16+

Нияз Хурамшин: «Җиләк үстерүче биш кешенең өчесе бу эшен ташлый»

Бүген кырларда печән генә түгел, җиләк тә җыялар. Зур мәйданнарда җиләк үстерүче авыл уңганнарына шалтыратып, аның уңышы ничек булуы белән кызыксындык.

Нияз Хурамшин: «Җиләк үстерүче биш кешенең өчесе бу эшен ташлый»

Бүген кырларда печән генә түгел, җиләк тә җыялар. Зур мәйданнарда җиләк үстерүче авыл уңганнарына шалтыратып, аның уңышы ничек булуы белән кызыксындык.

Саба районының Көек авылыннан Нияз Хурамшин җиләк җыюга атна башында гына керешкән. Җиләк уңышы быел начаррак, ди ул. Бердән, кайбер урыннарда беренче чәчәкләргә кырау төшкән. Икенчедән, үсентеләре картаеп бара.

– Беренче үсентеләрне 2014 елда утырткан идем. Алты ел булса да, алар кырда үсә бирә. Шуңа да уңышы азайгандыр. Бу минем үзем өчен дә бер сабак булды. Киләсе елга бу урындагысын да яңартасы булыр дим. Җиләк мәйданнарын биш гектардан ун гектарга җиткердем анысы. Яңа өстәлгән биш гектарга үсенте утырту белән шөгыльләнеп, уңышны җыярга аз гына соңгарак калдык, – ди ул.

Аның әйтүенчә, күпләрнең үсентеләре өшегән, шуңа да гомумән җиләк уңышы азрак булырга охшаган. Бәяләренә килгәндә, аның күпме буласын әйтергә авырсынды. Әле сата башламадык, бәяне әйтергә иртәрәк, ди. Узган елны көненә 300-500 килограмм җиләк җыйганнар. Бәясе дә 180-190 сум тирәсе булган.

Ниязга җиләк җыярга мәктәп укучылары булыша. Аларга хезмәт хакын күпме җыюларына карап түли. Бер кг га 15 сум дип карасаң, уртача алганда 1200-1300 сум акча эшлиләр. Җиләк җыелып беткәндә, акчаны көнләтә түли башлый икән.

Соңгы елларда җиләктән бизнес ясаучыларның саны шактый артып киткән кебек. Нияз да раслый моны һәм шунда ук өстәп тә куя:
– Җиләк үстерүгә керешкән биш кешенең өчесе аны ташларга мәҗбүр, чөнки бизнесны башлаганчы акча күп кирәк. Җиләк бик нәзберек, авыруларга тиз бирешә торган культура. Аны корткычлардан, авырулардан сак­лау, тукландыру өчен препаратларны гел алып, сибеп торырга кирәк. Сугару җайланмалары, үсентеләр алу өчен дә шактый акча китә. Аннары кыш суык килеп, үсентеләр өшеп тә җәфалый. Андый чаклар да булды.


Әлегә кадәр үсентеләрне сатып алган булсалар, быелдан аларны үзләре мыекчадан әзерли башларга җыена. Үзләреннән артканын сата башларга исәплиләр.
Кама Тамагы фермеры Айрат Ялалетдинов та, уңышны бик яхшы дип әйтеп булмый, ди. Ул җиләкне 7 сутый җирдә үстерә. Аны кырдан гына сатып җибәрәләр икән, килограммын 300 сумнан.

– Без, нигездә, виноград үстерү белән шөгыльләнәбез. Әлегә кадәр җиләккә зур игътибар бирмәдек. Әмма киләчәктә мәйданнарны арттыру турында уйлап торабыз, – ди Айрат.
Чирмешән районы фермерлары Зилә һәм Альберт Латыйповларда да урак өсте бүген. Бер гектар мәйданны биләгән унбер теплицада Италиядән кайтартылган биш төрле сорт җиләк үсә. Беренче уңышны апрель азагында ук алганнар. Көненә 100әр килограмм җиләк җыя алганнар. 700әр кг җыйган чаклары да булган. Ремонтант җиләк булгач, уңышны ул җәй буе бирә. Өлгергән бер җиләкне алып китеп торалар, ди Альберт. Бәясенә килгәндә, апрельдә өлгергән җиләкләрне килограммын 400 сумнан сата алганнар. Хәзер 200-220 сум тирәсе.


Җиләкне 2015 елдан бирле үстерәләр. Ике ел арендага алган теплицада кыяр белән помидор үстереп караганнар. Әмма көндәшлек зур булу сәбәпле, районда җиләк үрчетүчеләр юк дип, җир җиләге белән кура утыр­тып караганнар. 2017 елда Зилә ханым фермер булып теркәлгән. Җир җиләгеннән тыш, кура да утыртканнар. Кураны шулай ук теплицада үстерәләр. Ни өчен дигәндә, ул соң өлгерә, ә бездә көз иртә килә, җиләктә утырган куралар өши, ди Альберт.  
Зилә белән Альберт Латыйповларның, җиләк бизнесыннан тыш, ипи пешерә торган пекарнялары бар. Моннан тыш, су тутырып та саталар. Эшләгән кешегә эш бар, авылда да акча эшләп була, ди Альберт.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading