Парламент трибунасыннан милләтеңне яклап чыгыш ясау Сабан туенда җырлап-биеп йөрү генә түгел шул... Монда һәр сүзең үтемле һәм ышандыру көченә ия булырга тиеш. Һәрхәлдә, Закиров бу юлы үз вазифасын тиешенчә башкарып чыкты.
– Бу көннәрдә миллионлаган милләттәшебез Татарстанга карап тора, теләктәшлек белдерә. Бу җаваплылыкны тоеп, без бүген җитди карарлар кабул итәргә тиеш, – дип, каршында утырган депутатларга мөрәҗәгать итте ул. Татарча аңламаган депутатлар, колакчыннар киеп, чыгышның тәрҗемәсен тыңлады.
Трибуна янына икенче булып парламент аксакалы – Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыкты. Аның чыгышы да колакларны торгызды. Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты туган телләрне укучыларның һәм аларның әти-әниләренең ихтыяҗын истә тотып укытырга тәкъдим итә. Разил Вәлиев фикеренчә, әгәр мәгариф системасы эше укучыларның һәм аларның әти-әниләренең ихтыяҗларына нигезләнеп кенә алып барылса, кемдер – математикадан, икенче берәү – физикадан, өченчесе укудан бөтенләй баш тарткан булыр иде инде.
Разил Вәлиев сессия үтә торган залда Президент кәнәфиенең буш булуына игътибар итте. Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов ул көнне Мәскәүдә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев белән очрашты.
– Матбугат аша күреп һәм тоеп торабыз, Дәүләт Советы белән Президентны телне саклау юнәлешендә җитәрлек дәрәҗәдә эшләп җиткермәгән өчен еш тәнкыйтьлиләр. Бу сорауны чишүдә Президентыбызның, аның Россиядәге дәрәҗәсен дә истә тотып, күбрәк көч куюын өмет итәргә хакыбыз бар. Ә депутатлар һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкының конституцион хокукларын үтәүне даими контрольдә тотарга тиеш, – дип кистереп әйтте ул.
Аннан соң трибуна янында тагын бер халык хезмәтчәне – Татарстандагы чуваш милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Дмитрий Самаренкин пәйда булды. Аның әйтүенчә, милләтләрне телсез калдыруны күздә тоткан закон проекты турында ишетеп, соңгы ике атнада аңа бик күп милләттәшләре мөрәҗәгать итә, бертуктаусыз шалтырата башлаган.
– Үземнең һәм башка коллегаларымның фикерен ирештерәсем килә: бу закон проекты юньлегә илтми. Ул безне телебездән, димәк, милләтебезнең киләчәгеннән дә яздыра. Дәүләт Советы бу закон проектына катгый рәвештә «Юк!» дип әйтергә тиеш, – диде.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, депутат Ирек Шәриповның чыгышы чагыштыруларга бай булды. Аның әйтүенчә, кайчандыр коллык та, холокост та, Сталин чорындагы репрессияләр дә законлы булган, әмма законнар һәрчак гадел булмаска да, алар хакимият тарафыннан көчләп тагылырга мөмкин. «Безнең законнар сыйфатлы һәм гадел булырга тиеш. Ә бу закон проекты Россия Федерациясендәге йөзләгән халыкка карата гадел түгел», – диде.
– Без чүпне космоска да җибәрә, океанга да батыра алмыйбыз. Алга таба да җыя алмыйбыз. Россия һәм Татарстан чүпкә баткан. Урманнар, кырлар, хәтта авыллар тирәсендәге корып беткән елгалар да чүплеккә әйләнгән. Үләксә базларын да тәртипкә саласы бар, – диде парламент башлыгы.
Аның фикеренчә, бүгенге көндә калдыкларны юк итү технологияләре арасыннан иң яхшысын сайлап алырга кирәк.
Экология комитеты рәисе Таһир Хадиев әйтүенчә, федераль закон шәһәр, район үзәкләре кебек торак пунктларда чүпне юк итә торган завод төзүне тыймый. Шулай булгач, депутатларның күпчелеге Прокофьевның закон проектын кире какты.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 438863-7 номерлы Федераль закон проекты буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга мөрәҗәгате
Хөрмәтле Вячеслав Викторович!
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 438863-7 номерлы федераль закон проекты кертелде. Закон проектында Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү – ихтыяри нигездә, ә туган телләрне өйрәнү укучыларның һәм аларның ата-аналарының ихтыяҗларын исәпкә алып гамәлгә ашырыла дип билгеләнә.
Комментарийлар