16+

Әнисенә карап кызын коч (Бүген – Халыкара театр көне)

Узган җомгада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Т.Миңнуллин әсәре буенча «Төш» дигән спектакль куелды. Аны Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән. Кайвакыт безнең төшебез дә чынбарлыкка әверелә. Спектакль татар һәм рус гаиләсенең дуслыгы, аларның балалары арасындагы мәхәббәттән башланып китә. Елена белән Камилнең әбисе оныкларын...

Узган җомгада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Т.Миңнуллин әсәре буенча «Төш» дигән спектакль куелды. Аны Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән. Кайвакыт безнең төшебез дә чынбарлыкка әверелә. Спектакль татар һәм рус гаиләсенең дуслыгы, аларның балалары арасындагы мәхәббәттән башланып китә.
Елена белән Камилнең әбисе оныкларын бәхетле итеп күрәсе килә. Яшь парлар үзләренең бәхетле язмышы турында хыяллана. Әмма «Әнисенә карап кызын коч» дигән халык мәкале биредә хак булып чыга. Кайчандыр Еленаның әнисе дә «яшел елан» белән дуслашуы аркасында харап була. Кызның әбисе аның әнисе язмышын кабатламагае, дип алдан ук борчыла. Юраган юш килә дигәндәй, чыннан да шулай булып чыга.
Гөлназ Нәүмәтова белән Илфак Хафизов башкарган Елена белән Камил рольләре уңышлы гына килеп чыккан. Гөлназ Еленаның фаҗигасен күрсәтеп бирә алды. Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллинаның һәр образы кабатланмас, тормышчан булуы белән аерылып тора. Зур булмаган рольдә дә тамашачы аны яратып кабул итә.
Автор әсәргә тирән мәгънә салган. Биредә тел, гаилә, милләт проблемалары күтәрелгән. Эчкечелекнең ахыры беркайчан да яхшылыкка илтми. Бу фаҗигале язмыш күпләргә гыйбрәт булырлык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X