16+

Өйдә эт асрамаска, ике суыткыч тотарга

Президент каршындагы Эшмәкәрлек советы үзмәшгуль кондитерларга яңа кагыйдәләр булдырды.

Өйдә эт асрамаска, ике суыткыч тотарга

Президент каршындагы Эшмәкәрлек советы үзмәшгуль кондитерларга яңа кагыйдәләр булдырды.

Газетабызның узган бер санында, эшмәкәрлек советының чираттагы утырышында өйдә тортлар һәм башка кондитер ризыклары эшләп сатучылар өчен аерым таләпләр эшләргә кирәклеге турында сүз булды, дип язган идек.

Заказга тортлар, зефирлар пешерүче Зөлфия Фәйзрахманова ул вакытта санитария кагыйдәләре буенча өйдә ризык әзерләп сату тыелуын, хәзер гамәлдә булган санитария нормаларының үзмәшгульлеләргә туры килмәвен әйткән иде. Рөстәм Миңнеханов, аның сүзләрен хуплап, бу төр эшчәнлек өчен гади һәм аңлаешлы формалар уйлап табарга кирәк, дип белдерде.

Әлеге уңайдан эшмәкәрлек советы базасында үзмәшгульлеләр, Роспотребнадзор һәм Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре катнашында очрашулар оештырылып, яңа кагыйдәләр расланды. Советның баш эксперты Венера Камалова сүзләренчә, «өй» кондитерлары өчен аерым таләпләр булдыру ниятеннән 600 биттән торган санитария кагыйдәләрен өйрәнеп, аларның иң мөһимнәрен аерып алып, кондитерларга үтәү өчен авыр булмаган пунктларыннан аерым исемлек төзегәннәр. Үзмәшгуль кондитерлар өчен кабул ителгән әлеге кагыйдәләрне федераль ведомствога тикшерүгә җибәргәннәр.

Үти алмастай таләпләр юк

Документтан күренгәнчә, кондитерларның медицина кенәгәсе булыр­га, өйдәгеләрнең барысы да флюорография узарга тиеш. Өйдә йорт хайванын тоту да тыела. Тәрәзәгә, бөҗәкләр очып кермәсен өчен, сетка куярга кирәк. Пешерүченең алъяпкычы, перчаткасы һәм баш киеме булу мәҗбүри. Пешерү процедурасына килгәндә, кондитер капчыкларының бер генә тапкыр кулланыла торганын файдаланырга, онны иләк белән иләргә, калган кремны икенче көнне кулланмаска, диелә документта.    

«Үзмәшгульлеләргә ярдәм күрсәтү үзәге» генераль директоры Лиана Пахарева безгә әлеге кагыйдәләрнең «өй» кондитерлары өчен әллә ни зур яңалык булмавын һәм алар алдына бернинди дә катгый таләпләр куелмавын сөйләде.
– Мин үзем дә өйдә зефирлар эшләп сатам, монда үзем өчен авыр булган, үти алмастай таләпләрне күрмәдем. Медицина кенәгәсенә килгәндә, ул безнең күбебездә бар. Намуслы кондитер документта күрсәтелгән кагыйдәләрне болай да үти. Аннары шуңа да игътибар юнәлттерәсем килә: әлеге кагыйдәләр тәкъдим буларак кабул ителде, – диде ул безгә.

Кондитерларга чимал һәм әзер ризык өчен аерым суыткыч булдырганда да яхшы булыр иде. Андый мөмкинлек булмаганда, төрле продуктны бер суыткычта саклау кагыйдәләрен генә үтәргә кирәк, ди Лиана Пахарева. Ә менә савыт-сабаны аерым тоту мәҗбүри, аларга маркалар да сугарга кирәк. Йомырканы һичшиксез аерым савытта дезинфекцияләргә кирәк була. Чимал продуктлар сатып алынган чекларны өч ай дәвамында сакларга киңәш ителә.

– Әзер ризыкка товарның исеме, составы, авырлыгы, әзерләнгән көне, яраклылык вакыты, саклау шартлары, җитештерүченең адресы һәм исем-фамилиясе күрсәтелергә тиеш, – дип кисәтә Лиана Пахарева.

Декларация кирәкме-юкмы?

Өйдә бәлешләр пешереп сатаучы Гүзәлия Сафина әлегә үзмәшгуль буларак теркәлмәгән, әмма яңа салым режимына битараф та түгел.
– Әлегә үзмәшгуль буларак теркәлергә шикләнәм, – ди ул. – Моннан берничә ел элек шәхси эшмәкәр булырга уйлаган идем дә, тиешле документлар артыннан йөреп башың гына әйләнеп бетә, бу эшкә алыныр­га да уйлама, дип киңәш итте танышлар. Бәлешләрне өйдә пешереп сатам, әмма куркыта да, тикшерү органнары килеп штрафлар салып китмәсеннәр дип борчылам. Үзмәшгульләр турында ишеткәнем булды, әмма санитария кагыйдәләре буенча ризыкны өй шартларында әзерләп сатарга ярамый бит, бу яңа салым минем кебекләргә кагылмыйдыр дип уйладым. «Өй» кондитерлары өчен яңа санитария кагыйдәләре эшләүләре әйбәт булган, хәзер үзмәшгуль буларак теркәлеп, тыныч кына эшләргә дә мөмкин булачак. Әмма мине бер сорау борчый:  үз продукцияләренә документ алу өчен, кондитерлар аларга сертификат ясатырга тиешме-юкмы?

Гүзәлиянең соравын без «Үзмәшгульлеләргә ярдәм күрсәтү үзәге» генераль директоры Лиана Пахаревага юлладык. Аның әйтүенчә, чималны лабораториягә тикшертергә җибәрү, әзер продукцияне микробиологик тикшертү ирекле.

Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading