16+

Өй салуның ние бар? («ШК» журналисты йорт салырга өйрәнде)

«Өй салу нәрсәдән башлана?» дигән сорау белән 150дән артык йорт салган Марат Камалиевка мөрәҗәгать иттек.

Өй салуның ние бар? («ШК» журналисты йорт салырга өйрәнде)

«Өй салу нәрсәдән башлана?» дигән сорау белән 150дән артык йорт салган Марат Камалиевка мөрәҗәгать иттек.

Алар – өч дус, өч компаньон – Айрат Шакиров, Илнур Нургалиев һәм минем яңа танышым Марат Камалиев – төзелеш эшләренең бөтен баскычларын үткән кешеләр. Зур йортлар, стадионнар төзегәннәр. Хәзер шәхси йортлар салалар. Проекттан башлап йортны яшәрлек иткәнче, бөтен эшләрне дә башкаралар. «Шәхси йорт салганда, бөтен тәҗрибә кулланыла һәм һәр йорт – кабатланмас, шунысы белән кызыклы», – ди Марат.

Алар өчен бөтен Россия бер зур төзелеш мәйданы кебек. Илнең кайсы почмагында нинди генә йортлар төземәгәннәр. Төзүчеләр, тәҗрибәләре белән уртаклашып, киңәшләрен бирделәр. Аллага тапшырып, алар белән бергә «өй салып» карыйк.

Иң мөһиме – нигез урынын сайлау

Җир участогы өч төрле күрсәткеч буенча бәяләнә: кайда урнашуы, тагын һәм тагын бер кат кайда урнашуы дип шаярта халык. Ә чынлыкта, йорт салырга урын сайлаганда, бөтен нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәк. Белгечләр белән киңәшләшү, проектны бергәләп эшләү мөһим. Кайда мунча, кайда йорт була, гараж, беседка, бакча... Барысын да күзалларга кирәк. Геодезист тикшерүләрен үтү дә мәҗбүри. Нинди фундамент, нинди тирәнлектә эшләргә – бу сорауларга җавапны бары тик алар гына әйтәчәк. Күршеләрнең йорты ничек салынган – шунысын да истә тоту мөһим. Шуларның барысын да исәпкә алганнан соң гына булачак йортның проекты туа. Закон таләпләрен дә онытмыйк. Түбә кыегыннан күршенең коймасына хәтле 4 метр ара калдырылырга тиеш. Белгеч белән төзелгән йорт проектында бар да күрсәтелә: кайдан канализация үтә, кайдан су керә, җылыту системасы ничек эшли? Шуңа күрә проектка акча кызганмагыз. Бу – сез яшәячәк йортның бөтен уңайлыгы, матурлыгы дигән сүз.

Агач, кирпеч? Кайсысын сайлыйбыз?

Әлбәттә, агач. Агач йортның өстенлекләре бихисап. Һәркем өчен иң кыйммәтле әйбер булган сәламәтлекне алыйк. Агач йортка килеп керүгә, сулышлар киңәя, кәеф күтәрелә. Мондагы микроклимат – иң яхшысы. Матурлык буенча да агачның бизәге һәрчак кабатланмас, аны берни дә алмаштыра алмый. Кирпечтән салынган йорт өчен тотылган чыгымнар үзен акламый. Агачтан өйне күтәреп куйдың, стенаның эше бетте дияргә дә була. Таш стенаны күз алдына китерик. Калынлыгыннан башлыйк. Кирпеч стена 65 см, агач 20 см. Инде күпме материал китте. Обой ябыштырганчы, аны ничә кат тигезләргә, штукатурларга, агартырга, буярга кирәк. Бәяне санап чыгарасыгыз килсә, 1 квадрат метр мәйданны санап карагыз да шуны өй стеналарының мәйданына тапкырлагыз.

Хәзерге заманда төзелеш базарында сайлап алу мөмкинлеге бик зур, шул исәптән нинди генә агач материаллары юк. Йорт салу өчен яхшы агач эзләп, урманга да барасы түгел. Бүген агачтан йорт төзергә теләгән кешеләргә клееный брус тәкъдим итәбез. Без үзебез нәкъ менә шундый агач белән эшлибез. Гадәттә, агач урманда үсә, бу очракта исә аны завод «үстерә». Агачларның әйбәт җире генә кисеп алына һәм алар бер-берсенә нык итеп ябыштырылалар. Бу шул тиклем нык була, беренче карашка гади агачтан аермаска да мөмкинсез. Агачның структурасы да саклана. Мондый брустан салынган йортларның стенасы тигез, анда бернинди ярыклар да булмый. Әлеге брусларның нинди агачтан ясалганын белү кирәк, әлбәттә. Агач ничаклы дымлы, суык җирдә үссә, шул хәтле тыгыз, нык була. Аны корт та ашамый, төрле гөмбә авыруларына да бирешми. Бик очсыз бәя тәкъдим итәләр икән, алданмагыз. Күп булса 30-40 мең сум акчагызны янда калдырырсыз. Өй салучы кеше өчен бу акча әллә ни зур роль уйнамый, аннан соң күбрәк югалтырга мөмкинсез. Мисал өчен, җәй көне киселгән урман очсыз булырга мөмкин. Җәй көне транспорт чыгымнары аз, хезмәт өчен азрак түләргә кирәк, кеше яллап, салкында урман кистерү түгел. Шуңа бәйле агачның бәясе төшә, ләкин җәй көне кискән урман әйбәт түгел. Кыш көне агач согын тамырга җибәрә, җәй көне – кәүсәләргә. Шуңа бәйле агач материалының сыйфаты үзгәрә. Өй салуда кулланылган бөтен агач материалларны антисептик белән эшкәртергә онытмагыз.

Җир өстендә төзү очсызрак

Бик күпләр йортның зур подвалы булу әйбәт дип уйлыйлар. Подвалга кызыгырга кирәкми. Җир казу эшләре беркайчан да очсыз булмады, бер подвал төзегән акчага җир өстендә ике катлы йорт төзергә була. Яшелчә, бәрәңге саклау өчен кирәк дисәгез, йорттан читтә кечкенәрәк кенә баз эшләгез, күпкә отышлырак булыр. Әйбер саклыйм дисәң дә, коры урын кирәк. Ничек кенә яхшы итеп төзергә тырышмагыз, җир асты һәрвакыт дымлырак, димәк, анда вентиляция, җылыту җайланмалары булырга тиеш. Идән астында радиактив туфрак газы да җыелырга мөмкин. Бигрәк тә җылытыла торган подваллардагы җилләтү җайланмаларының төзеклеген, тарту көчен һәрвакыт тикшереп торыгыз.

Ничә катлы йорт салырга?

Әгәр җир мәйданы мөмкинлек бирә икән, иң яхшысы – бер катлы йорт салу. Җир мәйданы кечкенә икән, ул вакытта, әлбәттә, һәр квадрат метр исәптә, җир астын да казыйсың, икенче катка да үрмәләми хәлең юк.

Бер катлы йорт яхшырак

Беренчедән, икенче катка баскыч ясарга кирәк, бу – өстәмә чыгым. Начар итеп ясасаң унайсыз, куркыныч һәм ямьсез була. Яхшы итим дисәң, бик әйбәт кенә бәя килеп чыга. Беренче карашка гына әллә ни күп акча кирәкми кебек, яхшы баскычлар кыйммәт тора. Икенче кимчелеге – баскыч төзү өчен беренче һәм икенче катта йортның 20шәр процент мәйданы китә. Бу очракта да йорт зур итеп салына икән, бәлки бу бик сизелмәс тә, ә инде артык зур булмаган йорт өчен бу бик зур мәйдан. Өченчедән, икенче катка санузеллар урнаштырырга уйласагыз, су басымы начар булса, анда су килмәячәк. Шәхси йортларда су басымының күп вакытта түбән булуын истән чыгармагыз.

Чорма кирәк

Бүгенге көндә нинди генә төзелеш материаллары юк. Түшәм ясамый гына җылытылган түбә белән дә йорт төзергә була. Яңгыр яуган, җил искән, кош очкан тавышка сискәнеп уянырга теләмәсәгез, булачак йортыгызны чормалы итегез. Чормасыз йортның икенче каты җәй көне бик эссе була. Чорма ул хуҗалык өчен дә бик кирәкле урын. Әйтик, артык киемнәрне менгезеп куйсаң, ул кибеп торачак. Анда бөтен әйбер әйбәт саклана, кирәк вакытта менәсең дә аласың.

Идәннәре

Яңа йорт салучыларга җылытылган идән ясатырга тәкъдим итәбез. Моның уңайлыклары бик күп. Күз алдына китерик: җылыту радиаторын стена кырына куйдык ди. Стенаның урам ягы суык, без эчтән җылытырга тырышабыз. Әлбәттә, энергия күбрәк кирәк булачак. Җылы һаваның өскә менгәнен дә беләбез, димәк, әле җылы идәнгә төшкәнче шактый вакыт кирәк, без исә идәндә йөрибез. Идән җылытылган булса, ул берьюлы бөтен өйне җылыта. Торып басуга ук аякка рәхәт. Хәзерге заманда өйне җылы идән белән ясасаң, радиаторларны бөтенләй куймасаң да була.


Йорт салучыларга аз гына фәлсәфә

1. Яхшы урында начар күрше белән яшәгәнче, начар җирдә яхшы күршеләр белән яшәве әйбәтрәк.

2. Иң яхшысы – артык зур булмаган, акыл белән уйлап төзелгән йорт. Күпчелек вакытта зур хан сарайлары төзелеп бетми, сәламәтлекне бетерә, акчасыз да калдыра.

3. Әгәр йорт төзергә акчагыз җитәрлек түгел икән, вакытлыча яшәү өчен дип, кирәксез бина салмагыз. Вакытлыча яшәү урынын да киләчәктә зурайтып өстәп салуны күздә тотып төзегез.

4. Үзенең шәхси йорты булмаган архитектордан ярдәм сорамагыз, проект сыздырмагыз. Ул каян белсен?!

5. Ультразаманча әйберләргә кызыкмагыз. Гадәттә аларның гомерләре кыска була, кулланыштан тиз чыгалар.

6. Өй салу өчен планлаштырган чыгымнарны һәм вакытны 1,5-2гә тапкырлагыз. Чынбарлыкта өй салу өчен кирәкле сумма килеп чыгар.

7. Төзү материалларын төзүчеләрнең үзләреннән алдырганда, 5-30 процентка кыйммәтрәк түләргә мөмкинсез.

8. Өйне фундамент түгел, фундамент салынган җир (грунт) тота. Иң элек җирне өйрәнергә, тикшерергә кирәк, шуннан чыгып фундаментның төрен сайларга.

9. Өйнең стенасын эчтән түгел, тыштан җылыталар.

10. Йорт салу – акчаны иң дөрес куллану. Шулай да бөтен авырлыкларны алдан белсә, бер кеше дә йорт төзергә тотынмас иде.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading