16+

Нигә туй үпкәсез, Сабантуй гаепләүсез узмый?

Татарстан авыл һәм районнарында Сабантуйлар – киләсе атна ахырында, ә Казанда 23 июньдә үтәчәк.

Нигә туй үпкәсез, Сабантуй гаепләүсез узмый?

Татарстан авыл һәм районнарында Сабантуйлар – киләсе атна ахырында, ә Казанда 23 июньдә үтәчәк.

Милли бәйрәмебез быел Россиянең 58 төбәгендә һәм 30 чит илдә узар дип көтелә. Сабантуйларының саны төбәкләрдә – 272гә, чит илләрдә 83кә җитә. Болар – аерым статуска ия рәсми Сабан туйлары. Гомумән алганда, бәйрәмнәрнең саны 1000гә җитә. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, быел 17 июньдә Алтай краеның «Бирюзовая Катунь» махсус икътисади зонасының туристик үзәгендә дә узачак ул. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

– Үткән ел, «Россиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов инициативасы белән, беренче тапкыр Башкортстанның Туймазы районы, Төмәнәк авылында Ык буе авыллары Сабан туе оештырылган иде. Быел исә ул 23 июньдә Азнакай районында үтәр дип көтелә. Федераль Сабан туе 6-7 июль көннәрендә – Чебоксарда, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе 13-14 июльдә Курганның Әлмән районы, Әлмән авылында үтәчәк. Ике елга бер тапкыр Европа Сабан туе үткәрү традициясе дә бар. Аны киләсе елга Эстониядә оештырачакбыз, – дип сөйләде Данис Шакиров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында.

Очрашуда сүз бәйрәмнең төп йөзе булган көрәш турында да булды. Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, Сабантуй көрәшне популярлаштыруда зур роль уйный.

– Бүгенге көндә республика Сабан туйларында 7 меңнән артык көрәшче катнаша. Көрәшчеләребез күп дип горурланып әйтә алабыз. Спорт мәктәпләре, көрәш секцияләрендә балалар көрәш белән шөгыльләнә. Көрәш бүген Татарстанда гына түгел, ил буенча да популярлаша. Узган ел Мингәр Сабан туенда көрәш буенча төрки халыкларының Дөнья кубогына ярышлар оештырылды. Быел исә анда дөнья чемпионаты үтәчәк. Ярышка 42 илдән 200дән артык көрәшченең килүе көтелә. Алар арасында Германия, Латвия, Америка спортчылары да бар. Көрәшләр җиде үлчәү категориясендә үтәчәк, – дип хәбәр итте Хәлил Шәйхетдинов.

Көрәшне тагын да популярлаштыру максатыннан, халыкны җәлеп итәр өчен, ярышларны шоу-тамаша формасында да үткәрергә җыеналар.
Журналистлар спикердан хатын-кызлар көрәшенә карата фикере белән дә кызыксынды.
– Мин сезгә җавапны спорт министры урынбасары итеп түгел, ир һәм әти кеше буларак шәхси фикеремне әйтәм. Көрәшү хатын-кызларга килешми. Җыелган халыкка кызык ясар өчен генә уздыруны мин өнәп бетермим. Алар мәйданга әзерлексез, кагыйдәләрне белмичә чыга, алар үзләрен имгәнү-сынулардан сакларга тиеш, – диде ул.

Матбугат очрашуына Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова да чакырылган иде. Аның әйтүенчә, Татарстан авылларының яртысында Сабан туе узмый.
– Бу 2015 елгы саннар буенча бәлки хәзер тагын да азрактыр. Соңгы вакытта бәйрәмнең миллилеге югала баруы турында күп сөйлиләр. Авыл җирләрендә Сабантуйларны элекке йолалар буенча, ихлас уеннар белән әле дә үткәрәләр. Лаеш районындагы бер авылда нәзер атына бүләк бирү йоласы да сакланган. Иң соңыннан килгән атка анда бүләк бирәләр. Ә менә район Сабан туйлары бүген катгый таләпкә утыртылган, аны кайбер җирдә 10.00 сәгатьтә башлап, 13.00 сәгатьтә тәмамлап та куялар. Халык өчен уен-бәйгеләр дә бәйрәм дәвамында узмый, бер мәйданчыкта тиз генә уздыралар да шуның белән бетте. Аның кайда үткәнен белми дә каласың. Сабан туен үткәрүчеләр менә шул теләкләрне истә тотып эшләсеннәр иде, – диде ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading