16+

Ни сәбәпле хиҗапка һөҗүм бара?

Мөселман хатын-кызларының киенү рәвеше хакында сүз куерту инде шактый нык тапталып, таушалып беткән тема. Шулай да Ставрополь өлкәсе Кара-Түбә авылындагы 12нче номерлы мәктәптә купкан гауга бу мәсьәләне янә популярлаштырды. Алай гына да түгел, Беренче канал күзәтчелеге астына эләккән вакыйга Президент Владимир Путинга кадәр барып иреште.

Ни сәбәпле хиҗапка һөҗүм бара?

Мөселман хатын-кызларының киенү рәвеше хакында сүз куерту инде шактый нык тапталып, таушалып беткән тема. Шулай да Ставрополь өлкәсе Кара-Түбә авылындагы 12нче номерлы мәктәптә купкан гауга бу мәсьәләне янә популярлаштырды. Алай гына да түгел, Беренче канал күзәтчелеге астына эләккән вакыйга Президент Владимир Путинга кадәр барып иреште.

«Дини хисләрне хөрмәт итәргә кирәк. Әмма барыбыз да тигез булып, илебезнең дөньявилыгын күрсәтмәсәк, барлык башка традицион дин вәкилләре якын киләчәктә үзләрен кимсетелгән итеп хис итә башлаячаклар», - дип белдерде Илбашы, диннең дәүләттән аерылган булуына басым ясап. «Әгәр без каядыр башка юнәлешкә борылырга җыенабыз икән, бездә 80 процент халыкның тегеләйме-болаймы үзен православие вәкиле итеп санавын да истән чыгармаска кирәк», - диде ул.
Ахыргысына, мөгаен, православие динен кабул итмәсә дә, мәдәниятен кабул итүчеләр, кенәз Владимир әйткәнчә, «Россиядә барлык күңел ачу һәм ләззәт алу исерек килеш булганлыктан, эчмичә яши алмаучылар» - «бәйрәм» яратучы атеистлар һәм диннән ераклашкан татарлар керә торгандыр инде. Аның каравы, бүгенге көндә ислам динен кабул итеп тә, рус мәдәниятен сакларга тырышучы кавем барлыкка килде. Мәсәлән, 2004 елдан бирле Мәлики мәзһәбе буенча яшәп килүче Рус мөселманнары милли оешмасына (НОРМ) бүген өч меңнән артык инанучы рус керә. Аларның лидерлары Владимир Сидоров үзен «Харун ар-Руси» дип атый. Сүз уңаеннан, узган атна җомгасында «Мәрҗани» мәчетендә булдым. Мәчет халык белән шыгрым тулган, хәтта түбәнге каттагы коридор да буш түгел иде. Ил башлыкларын менә шул күренеш сагайта да бугай. Тик бусы башка тема.
Күршеләрдә ничек соң?
Инде Россия Илбашы билгеләп узганча, Европа илләрендә эшнең ничек торуын күзәтеп карыйк. Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендәге 15нче мәктәптә укучы кызлар уку йортына милли кәләпүш киеп йөри, чөнки уку йортларында хиҗап кию рөхсәт ителми. Франциядә исә узган елның апреленнән бирле хиҗап кию мәктәп һәм югары уку йортларында гына түгел, җәмәгать урыннарында да тыела. Әгәр син анда хиҗап яки пәрәнҗә ябып урамга чыгарга уйлыйсың икән - 150 евро күләмендәге акчаңны кесәңә сала чык! Төркиядә, мәсәлән, дөньяви учреждениеләрдә хиҗап киюне тыя торган канун 1925 елда ук кертелгән. Бу тыюны анда берничә кат бетерергә тырышып караучылар булды, соңгы тапкыр 2008 елда талпындылар, әмма Төркиянең Конституция суды дөньяви тәртипне яклап, канунны үзгәрешсез калдырды. Ләкин биредә шунысын онытырга ярамый, мөселман илләренең күбесе бездә совет чорында урнашкан системадагы сыман ике җенес вәкилләрен бер сыйныфка туплап укытмый, шулай булгач, кызларның сыйныфта хиҗапсыз утыруларында бернинди каршылык юк.
Яулык кемне кимсетә?
Ни дәүләт җитәкчелегенең, ни мөселманнарның христианнарның муеннарына тагылган тәресенә дә, поп һәм равиннарның сакалына да каныкканын ишеткәнем юк әле. Кришнаид егетләренә дә «казах чубы сыман чәч үстермә» дип барып бәйләнүчеләрне хәтерләмим. Ислам дәүләте - Казан ханлыгының рус христианнары тарафыннан яулап алынганлыгын ассызыклап, сөңгесен җиргә егылган аждаһага (зилант) төбәп, рус җайдагы төшкән акчаны да читкә тибәрми мөселман кешесе. Бер тәпиенә тәре тоттырып сурәтләнгән ике башлы сәмруг кош төшкән паспортны да күкрәк кесәсенә тыгып йөрергә чирканмыйбыз. Ә менә мөслимәләрнең башларына бәйләгән яулыклары ни өчендер башка конфессияләрне кимсетә, аларга комачаулый һәм проблемага әйләнеп бара икән...
Бу мәсьәлә Мәскәүдә 2002 елда «Норд Ост» теракты вакыйгалары, 2010 елның мартында «Лубянка» һәм «Мәдәният паркы» метро станцияләрендә поезд шартлатулар оештырылганнан соң ук башланып киткән иде. Нәтиҗәдә яулыклы кызлар Мәскәү урамнарына кеше арасына чыга алмас дәрәҗәгә җиткерелде, аларга карата җәмгыятьтә тискәре караш туды. Быел дуслар белән Мәскәүгә сәяхәт кылган идек, Казаннан аермалы буларак, җәмәгать урыннарында, бигрәк тә метро тирәләрендә ник бер мөселманча киенгән хатын-кыз очрасын...
Ә бит без традицион дип атый торган һәр диннең асылына төшеп карасак, хатын-кызларга гаурәтләрен каплап йөрергә кушылганлыгын анык күрә алабыз. Мәсәлән, яһүдәләр арасында да чәчен-башын гына түгел, йөзләренә кадәр каплап, күзләрен генә калдырып йөри торган кешеләр бар. Яһүд дине буенча чәчен капламаган хатын-кыз янында хәтта дога кылу да тыела. Христиан динендә дә хатын-кызның башын каплавы хуплана. Гайсә галәйһиссәламнең (Иисус) апостолы Павел: «…Башын капламыйча дога кылучы хатын-кыз үз башына оят китерә…» - дип әйткән. «Хатын-кыз фәрештәләр өчен башында хакимлек билгесе йөртергә тиеш», - диелә Инҗилдә (1 Кор. 11:10). Россиядә, тарихчылар һәм этнографлар язып калдырганча, кызлар озын итеп бер толымга үрелгән чәч белән йөргән, ә кияүдәге хатын-кызлар чәчләрен икегә аерып үргән һәм, бер-берсенә бәйләп, яулык яки башка баш киеме астына яшергән. Ә туздырылган чәч дөньяның күпчелек илләрендә хатын-кызның «тузынып йөрүче» икәнен билгеләүче әхлаксызлык билгесе булып саналган. Чиркәүгә, синагогага башларына яулык бәйләп керү буларак, христиан һәм яһүд хатыннарында хиҗап кию традициясе чалымнарын әле дә күрергә мөмкин. Шуңа күрә кимсенмәсеннәр, алар да киенсеннәр! Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Мин сезне бер-берегезне танып белсен өчен ир белән хатын, халыклар һәм кавемнәр иттереп яраттым. Иң яхшыгыз - арагызда иң тәкъва булучыгыз», - ди бит.
Әбиләребез ничек киенгән?
«Кимсенү» күренеше исә төрле конфессия вәкилләренә түгел, ә күбрәк бер конфессиядә дә булмаган яки үзен кайсыдыр конфессия вәкиленә кертеп тә дини белемнәре шактый сай булган кешеләргә, денсезләргә хас. Мәсәлән, Казанның медицина көллияте җитәкчеләре бит әнә үзебезнең татарлар. Шуңа да карамастан, алар гауга чыгарырга сәбәп таба алды - «кимсенделәр».
Татарлар арасында «безнең әби-бабайларыбыз алай киенмәгән» ише сүзләр еш телгә алына. «Бу төрек, гарәп мәдәниятләре», - ди алар, хатын-кызны «ир-ат белән тигезлибез» дия-дия чишендерүче Европа мәдәниятен өстенрәк күреп. Нишләтәсең, совет чоры күпләребезнең мәдәниятен, тәрбиясен һәм менталитетын үзгәртте. Ә бит совет чоры тәрбиясе алган буын авызына караганчы, тарихчыларның чыганакларына күз салсак, бөтенләй башка мәгълүматка тап булабыз. Мәсәлән, Карл Фукс Казан татарлары хакында болай дигән: «Татар никадәр бай, никадәр сәүдәсе көчлерәк булса, хатынын шулкадәр ныграк яшерә; алар йөзләрен бары тик үзләренең йокы бүлмәсендә генә ача, шуңа күрә аларның йөзләрен хәтта ирләренең әтиләре дә, башка ир-ат туганнары да, гомумән, өйдә яшәүче бер генә ир заты да күрми...» 1844 елда «Казанские татары» дигән язмасында ул ярлы татар кызларының да йөзләрен чит ирләрдән яшерүе хакында язып калдыра. Моннан йөз ел чамасы узгач, мөфти Галимҗан Баруди да намаз буенча дәреслек китабында хатын-кызларга ир-атлардан йөзен яшерергә куша: «Хатын-кызның йөзен каплау мәсьәләсенә җавап мондый. Йөз гаурәт булмаса да, ирләрдән аны яшерү - хатын-кызның бурычы», - дип яза ул. Әлеге язмалардан чыгып, «әбиләребез алай киенмәгән» диючеләрнең хаксызлыгы ачык күренә.
«Гарәпләшү», «төрекләшү» мәсьәләсенә килгәндә, татар милли киемнәрен бик кисеннәр иде дә бит, әмма әлегә андый үрнәк күрсәтүче юк. Бәлки, безнең әби-бабайлар алай киенмәгән дип, мөселманча киенүгә каршы булучылар үзләре башлап үрнәк күрсәтерләр? Әмма татарча киенмәгәнгә түгел, ә мөселманча киенүчеләрнең үзләре сыман булмауларына, аларның идеалы белән килешмәгәнгә чыга аларның ачулары. Бигрәк тә хатын-кызның холык-фигыльләре киеме белән тәңгәлләшеп бетмәгән очракта, «дөньявилар», шайтан коткысына бирелеп, хиҗап киючеләрне тәкъвасызлыкта гаепли башлый. Янәсе, «киеменә кадәр башка якларын карап бетерсен». Сүз дә юк, дингә килгәнсең икән, үрнәк булырга кирәк. Әмма хаталардан беребез дә хали түгел. Ә адәм баласының хаталы булуы ул әле динебез дә хаталы икәнлекне аңлатмый. Хәзрәтләр һәм остабикәләр дә ялгыша, гөнаһлана. Барыбыз да Аллаһ бәндәләре бит. Аннан соң, «кагыйдәләрне белмәү җаваплылыктан коткармый» дигән әйтем дә бар. Хатын-кызның мөселманча киенү рәвеше фарыз икәнлегенә инанмавыбыз, наданлыгыбыз яки тәкәбберлегебез аркасында төрле сылтаулар белән аларны җәмгыять каршында чишендерергә омтылу беребезне дә җәһәннәм утыннан коткарып кала алмаячак!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading