16+

Паралимпиада геройлары дәүләт бүләкләре алды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида узган Паралимпия уеннары геройлары Рушан Миңнегулов белән Марта Зәйнуллинага Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Белгәнебезчә, бу уеннарда Россия җыелма командасы яулаган 80 медальнең дүртесе - Татарстан спортчылары өлеше.

«Сез - безнең горурлыгыбыз. Хезмәтегез, тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә, Татарстан Сочи Паралимпиадасында үзен күрсәтә алды», - дип, Президент спортчыларга, аларның тренерларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ике тапкыр Паралимпия чемпионы һәм көмеш призер Рушан Миңнегуловка «Фидакарь хезмәте өчен» медале тапшырылды. Аның тренеры, Казан олимпия резервы училищесы мөгаллиме Радик Миңнегулов «ТРның атказанган физкультура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бронза призер Марта Зәйнуллинага Татарстан Президентының Рәхмәт хаты бирелде.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда паралимпия хәрәкәтен үстерү кирәклеген ассызыклап, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт мәктәбе төзү ниятен җиткерде.
Сүз уңаеннан, Саба егете Рушан Миңнегуловның уңышын туган районы үзенчә бәяләде. Спортчы егет, районның Мактау грамотасы һәм Алтын мактау билгесе белән бергә, җир участогына сертификат һәм 100 мең сум акчалата бүләк алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading