16+

Әниләргә булган игътибар һәм ихтирам бизмәнгә салынырга тиешме?

Игътибар һәм ихтирам әни­ләргә һич кенә дә артык була алмый. Бүген төрле бәйрәмнәр үткәрелүен күпсенүчеләр дә бар. Әмма Әниләр көнен билгеләп үтү, аларны хөрмәтләү көн саен булса да яхшы булыр иде.

Әниләргә булган игътибар һәм ихтирам бизмәнгә салынырга тиешме?

Игътибар һәм ихтирам әни­ләргә һич кенә дә артык була алмый. Бүген төрле бәйрәмнәр үткәрелүен күпсенүчеләр дә бар. Әмма Әниләр көнен билгеләп үтү, аларны хөрмәтләү көн саен булса да яхшы булыр иде.

Ноябрьнең соңгы ­якшәмбесе бәйрәм буларак бездә 20 елдан артык билгеләп үтелә. Рес­публикада әлеге чарага бәйле төрле бәйрәм концертлары, акцияләр уздырыла. Күп балалы әниләр, үрнәк гаиләләрне ачыклау кебек үзенчәлекле тантаналар үтә.

Бу көннәрдә яшь әниләргә Ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшырачаклар. Казанда бу бәйрәм чарасы «Казан» гаилә үзәгендә узды. «Дөнья ана мәхәббәте белән матур» акциясе республиканың бөтен районнарында да Әниләр көне уңаеннан үткәрелә. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләвенчә, Пенсия фонды бүлеге, Казан ЗАГС идарәсе белән берлектә, Әниләр көне алдыннан ел да шундый күркәм рес­публикакүләм акция оештыра.
– Ул барлык район-шәһәрләрдә уза. Анда республикада яшәүче 350дән артык гаиләгә дәүләт сертификатлары тапшырылачак. «Ана капиталы» программасы буенча быел 10 айда 15 мең сертификат тапшырылды. Программа гамәлгә кертелгәннән башлап барлыгы 285 мең сертификат бирелде, – дип сөйли Гөлсинә Сабирова.

Билгеле булганча, дәүләт тарафыннан төрле ярдәм чаралары, пособие­ләр бирелә. Алар гаиләгә, иң элек әни кешенең тормышына җиңеллек алып килергә тиеш. Бу уңайдан яңа елда пособиеләр һәм ана капиталы буенча яңалык­лар да көтелә. 2020 елда гаиләгә ­биреләчәк ана капиталы акчасы 466 мең сумга кадәр артыр дип көтелә.

Әни кеше һәрвакыт әни булып кала ул. Безгә көн саен мең төрле игелекләр кылып, ярдәм итеп, яратып торучы әниләребез! Шатлыкларны уртаклашучы, кайгыларны таратучы, төпле киңәшләр бирүче кадерле кешеләребезнең үзләренә дә шушы җылылыкларны бирә алыр­бызмы? Һәр бала шулай итеп уйлый белсен өчен, сабыеңны ничек тәрбия­ләргә?! Гаилә, әни, тәрбия – болар бер-берсеннән аерылгысыз сүзләр икәнлеген, әни кадерен үзең әни булгач кына аңлыйсың шул. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында. Җәннәткә керер өчен, анаңның ризалыгын ал... Дөньяда өч зат – өч бәндә иң кадерле, иң дәрәҗәле, олы хөрмәткә лаек­лы», диелә хәдисләрдә. «Беренчесе – Анаң, икенчесе – Анаң, өченчесе – Анаң». Өч тапкыр ана сүзе кабатлана – иң кадерле, иң дәрәжәле, олы хөрмәткә лаеклы – ана. Бу сүзләргә әниләрне хөрмәтләргә, алардан да кадерле кешебез юк икәнен истә тотарга кирәк дигән мәгънә салынган.

Ә әни кешегә күпме вазифа һәм бурычлар йөкләнгәнен күз алдына китерү авыр түгел. Җырчы Алия Исрафилова әйткәнчә, әни мәхәббәте назлау, елмаю гына түгел, ул кырыслык та, кайвакыт таләпчәнлек тә.

– Шуны уйлап куйдым. Шөкер, әнием, әниемнең әнисе дә исән. Өстәл артында күп вакыт дүрт буын җыелышып утырабыз. Мин ул мизгелләрне иң бәхетле вакыт дип саныйм, чөнки улым Сәлим өчен ул әле тәрбия чарасы да. Ике кыз һәм бер малай үстергән әбиебезне бәллүр савыт кебек кадерләп кенә йөртәбез. Әни без кечкенә чакта бик кырыс иде. Ләкин хәзер бик йомшак, бик назлы. Мин Сәлимгә безне әни ничек ачуланганы турында сөйләгәндә, ул хәтта ышанмый. Әни мәхәббәтенең төрле булуын бәлки үзе үскәч кенә аңлар. Бүгенге көндә ул аңлау­ны көтмим дә. Бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә исәнлек-саулык, балалар игелеген күреп яшәүләрен телим, – ди ул.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading