16+

Ни хәлең бар, авыл клубы?

Йөрүчесе булган җирдә клубы юк, болын кадәр мәдәният йорты булган авылларда кеше клубка йөрми.

Ни хәлең бар, авыл клубы?

Йөрүчесе булган җирдә клубы юк, болын кадәр мәдәният йорты булган авылларда кеше клубка йөрми.

Лимонлы чәй белән кабартма куйсаң да юк

Күптән түгел генә Әтнә районының Каенсар авылы халкы, клуб сорап, редакциябезгә мөрәҗәгать иткән иде. Актив пенсионерларның тик утырасы килми, җыелыр урын юк дип борчылалар, җитәкчелек исә җиргә иңгән, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән клубны төзекләндерү өчен финанс мөмкинлекләре табып булмаудан зарлана.

2012 елдан гамәлдә булган авыл клублары программасы буенча шактый авылларда мәдәни үзәкләр яңартылды. Бер-берсенә охшаш, китапханәне дә үз эченә алган күп функцияле үзәкләрне һәр авылда диярлек күрер­гә була.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрыгыннан алынган мәгъ­лүматлар буенча, 2012-2017 елларда республика авылларында 257 яңа күп функцияле үзәк куллануга тапшырылган. Авыл клуб­ларын капиталь төзекләндерү программасы да уңышлы эшли.

Клублары барын бар да, аларга йөрүчесе генә сирәк. Бу яңа калкып чыккан проб­лема түгел анысы. Моннан берничә ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, республикадагы һәр бишенче мәдәният йортының ял көннәрендә эшләмәвен белеп: «Шимбә кич ябык икән, клубларны төзүдән ни мәгънә соң?» – дип гаҗәпләнгән иде. Ул чакта бу мәсьәләгә аерым басым ясарга кирәклеге әйтелде. Игътибар көчәйтелмәде түгел. Тик ашаган белми, тураган белә дигәндәй, клубларда эшләүчеләр чараларга авыл халкын җәлеп итүнең ни дәрәҗәдә авыр эш икәнен үзләре генә белә. Уңай мисаллар җитәрлек анысы, шөкер. Гөрләп эшләгән, артистлар өзелмәгән клублар юк түгел. Шул ук вакытта клуб буш торган районнар да җитәрлек.

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы клубы җитәкчесе Илсур Кәримуллин да, клубка кеше җәлеп итүнең нинди юлларын гына кулланып карамадым, ди. «Клубыбыз яңа түгел, әмма капиталь ремонт ясалган, зур. Бильярд, теннис, шахмат, шашка уйнар өчен мөмкинлекләр бар. Ике тапкыр грант оттык. Клубны заманча җиһазландырдык. Караоке, яңа костюм­нар, ноутбук, микрофон, аппаратуралар алдык. Хәтта костюмнарны да пар белән генә үтүклибез», – ди Илсур абый. Тик утырырга яратмау­чы җитәкче мәдәният йортына Олы Кариле авылында туып-үскән танылган режиссер Сабир Өметбаев исемен алуга ирешкән. Биш ел рәттән авылга танылган эстрада җыр­чыларын чакырган. Тик халык кына концертларга ашкынып килмәгән.
 
– Халыкны җәлеп итү өчен, лимонлы чәй белән кабартмалар да тәкъдим итеп карадым, – дип көлә ул. – Безнең вакытта ир-атлар клубка еш җыела иде, домино уйнарга чират була иде, хәзер халык өйдә утыра.
Кешенең клубка йөрмәвен авылда яшьләрнең кимүе белән дә бәйләп карарга була. Без дә авыл халкы белән бу хакта сөйләштек. Кайберәүләр: «Эшләрне бетереп, өйгә кергәч, тагын кие­неп-ясанып клубка барырга ирендерә», – диделәр. Кемдер: «Ул концертларны билет алып караганчы, телевизор, радиодан бушлай тыңлыйм», – диде.

Без яшь чакта авылда еш кына клубта йозак була иде. Йә коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен утны өзгәннәр, йә клуб мөдире ялда. Чарасызлыктан, яшьләр урамда җыела иде, берсе магнитофон алып чыга, биегән булабыз, сөйләшәбез. Күрше авыллар килә. Яшьләр тавышыннан авыл гөрли. Хәзер яшьләрнең аралашу урыны – ватсап, инстаграм, социаль челтәрләр. Хәтта дискотекага килсәләр дә телефоннарын калдырмыйлар.

Хәер, яшьләре генә түгел, олыраклары да телефоннан аерыла алмый. Телевизорда мәдәниятне генә яктырта торган аерым каналлар җитәрлек. Спектакльләрне, концертларны еш күрсәтәләр. Инстаграмны ачсаң, артистларның иҗаты белән генә түгел, ­шәхси тормышлары белән дә танышыр­га мөмкин.

Мастер-класслар коткарды

Тырышкан табар, ташка кадар кагар, диләрме әле? Илсур абый да җаен тапкан. Һәр атна авылдашлары өчен клубта мастер-класслар уздыра башлаган. Сишәмбе бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәнәләр. Авылның кул эшенә осталары башкаларга үрнәк күрсәтә. Пәнҗешәмбе көнне исә бергәләп ашарга пешерәләр. Әле менә шушы көннәрдә генә лагман, кытай бәрәңгесе, камыр ризык­лары әзерләгәннәр. Авылга читтән күченеп кайткан ике үзбәк хатыны – алыштыргысыз аш-су осталары. Нинди генә рецептлар өйрәтми алар. Карилеләр чын-чынлап үзбәк кухнясы белән кызыксына башлаган.
 
– Бу мастер-классларның файдасы булды. Башта берән-сәрән генә кеше килә иде. Хәзер клуб тулы була. Бергә җыелганбыз икән, җыр­лашып, мәзәк сүзләр дә сөйләшеп алабыз, ике төркемгә бүленеп, КВНнар уздырабыз. Бу – халыкны берләштерә торган файдалы чаралар, – ди Илсур абый.

Авылда театр түгәрәген дә булдырган. Анда уннан артык кеше шөгыльләнә. Спектакльләрен күрше авыл халкы да яратып карый. Үзешчән артистларның чыгышларын сыйфатлырак итү өчен, Илсур абый Әлмәт, Буа театрлары режиссерлары белән киңәшләшә, аларны мас­тер-классларга чакыра. Клубта 6 метр озынлыктагы, 3 метр киңлектәге фотолардан торган стеланы күреп, тагын бер кат гаҗәпләндек. Биредә 80 фото урын алган. Анда Кариле мәдәният йортының башка теа­трлар белән хезмәттәшлеге, спектакльләрдән өзекләр чагылган сурәтләр куелган. Җәй көне Илсур Кәримуллин балалар Сабан туе уздыра. Балаларны туңдырма, пылау белән сыйлый. Төрле уеннарда сыный. Кыскасы, эшләгән кешегә эш җитәрлек.
Клубларны яшәтүче тагын бер төркем: әбиләр һәм бәбиләр. Мәдәният йортында оешкан түгәрәкләргә күбесенчә йә балалар, йә пенси­онерлар йөри. Кайбер авылларда «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының бүлекләре эшли. Алар оештырган чаралар да халыкны җанландырып җибәрә.

инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, клуб сүзе – уртак кызыксынулары булган кешеләрнең җыелу урыны дигәнне аңлата. Мәдәният йортларында һәркем үзен кызыксындырырдай шөгыльне тапсын, уңайлы мохит булдырсын иде. Моның өчен җитәкчедән тырышлык, фантазия сорала, әлбәттә. Шул ук вакытта халыкның да берләшүе, актив булуы кирәк. Мәктәпләр, мәдәният йортлары яшәгәндә, авылларыбыз­ның да киләчәге өметле.

Сездә клубка йөриләрме?

Земфира Сафина, Спас районы Татар Такталысы авылы клубы мөдире:
– Бүген кешене компьютер, телевизор экраннарыннан аерып клубка җәлеп итү җиңел эш түгел, әлбәттә. Шуның өстенә авылларда кеше саны кимүгә таба бара. Авылыбыз зур түгел, халыкның күбесе пенсия яшендә. Клуб бинабыз җылы, яңа, уңайлы, якты. Бәйрәмнәрдә халык клубка килә. Җыр, кул эшләре, сәламәт яшәү буенча түгәрәкләр эшли. Бильярд уены белән кызыксынучылар арасында ярышлар уздырабыз. Теннис, шашка-шахмат уйнаучылар гел килә. Күптән түгел районның «Болгар таңнары» фольклор коллективы бай эчтәлек­ле концерт программасы куеп китте. Халык бик ошатты. Балалар өчен төрле уен-викториналар, конкурслар, спорт уеннарын үткәрергә тырышабыз.

Раилә Кадыймова, Әтнә районы Ары авылы клубы мөдире:
– Безнең клуб утын, ташкүмер ягып җылытыла. Клуб­ларга кешене җыю җиңел түгел, хәзер халыкны бернәрсә белән дә шаккатырып булмый бит. Иганәчеләр белән дә элемтәгә чыгабыз, Казаннан артистлар чакыр­табыз. Бөтен серләрне әйтеп бетереп булмый, кем ничек булдыра ала – шулай эшли. Кызганыч, авыл картая. Ничек кенә булмасын, эшләргә тырышабыз, тырмашабыз. Эшләгәнне җитәкчеләрем дә күрә, халык та һәрчак ярдәмгә әзер, рәхмәт.

Заһирә Шагаева, Тәтеш районы Олы Тархан авылы клубы мөдире:
–Клубыбыз зур, ике катлы. Авыл җирле үзидарәсе, китап­ханә, спорт залы да шунда урнашкан. Мәдәният йортына читтән артистлар чакырырга тырышабыз. Һәр артистның үз тамашачысы. Гадәттә, күрәсе килгән артис­тын халык үзе сорый. Концертларда заллар шыгрым була. Күрше авыллар белән дә актив эшлибез, хәтта күрше Ульян өлкәсеннән дә тамашачылар килә. Афишаларны таратуда социаль челтәрләр нык ярдәм итә. Авыл халкы ярдәменнән башка булмый. Әнә күрше Кече Тархан авылы клубы авария хәлендә булса да, халык тик тормый. Спектакль куйдылар, клубка гел домино уйнарга киләләр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading