә. Кыш соңга калгач, ул сузылачак. 20 мартка кадәр кыш булыр дип уйлап торам. Декабрь җылы булачак, ә гыйнварда озакка сузылган салкыннар көтелә. Кары да әйбәт булыр кебек, – диде ул безгә.

5-15 декабрьдә җылытып алачак икән, моны халык телендә агач сарысын чыгару дип әйтәләр.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading