16+

«Останкино» янган

Җәй - янгыннар вакыты. «Яңа Тура» сәүдә комплексында эшләүчеләр янгыннан соң янә төзекләндерелгән бинага кире кайтырга җыенып йөргән көннәрдә, «кызыл әтәч» Мәскәүнең «Останкино» телеүзәге бинасына да һөҗүм итте.

«Останкино» янган

Җәй - янгыннар вакыты. «Яңа Тура» сәүдә комплексында эшләүчеләр янгыннан соң янә төзекләндерелгән бинага кире кайтырга җыенып йөргән көннәрдә, «кызыл әтәч» Мәскәүнең «Останкино» телеүзәге бинасына да һөҗүм итте.

Биш баллы шкала белән үлчәгәндә, дүртенче дәрәҗә катлаулылыктагы дип билгеләнгән янгын сишәмбе кичендә чыга һәм төнге унбердә сүндерелә. Ут чыкканда бинада 1200 кеше була. Янгын сүндерергә 35ләп янгын расчеты (техникасы), 127 янгын сүндерүче җәлеп ителә. Яну мәйданы турында башта төрле саннар китерелсә дә, соңыннан 200 квадрат метр дип тәгаенләнә. «Останкино»ның матбугат үзәге җитәкчесе Денис Назаров җиткерүенчә, янгын бинаның өченче катында, декорацияләр бүлмәсендә чыга, пластмасс эшләнмәләргә ут каба.
Ут чыгудан беркем дә зыян күрми. Кара төтен Беренче каналның ньюс-румы урнашкан түбә тирәсендә чыга башлаганлыктан, телеэфир берара туктатылып тора, әмма курыкканга куш күренә дигәндәй, соңрак барысы да тәртиптә булуы ачыклана. Ә бинаның икенче катында урнашкан «НТВ Плюс» телеканалларының берсендә «Зенит» командасы белән уен трансляциясен комментарияләүче Геннадий Орловны чыгаралар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading