16+

Әни, диеп, язып куйдым Яңа яуган ак карга

Әниләр көнен һәр атна, һәр ай саен уздыру да артык булмас иде ул. Дөньяда әнидән дә кадерлерәк, әнидән дә газизрәк тагын кем була ала?!. Тагын кем йөрәген баласы өчен меңгә дә бүлеп бирергә риза?

Әни, диеп, язып куйдым Яңа яуган ак карга

Әниләр көнен һәр атна, һәр ай саен уздыру да артык булмас иде ул. Дөньяда әнидән дә кадерлерәк, әнидән дә газизрәк тагын кем була ала?!. Тагын кем йөрәген баласы өчен меңгә дә бүлеп бирергә риза?

1998 елда, ул вакытта Россия Президенты булган Борис Ельцин указы белән, илебездә ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Кемдер Әниләр көнен 8 нче Март белән тәңгәлләштерәдер анысы. Ул безнең аңга сеңгән гадәт булып кабул ителгән бит инде - 8 нче Март, Әниләр көне, лалә чәчәкләре... Әмма анысы Халыкара хатын-кызлар көне аның, җәмәгать. Ә бу якшәмбедә билгеләп үтелә торган бәйрәм исә - газиз әни, әнкәй, инәйләребез көне! Әниләребез бәйрәме!
Республикабызга кара кайгы булып ишелеп төшкән соңгы вакыйгалардан соң да күктән яңгыраган ишарә төсле кабул иттек - якыннарыбызның кадерен алар исән чакта, алар янәшәбездә булганда күбрәк белергә кирәк икән дә хисләребезне җәлләмичә, якыннарыбызга һәрдаим белдерергә кирәк икән!.. Әниләребез белән дә шул ук: һәр көн алар исәнлеген белергә дә, ял-бәйрәмнәрдә алар янында булырга тырышырга да кирәк. Дөнья куабыз кууын, ә ул дөнья дигәннәре синнән дә, миннән дә кала икән бит!.. Әниләребез исән булганда, алар җылысын тоеп яшәгәндә бездән дә бәхетлерәк кем була ала ди?!.
- Мин сине синнән дә катырак яратам, - дип, кызым иңемә сарыла минем. «Дөньяда баласын әнисеннән ныграк итеп беркем дә ярата алмый», - дигән сүзләремә каршы төшеп: «Сине дәүәни яратканнан да катырак хәтта!» - дип өсти.
Булсын, шулай була күрсен, берүк: китапларда язылган «Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада» дигәннәре һәрберебезне урап узсын да, балаларыбыз игелекле булып үсә күрсен иде. Әниләр көнендә генә түгел, һәркөнне моннан да зуррак бүләк була алмый безгә!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading