Улымны мәктәпкә озатканда, көн дә бер күренешкә тап булам. Иртән иртүк күпләр эшкә ашыкканда, безнең өйдән ерак түгел юл кырыена әби-бабайлар сәүдә итәргә чыга. Үзләре әйтмешли, «урам бизнесы»н башлап җибәрәләр.
Өлкән яшьтә булуларына карамастан, ут чыбыгына тезелеп утырган кошлар кебек, гел урамда алар. Яңгырлы көзге көннәр дә, салкын кыш айлары да, җәйнең эссе челләсе дә куркытмый аларны. Араларында сирәк күренгәннәре дә, көннәр буе утырганнары да бар. Кайбер көннәрне алты-җиделәп, кояшлы көннәрдә унга җиткән чаклары да була. Бер килограмм алма йә инде бәйләгән башмак булса да алып киткәлим мин алардан. Кирәк булганнан түгел, көннәре бушка үтмәсен дип.
15 еллык «урам стажы»
– 45 ел заводта эшләгәнемне санамасаң, 15 ел «урам стажы» гына да бар инде минем, – дип башлады сүзен Суфия апа (геройларның исемнәре үзгәртелде), сүз иярә сүз чыккач. – Көн дә шулай сату итәргә чыгам: менә үзем бәйләгән оекбашларым, керән, помидор һәм сарымсактан ясалган кабымлык, төрле сорттан алмалар, кабак, дару үләннәрем бар. Чәчәк гөлләмәләре дә ясаштыргалыйм. Рәхәттән түгел, кирәк булганнан, сеңлем. 89 яшь бит инде үземә. Күргәннәрем китап язарлык. Ирем белән икәү генә торабыз, кызым кияүдә. Болай урамга чыгып утырганны яратмый да, ә нишлисең? 12 мең сум пенсия белән генә әллә кая китеп булмый. Бер күзем начар күрә, шуңа операциягә акча җыям хәзер. Бәясе дә әз түгел, 50 мең, диделәр, – дип дәвам итте ул сөйләвен.
Тумышы белән Казан артыннан ул. Аны монда күпләр белә, озак бер урында сату иткәнгә, кушаматын да туры китереп сайлаганнар, «Һәйкәл» дип куйганнар. Кар-яңгырлар аңа комачау итми: кышын калын бишмәт-шәлләргә төренеп, яз-көз пакетларга уралып, ел әйләнәсе үз «ноктасында» утыра. Чөнки аның билгеле үз урыны, үз сатып алучылары бар. Башкаларга аның урынына утырырга ярамый, ул инде күптән «Һәйкәл»неке.
– Көннәр буе утырып, акчасы буламы соң? – дип сорыйм.
– Төрлечә була инде, кызым, мең тәңкәгә кадәр саткан, бер тиенсез кайткан көннәрем дә бар. Өйдә утырып, сиңа беркем дә китереп бирми бит. Болай ичмасам урамга чыгып, кеше күреп-аралашып, әз булса да акча эшләп кайтам. Менә бу оекбашларны буш вакытларымда бәйлим: зурларныкын – 150, балаларныкын 100 сумнан сатам. Кышка таба әйбәт сатыла алар. Ә хәзергә менә алмалар яхшы үтә. Кайбер көннәрне астрадан ясалган букетларымны да алалар. Алманы 1 килосын 50 тәңкәдән бирәм, – ди, Антоновка сортына төртеп күрсәтеп.
90га якынлашса да, аның тапкырлыгына, осталыгына ис китәрлек. Үткән-киткәннәрне үзенә каратырлык итеп сөйли, сата белә. Минем белән сөйләшеп торган арада гына да 200 сумлык товарын сатып җибәрде. Әле буш вакытларында да тик тормый икән. Керәннән соуслар ясап, шуны кечкенә шешәләргә тутырып сатарга алып чыга.
Кирәк булса, башкаларның да әйберләрен сатып бирергә авырсынмый. Әнә бер танышы кипкән мәтрүшкәләр китереп киткән үзенә. Товар сатылса, кергән акчаның яртысы Суфия апа кесәсенә кала. «Гомер булмаганны җәй көне алдадылар бит үземне. Берәүдән 3 литр бал алып калган идем. Өйгә кайтып кечкенә банкаларга тутыра башлагач, чиста бал түгел икәнен аңладым. Төбе гел шикәр», – дип, бал сатып киткән адәмгә үзенчә үпкәсен дә белдерде. Быел бал әз булгач, сораучылар да күп булуын әйтте.
– Сата алганыма шатлана-шатлана чыгам. Элек хокук сакчылары ярамый дип гел куып торды. Алар куалар, мин тагын чыгып утырам. Гел «мәчеле-тычканлы» уенын уйнадык инде, – дип, сатуын дәвам итте «стажлы эшмәкәр».
Артык акча кесәне тишми
«Һәйкәл»дән бер-ике адым үтүгә, бәйләгән башмаклар сатучы Светлана апа каршы ала. «Урамдагы бизнес»ка ара-тирә, вакыт тапканда гына чыга икән. Пенсиядә булса да, кулы буш вакытларда төсле җепләрдән аякка кияргә җылы башмаклар бәйли. Төрле-төрле бизәкләр белән бәйләгән аяк киемнәренең бәяләре дә кыйммәт түгел: хатын-кызларныкын – 150, сабыйларныкын 120 сумнан сата. Ул да акча җитмәгәннән урамга чыгып баскан – ипотека түли.
Светлана апаның каршында олы гына, 70 яшьләрдә булыр, бер бабай утыра. Ул шәһәр читендәге бакчасында үстергән кабакларын, берничә төрле сорттан алмалар сатарга чыккан.
– Әрәм итеп булмый бит инде боларны. Җәй буе су сибеп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрем. Бик тәмле, сусыллар. Артык акча да кесәне тишмәс, – дип кет-кет көлеп, кечерәк кенә бер кабагын 50 сумга миңа да «төртте». – Иртәгә дә кил, берне алсаң, икенчесен бушка бирәм, – дип шаяртып та алды.
Тагын берничә «эшмәкәр әбиләрне» узгач, иң соңгы булып Марат абый сәүдә итә. Ул да бер дистәгә якын шул бер урынында акча эшли икән. Аның өстәлендә күбрәк хатын-кыз киемнәре: аякка кия торган шлепкилар, җылы эчле галошлар, колготкалар, юка һәм калын оекбашлар, перчаткалар тезелеп киткән. Бер кырыйда гына ир-атларга эчке киемнәр белән носкиларга «урын бирелгән».
– Бүген иң «ходовой товар – колготкалар. Аеруча да кәшемирнекен күп сорыйлар, – ди Марат абый.
Күп балалы әти урамга чыгып сәүдә итүнең бер начар ягын да күрми. Товарны үзе Чебоксарга барып ала. Суфия апа кебек иртәнге сигезенче яртыда чыгып басмый, уннар тирәсендә генә урамда күренә. Яңгырлы, суык көннәрне дә өендә уздыра. «Матур, аяз көннәрдә генә чыгарга тырышам. Андый вакытта акча әйбәт керә, көненә 2-3 меңне эшләп була. Хатын-кыз товарлары әйбәт үтә. Алар килсә, буш китмиләр», – ди Марат абый, елмаеп.
«Урам эшмәкәрләре» сафына ерак түгел бер үзбәк тә килеп кушылган. Алардан ерак түгел кечкенә генә бүлмә арендалап, җиләк-җимеш, төрледән-төрле чикләвек сата ул. Аларны Үзбәкстан ягыннан поезд белән кайтарта.
– Өч көндә килеп җитә заказ биргән әйберләр. Арендага бер айга 90 мең сум акча түлим. Көненә 10-15 меңлек товар сатам, Аллага шөкер, – ди түбәтәйле ир кеше. Хатынын, балаларын туган якларында калдырып, монда шулай акча эшләп ятуы.
Рәхәттән чыгып басмый
Бездә эшләми ятсаң, эт ялкавы дип бер сүгәләр, өстәмә керем булсын дип тырышсаң «төртеп» күрсәтеп, тагын гаеп табалар. Әнә бит Роспотребнадзор идарәсе дә санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан ашау әйберләрен алмаска киңәш итә. Сатып алган очракта да, азык-төлеккә документлар һәм медицина кенәгәсен күрсәтүләрен сорарга мөмкинлек булуын ассызыклап үтә.
Бер яктан, Роспотребнадзор да хаклы. Ә икенче яктан карасак, юктан да акча эшләргә тырышкан өлкәннәр әлеге кенәгәләр артыннан йөрерләрме? Миңа калса, шул бер-икесе ясатыр, калганнары исә элеккечә сату итәчәк. Барыбыз да белә: рәхәттән урамдагы сәүдәгә чыгып басмый кеше. Һәм ул бөтен кешенең кулыннан килә торган хезмәт тә түгел. Көне буе аяк өсте басып сатар өчен күпме түземлек, үҗәтлек һәм кыюлык сорала кешедән. Берәүгә дә мәҗбүриләп товар сатмыйлар: теләсәң – аласың, кызыксынмасаң – рәхим ит, адым саен зур-зур кибетләрнең ишекләре ачык...
Илүзә Шәрипова
Комментарийлар