16+

Өченче бала җир белән туа

Казанда, Федераль закон нигезендә, җиде ел эчендә күп балалы 5685 гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бирелде.

Өченче бала җир белән туа

Казанда, Федераль закон нигезендә, җиде ел эчендә күп балалы 5685 гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бирелде.

Узган ел башкалага якын торак җирлекләреннән 1301 гаилә кишәрлек алган. Кишәрлекләрнең күпчелеге Лаеш районындагы Сокуры һәм Биектау районындагы Каймары авыллары янәшәсеннән бүленә. Сокуры яныннан узган ел тагын 1510 кишәрлек, Каймары яныннан 385 кишәрлек ияле булган. Сокурыда тагын 1538 һәм Каймарыда 402 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган.

– Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә Константиновка бистәсеннән 106 кишәрлек тапшырылды. Бу бистә җирлегендә күп балалы гаиләләр өчен барлыгы 137 кишәрлек формалаштырылды, – диде шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ренат Галәветдинов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Колсәет авылы яныннан узган ел 385 күп балалы гаилә кишәрлек алган, биредә инде сигез буш кишәрлек кенә калган. Олы Дәрвишләр бистәсе яныннан 272 күп балалы гаиләгә җир бирелгән, әлеге учас­токта барлыгы 309 кишәрлек.

– Быел ике яңа участокта кишәрлекләр бүлеп бирелә. Болар: Биектау районындагы Яшь Көч авылында һәм Дачный авыл җирлегендә. Биредә барлыгы 1388 кишәрлек формалаштырылды. Хәзергә моннан әле 18 кишәрлек кенә сайлап алынды, – диде Ренат Галәветдинов.
Ел башыннан 277 күп балалы гаилә җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетына кишәрлек сайлау комиссиясенә килгән. Шулардан 142 гаилә кишәрлек сайлаган, ә 50 гаилә беренче тәкъдимнән баш тарткан. Кемдер – Сокуры яныннан, кемдер Каймары тирәсеннән кишәрлек алыр­га теләми. Яңа участоклар формалаштырылганнан соң, беренче тәкъдимнән баш тартканнар янә комиссиягә чакырыла. Комиссиягә ел дәвамында 1882 гаиләне чакыру ниятләнелә.

– Күп балалы гаилә, үзенең җир ки­шәрлеген Регпалатада теркәгәннән соң, ни теләсә шуны эшләргә хокуклы. Тели икән – йорт сала, тели икән – сатып җи­бәрә, бернинди чикләүләр юк, – дип җавап кайтарды Ренат Галәветдинов, кызыксынып биргән соравыма.

Казанда күп балалы 5685 гаиләгә бирелгән кишәрлекләрнең гомум мәйданы 3 580 865 квадрат метрны тәшкил итә. Башкалада 2011 елда бушлай җир кишәрлеге алу чиратына 1158 гаилә бас­кан булган, хәзер Казанда күп балалы гаиләләр саны 12 290га җиткән.

– Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирү буенча федераль программа 2011 елларда кризиска каршы торырга да һәм демография мәсьәләсендә дә ярдәм итте. Миллионлы шәһәрләрдә буш җир участоклары табу кыен. Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә, күп балалы гаиләләр өчен җир учас­токлары формалаштыру мәсьәләсе чишелеш таба килә. Яңа барлыкка киләчәк бистәләрдә инфраструктура мәсьәләсе дә өйрәнелә, – дип үзенең фикерен әйтте Казанның вице-мэры Евгения Лодвигова.

фото - twitter.jpg

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading