16+

Ноутбуклы буласың килсә, «IT-чемпион»да катнаш

15 мартта Татарстанда кабаттан «IT-чемпион» бәйгесе старт ала. Бу юлы анда иң актив укучылар гына түгел, иң актив мәктәпләр дә билгеләп үтеләчәк. «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов шулай дип белдерде.

«Республикада электрон юл белән күрсәтелүче хезмәтләрне халык арасында популярлаштыруның стандарт булмаган, инновацияле алымы». - Министр Роман Шәйхетдинов бер ел эчендә Татарстанда зур популярлык казанган «IT-чемпион» бәйгесен әнә шулай бәяли. Конкурс ТР Президенты башлангычы белән тәүге тапкыр узган елның мартында башланып киткән иде. Мәктәп укучыларына йөз тоткан бу бәйге дүрт номинациядә уздырылды. Баллар исәпләүгә нигезләнгән «Иң актив укучы» номинациясе барышында малайлар һәм кызлар өлкәнрәк туганнары, күршеләре һәм танышларының ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын теркәп, аларны теге яки бу хезмәт өчен түләргә өйрәтте. «ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше» номинациясендә укучылар программалаштыру, дизайн өлкәсендә иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте. Беренче бәйгенең нәтиҗәләре бик уңышлы. Анда республика мәктәпләреннән барлыгы 253 меңнән артык укучы катнашкан, һәм 320 меңнән артык кешене дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәткән. Алар ярдәме белән порталдагы шәхси кабинетлар саны ике ярым тапкырга артып, 850 меңгә җиткән.
Быелгы бәйге ике номинациядә узачак. Тик бу юлы аларның икесе дә баллар нигезендә рейтинг билгеләүгә корылган. Беренчесендә иң актив укучыларны ачыкласалар, икенчесендә иң актив мәктәпләр билгеләп үтеләчәк. Мәктәпләр интерактив җиһазлар комплексы һәм мобиль класслар алачак. «Иң актив укучы» номинациясе җиңүчеләре бу юлы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Быелгы «IT-чемпион» 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading