16+

Ни өчен эчүчеләр кими, ә эчеп үлүчеләр арта?

Эшсезлек, билгесезлектән интеккән, күңелгә ятышлы шөгыле булмаган очракта кеше нишли? Көчсезрәкләре аракыга ябыша, юанычны шуннан эзли.

Эшсезлек, билгесезлектән интеккән, күңелгә ятышлы шөгыле булмаган очракта кеше нишли? Көчсезрәкләре аракыга ябыша, юанычны шуннан эзли.

Үзәктән читтә булган төбәкләрдә эчкечелекнең чәчәк атуына, шуның аркасында үлем-китемнең күп булуына аптырыйсы юк. Әлеге исемлектә Чукотка белән Магадан беренчеләрдән бара. «Дөнья чите», «эч пошыргыч төбәк»ләр булганга шулай икәнлеге аңлашыла, әмма исемлектә алардан соң Мәскәү белән Питерның әйләнә-тирәсе бара. Түбән Новгород, Ярославль, Иваново, Тверь, Тула, Владимир – болар географиянең кырые түгел, тормыш дәрәҗәсе югары, эчүчелектән кырылган халык саны да түбән булырга тиеш кебек. Әмма чынбарлык киресен сөйли.

Рәсми статистика халыкның елдан-ел айный баруын берничә ел хәбәр итеп килә. Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы 13 елда Россиядә алкоголь куллану 43 процентка кимегән. Моның белән килешмичә дә булмый, ике кешенең берсе ЗОЖ укый, кая карама – чаңгы таякларын тотып скандинав йөреше белән мәш киләләр, һәвәскәр марафончылар, төнге йөгерешчеләр, ит ашамау­чылар, ризыкны бөтенләй пешермичә генә кулланучылар бар. Боларның бөтенесе Мәскәү белән Питер тирәсендә юк, күрәсең? Ни сәбәпле эчкечелектән үлем-китемнәр бик күп? Тулаем алганда, Россия әлеге күрсәткеч буенча дүртенче урында бара, беренче өчлектә Литва, Молдова һәм Белоруссия. Әмма кайбер төбәкләр бу илләрне әллә кайда калдырып китә. Аларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган газеталарны китереп җиткермәгәннәрме, халыкта үз гомерләре өчен җаваплылык хисе юкмы? Югыйсә анда бит мәдәният, тарих, кремль-монастырьлар, ә халык аракыдан кырыла. Бөтен гаеп аракыда гынамы икән? Чукотка белән Магаданда җан башына елына 20 литр спиртлы эчемлек сатылса, Мәскәү тирәсендә шуның яртысы да юк, ә үлем-китемнәр ике тапкыр­га күбрәк. Кайбер төбәкләрдә аракы сатылу ил буенча уртача күрсәткечтән артмый, ә шуның аркасында бакыйлыкка күчүчеләр тагын да күбрәк. Сәбәбе нәрсәдә?

Ике башкала тирәсендә генә халык «фунфырик»ларны үз итмәгәндер инде. Хәзер кибетләрдә күпләп сатыла башлаган көмешкә куу аппаратларында да түгелдер сәбәп (бу хәзер модага да кереп киткән, имеш). Ә үлгәнче эчү өчен алкоголик булырга да кирәкми. Шул ук статистика махмырдан яки аракы эчү аркасында барлыкка килгән авырулардан якты дөнья белән хушлашучыларны гына исәпләми, ул үз эченә исерек килеш юл-транспорт һәлакәтләренә очрау, су керү, агулану очракларын да ала. Үлемгә китерүче сәбәп арзанлы, сыйфатсыз эчемлектә генә дә түгел, бу бәла хәллерәкләрне, байларны да читләп үтми. Аларның соңгы юллары кыйммәтле шешәләрдән түшәлгән булырга мөмкин. Берәүләр эч пошканнан эчсә, икенчеләрендә кризис яки уңышсыз геннар баш калкыту шул дәрәҗәгә җиткерә.

Исерткеч эчемлекләр аркасында үлем-китем дәрәҗәсе бик түбән яки бөтенләй булмаганнар исемлегендә Чечня, Әстерхан, Ростов һәм, ни гаҗәп, әлеге дә баягы Магадан беренчеләрдән бара. Магаданда эчүен күп эчәләр, әмма якты дөнья белән хушлашучылар аз. Әллә сыйфатлысын кулланалар, әллә җаен белеп эчәләр микән? Үзләре ясаган шәрабны уртлап утырырга яраткан молдованнар – эчү буенча дөнья­да беренчеләрдән, әмма алар озын гомерле. Европаның башка илләре дә эчү буенча кимен куймый, әмма исерү үзмаксат булмагач, алар бу әңгәмә барышында һәм күп очракта бар-рестораннарда башкарыла торган гадәт. Бездә исә, гадәттә, халык бераз кәгеп алганнан соң гына җаны актарылып китеп сөйләшә башлый. Менталитет та, мәдәният тә башка. Көнбатышның күп нәрсәсен күчереп, алардан кабатларга өйрәнеп барабыз, әле алар төсле адәмчә генә эчәргә дә өйрәнәсе бар. Йә булмаса японнар кебек: алар, 50 грамм кайнар саке уртлап, сәгатьләр буена гәпләшеп утыра ала икән. Ливия, Кувейт, Мавританияларны бөтенләй куып җитә алмабыз кебек, бу дәүләтләрдә бер кешегә  елына 100 миллилитр алкоголь туры килә. Елына җан башына туры килгән 12,5 литрың белән кая әле аларны куып тотасың? 125 мавританлының бер еллык запасын күтәреп эчкәндә, бу хакта сөйләп тору урынсызрак шул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading