16+

Мюнхенны да уздырачакбыз

Казанда ел ахырына паркингларда автомобильләр өчен 5,5 мең урын булдырылачак. Шул рәвешле без 4,5 мең урынлы автопаркинглы Мюнхен шәһәрен дә артта калдырачакбыз.

Мюнхенны да уздырачакбыз

Казанда ел ахырына паркингларда автомобильләр өчен 5,5 мең урын булдырылачак. Шул рәвешле без 4,5 мең урынлы автопаркинглы Мюнхен шәһәрен дә артта калдырачакбыз.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, дүрт паркинг Универсиадага кадәр үк ачылачак. Болар: Беломор - Челюскин урамнары киселешендәге, Кави Нәҗми урамындагы, Чистай урамында «Татнефть-арена» спорт комплексы янындагы һәм «Казан-1» тимер юл вокзалы каршындагы корылмалар. Универсиададан соң «Авиатөзелеш» метро станциясендәге, Тукай мәйданындагы, Лазарев урамындагы, Мәскәү - Камал урамнары киселешендәге паркинглар төзелеше ахырына җиткереләчәк. «Корстон» кунакханәләр челтәре тарафыннан Горький исемендәге мәдәният-ял паркы каршында төзелүче җир асты паркингының бер өлеше 1 июльгә тапшырыла, ә тулысынча ачу 3 нче кварталга билгеләнгән. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Горький паркы каршындагы мемориаль комплекс төзекләндерелеп, үз урынында кала.
К.Маркс - К.Фукс урамнары киселешендә планлаштырылган паркинг төзелешенә әлегә инвестор табылмаган. Островский урамының «Б» кварталында «Сувар-Казан» предприятиесе башкарган паркинг төзелеше туктап калган. Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләгәнчә, ташламалар булуга карамастан, инвесторлар паркинглар төзелешенә алынырга атлыгып тормыйлар. Фәкать Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән сорагач кына эре компанияләр Универсиадага 15 паркинг төзергә алынган.
Казандагы инде гамәлдә булган паркинглар 50 процентка гына файдаланыла. Мэр Илсур Метшин: «Шәһәр үзәгендәге паркинглардан бушлай файдалану турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Паркингта бер автоурын төзү машина бәясенә төшә», - дип искәртте.
Казандагы Театр урамында һәм Сәетгалиев мәйданында калдырылган автомобильләр өчен акча түләтүне гамәлгә кертү ниятләнелә. Илсур Метшин: «Мәскәүдә урамда куеп калдырылган машина өчен сәгатенә 50 сум түлисең. Кеше паркингка керергә теләми икән, рәхим итеп, җәмәгать транспортында йөрсен, тиешле урынына илтеп җиткерербез», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading