16+

Никрут монологы

Хәрби комиссия узарга баргач, дермотовенеролог кабинетында анадан тума басып торган мизгелдә бер такмакны искә төшердем бит әле: Чуар тавык күкәй салган ояларын тутырып, Армиягә барам әле самолетка утырып! Әби әйтүенчә, имеш, бу такмакны малай чакта мин чыгарган булганмын, ди. Шулай кетәклектә тавык йомыркасы саклый-саклый, никрут булып өлгереп җиткәнем сизелми дә...

Никрут монологы

Хәрби комиссия узарга баргач, дермотовенеролог кабинетында анадан тума басып торган мизгелдә бер такмакны искә төшердем бит әле: Чуар тавык күкәй салган ояларын тутырып, Армиягә барам әле самолетка утырып! Әби әйтүенчә, имеш, бу такмакны малай чакта мин чыгарган булганмын, ди. Шулай кетәклектә тавык йомыркасы саклый-саклый, никрут булып өлгереп җиткәнем сизелми дә...

Хәрби комиссия узарга баргач, дермотовенеролог кабинетында анадан тума басып торган мизгелдә бер такмакны искә төшердем бит әле:
Чуар тавык күкәй салган ояларын тутырып,
Армиягә барам әле самолетка утырып!

Әби әйтүенчә, имеш, бу такмакны малай чакта мин чыгарган булганмын, ди. Шулай кетәклектә тавык йомыркасы саклый-саклый, никрут булып өлгереп җиткәнем сизелми дә калган. Әллә хәрби кием ошаганга, әллә Муса Җәлил шигырьләрен укый-укый алган ватанпәрвәрлек тәрбиясе көчле булганга, бигрәкләр дә хыялый булынган икән дип уйлап йөрим хәзер. Малайлык ыштанын салгач, солдатка бару теләге бетте дә китте, шайтан алгыры. Хезмәт итеп кайткан иптәшләр: «Сиңа анда ничу делать!» - дип кенә җиффәрә. Өстәвенә матбугат әледән-әле армия «бабай»лары белән куркыта бирә. Әби дә малай вакытта такмак чыгарып йөргән чакларымда: «Фәлән бабайга бирәм мин сине», - дип шүрләтә торган иде.
Ә хәзер яңа закуннар тавык күкәе сыман көнаралаш коелып кына тора бит. Телисең икән, солдатка барасың, телисең икән, альтернатив рәвештә дә хезмәт итәргә мөмкинлегең бар. Кайберәүләр гариза язып үз теләкләре белән янәдән дә армиягә китә ала. Боерык тыңлап яшәүдән гайре тормышны күз алдына китерә алмагач, нишләтәсең инде андыйларны.
Альтернатива дигәннән, авылларыбыз да армиягә яраксыз солдат хәленә төшеп бара ич хәзер. Кайсы авылга карама, батальоны белән пенсионер карчыклар гына утырып кала бирә. Әллә мин әйтәм, Ил саклыйм дип, Кытай чигендәге кабан дуңгызлары янәшәсендә яки Ленин мавзолее ишек төбендә таптанып, бушка җил куып йөргәнче, тавык күкәе генә саклаттырыргамы икән Ил егетләреннән?! Хет бер юньле эш күрсәтеп файда китерерләр иде ичмасам. Генерал дачасындагы мал-туарны карауга караганда, үз авылыңдагысын карау рәхәтрәк ләбаса. Ул чакта үтмәс тауар булган «буш ботлары»н илгә кертү дә кирәкмәс, кайберәүләрнең агросәнәгатьне бушка үстерү хыяллары да, ниһаять, чынга ашарга мөмкин әле хәтта. Солдат, ни дисәң дә, солдат бит инде ул, үрә дә ката белә, устав буенча яши башлагач, дисциплина да сакланыла. Армиядән качып, көн-төн кибет артында эчеп гомер уздыручы буйдаклар урынына солдатлар булса, кем белә, бәлки, авыл кызлары да бәхет эзләп шәһәргә таймас иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading