16+

Әниләргә һәйкәл кирәк!

Һәм ул елмаеп, балкып торсын иде. Казанның үзәк бер урынында куелса, чит ил кунаклары өчен дә табынырдай бер урын булыр иде төсле.

Әниләргә һәйкәл кирәк!

Һәм ул елмаеп, балкып торсын иде. Казанның үзәк бер урынында куелса, чит ил кунаклары өчен дә табынырдай бер урын булыр иде төсле.

Бу хакта берничә тапкыр язган идем инде. Һәм бу фикеремнән кайтмыйм да. Әйе, беренче тапкыр бу турыда язганнан соң, кайбер районнарда һәм шәһәрләрнең төрле паркларында аналарга һәйкәлләр куелды. Ләкин ни өчендер алар сугыш белән бәйле.

Аңлашыла ки, йөзләре моңсу, күңелләрендә сагыш аларның – сугыш бит ул көлке түгел. (Таштан ясалган сынны шулай дип сурәтләү үземә дә кызык булып китте. Ташларда да җан күрергә була шул.) Әниләргә һәйкәлдә Ана, Әни образын елмаеп торган, шат күңелле, күтәренке кәефтә күрәсем килә минем. Сугыш газабы кичермәгән, ирләрен, балаларын югалту хәсрәтен татымаган кыяфәттә, матур, шат йөзле итеп күрәсем килә.

Әни һәйкәленә, мөгаен, сукмак та суынмас иде кебек. Әни бит ул. Һәркемгә якын кеше. Әлеге һәйкәл әниләре исәннәргә аларның кадерен белергә кирәклеген искәртеп торыр иде. Әниләрен югалтканнар исә бирегә килеп, Ана образына баш ияр, чәчәкләр куяр, сагыну хисен кичерер иде кебек.

8 Март та күпчелек кешеләр өчен, беренче чиратта, әниләрне хөрмәтләү көне буларак бәйрәм ителә. Халыкара әниләр көне булуына, 8 мартның килеп чыгу тарихы нинди булуына да карамастан. Кечкенәдән аларга багышлап шигырьләр-җыр­лар өйрәндек, чәчәкләр бирдек, бүләкләр тапшырдык... Әлбәттә, хатыннарыбызны, сөйгәннәребезне, кызларыбызны, эштәге коллегаларыбызны да котлыйбыз (хатыннарны-сөйгәннәрне котлау, кызларны тәбрикләү өчен Гашыйклар көне дә, Кызлар көне дә булуына карамастан). Чөнки алар да – әниләр яки булачак әниләр бит!

Гомумән алганда, адәм баласын, җитмәсә, иң якын кешеләребезне котлау, яратыр, мөнәсәбәтебезне белдерер өчен 8 Мартны да, әниләр яки кызлар көнен дә көтеп торырга кирәкми, дип саныйм. Була шундый очраклар: авылда яшәгән әнисенең хәлен атналар, айлар буе белми тора да, 8 Мартта, башкаларга ияреп, йә шалтыратып котлый, йә әнисе янына кайтып, котлап килә.

Андыйларга синең шәһәр уртасында салып куйган һәйкәлең әллә ни кирәк тә булмас. Андый мөнәсәбәт беркемгә дә кирәк тә түгел, андый мөнәсәбәткә калырга да язмасын! Шуңа да Әниләргә һәйкәл, беренче чиратта, күңелебездә салынсын иде...
Бәйрәм белән сезне, әниләр, әбиләр, кызлар, коллегалар!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading