16+

Нинди кизү таралган ул?

Соңгы вакытта күп кеше эче авыртуыннан зарлана. Берәүләр әнә бөтен гаиләләре белән диярлек чирләп яткан. Авыруның билгеләре барысында да, нигездә, бер үк: хәлсезлек күзәтелә, аппетит югала, күңел болгана, кемнеңдер температурасы күтәрелә.

Нинди кизү таралган ул?

Соңгы вакытта күп кеше эче авыртуыннан зарлана. Берәүләр әнә бөтен гаиләләре белән диярлек чирләп яткан. Авыруның билгеләре барысында да, нигездә, бер үк: хәлсезлек күзәтелә, аппетит югала, күңел болгана, кемнеңдер температурасы күтәрелә.

Җәйге чорда, гадәттә, эчәк инфекциясе киң тарала. Мөгаен, авыручыларның күбесе шуны йоктыргандыр. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе биргән мәгълүматлар буенча, соңгы атнада гына да республикада 380 кеше кискен эчәк инфекциясе белән авырган. Әлеге авыру турында белгечләр ел дәвамында кисәтеп килә. Эчәк инфекциясе ул - ашказаны-эчәклек трактын зарарлый торган тулы бер авырулар төркеме. Аны төрле вируслар, бактерияләр барлыкка китерә. Авыру билгеләре, инфекция эләгеп, 6-48 сәгать узганнан соң күренә башлый: хәлсезлек, температура күтәрелә, эч авырта, күңел болгана һ.б. Нәтиҗәдә, организм сусызлана. Инфекция бозылган ризыклар, су, көнкүреш әйберләре аша йогарга мөмкин. Авыруны йоктыручылар ел дәвамында күзәтелә, тик җәй һәм көз айларында андыйлар күбәя. Инфекциядән саклану өчен, гигиена таләпләрен үтәү бик тә мөһим: кулларыгызны юып йөрегез, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юмаган килеш ашамагыз, ә ризык әзерләгәндә аны ахырга кадәр пешереп яки кыздырып бетерергә кирәк (бигрәк тә ит, йомырка һәм диңгез продуктларын). Ашамлыкларны озак вакыт сакламагыз (хәтта суыткычта торса да), саклану вакыты чыккан продуктларны ашый күрмәгез һәм, әлбәттә, бары тик кайнаган су гына эчегез. Эчәк инфекциясе вакытында организм югалткан сыеклыкны тулыландырырга кирәк. Әлеге авыру вакытында газсыз минераль су эчү файдалы булыр. Савыгып беткәнче торып йөрмичә ятып торырга һәм күбрәк сыек әйберләр ашарга киңәш итәләр. Шулпа, җиләк-җимеш сулары, суда пешкән дөге ашасагыз ярый. Активлаштырылган күмер, дару үләннәре, мәсәлән, сары мәтрүшкә эчсәгез була. Ләкин бер көн эчендә хәлегез яхшыра башламаса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә инде белгечкә авыруның беренче билгеләре күзәтелүгә үк барсагыз, тагын да яхшырак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading